поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
08.05.2013 Җәмгыять

Ызгышлы йортта бәрәкәт булмый

Апрельнең соңгы көннәрендә ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе, Икенче Бөтендөнья сугышына багышлап, фәнни конференция үткәргән иде. Тарихыбызда иң зур фаҗигаләрнең берсе булган әлеге сугыш хакында нинди генә сүзләр сөйләнми, нинди генә китаплар чыкмый, нинди генә фильмнар эшләнми, әмма иң аянычы – сугыш турында хакыйкать заманга яраклаштырылып үзгәртелә тора.

Конференцияне ачып җибәр­гән­дә үк депутат Хафиз Мирга­лимов: “Инде менә соңгы 20 ел буе Ватан сугышының әһәмиятен, җиңүдә ил җитәкчелегенең, коммунистлар партиясенең ролен бозып күрсәтү бара”, – дигән иде. Мин тарихчы түгел, шуңа күрә сугышның башлану сәбәпләрен, җитәкчелекнең ялгышларын бәя­ләргә җыенмыйм, бары тик конференциядә әйтелгән кайбер фикерләрне укучыларыбызга җит­керергә генә телим.

Россиянең сугышлар тарихы фәне академиясе академигы, профессор, “Хәтер” китабы баш мөхәррире Анатолий Александрович Иванов үз чыгышында нәкъ менә 1990 елларда тарихи фактларны бозып күрсәтү башлануын һәм бүгенгәчә дәвам итүен, моның җәмгыятьнең рухи халә­тенә зур зыян салуын әйтеп үткән иде.

Җәмгыять үзгәрү белән идеология дә үзгәрә дибез, ә бүген нинди идеология алып барабыз да кешене нинди рухта тәр­биялибез соң? Россия тарихын нечкәләсәң, патша заманнарыннан алып бүгенге көнгә хәтле ил белән идарә иткән бер генә хаким дә җүнле кеше булмаган икән ләбаса. Ә халык аңа табынып яшәгән. Ни өчен? Әллә “халык – сарык” дигәннәре рас микән? Демократик җәмгыять төзибез дип лаф органда, ни-нәрсәгә патша самодержавиесен, “Микулай” патшаны сагына башладык икән? Әйткәнемчә, мин тарихка бәя бирмим, бәлки, күңелдә килеп туган уйларымны сорау рәвешендә генә язам.

Әлеге дә баягы профессор Иванов: “Минем әти фронтовик иде, соңгы көннәренә хәтле Александр Солженицынны ни өчен күккә күтәрүләрен аңлама­ды”, – диде. Кызыл армияне, илне пычратып язган китапларын чит илдә миллионлаган тираж белән чыгарган, кесәсен долларлар бе­лән тутырган һәм Нобель премиясен алган “демократия атасы”н профессор ни өчен тән­кыйть утына тота икән? Хәзер кине­матографиянең “сыеклануын” да әйтеп үтте ул. Сугыш турындагы хәзерге фильмнарда коммунист­ларның, комиссар­лар­ның бары тик тискәре образлар итеп би­релүен дә әйтте. “Ә бит нәкъ менә алар сугышка беренче булып керделәр һәм һәлак булдылар”, – диде А.Иванов.

Хәтерлим, 90 нчы еллар башында илдә сугыш ветераннарына карата мөнәсәбәт тә үзгәрә башлаган иде. Аларның сугышчан бүләкләрен урамнарда ачык­тан-ачык саттылар. Хәтта “аяк ас­тында буталып йөргән” өчен ветераннар тарафына төрле ким­сетүле сүзләр дә ычкындыралар иде.

Инде бүген яшь буынны Совет халкының хезмәт һәм сугышчан батырлыгы үрнәгендә тәр­бия­ләп булмый. Дөрес, хәзерге җитәкчелек сугыш ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтергә омтыла, Җиңү көннәрендә аларны олылап: “Без сезнең алда мәң­гелек бурычлы”, – дигән сүзләр дә яңгырый.

Совет чорының яхшы якларын кире кайтару омтылышы да башланды. Мин ГТО нормаларын тапшыруны, Хезмәт Герое дигән исемнәрне күз алдында тотам.

Һәр илнең киләчәге, алга китеше тарихи хәтер белән, үткән­нәрдән дөрес гыйбрәт алу белән бәйле. Әйе, нәкъ менә дөрес гыйбрәт алу. Әгәр дә без тарихны бүгенге идеология, алай гына да түгел, аерым бер төркем идео­логиясеннән генә чыгып бәя­ләсәк, җәмгыять ызгышлардан котыла алмаячак. Россия тари­хының бары тик сугышлардан гына торуы үзе үк сәясәтчеләрне, ил язмышы өчен җаваплы ке­шеләрне уйландырырга тиеш.

Конференциядә “Хәтер” китабын төзүчеләрнең берсе, Казан Кремлендәге “Бөек Ватан сугышы музее” мөдире Михаил Черепанов: “Без “Хәтер китабы”н исәннәр өчен чыгарабыз”, – ди­гән иде. Аның әйтүенчә, хәбәрсез югалганнар саны элекке СССР буенча 7 млн тирәсе. Без 20 мең солдатның исемен ачыкладык. “Җиңүнең 70 еллыгына исемсез солдат калмасын иде. Бу хакта президент В.Путинга да җиткер­дем”, – диде М.Черепанов.

Инде менә яңадан Бөек Җиңү көне килеп җитә. Телеэкраннар, матбугат битләре Ватан сугышы тематикасы белән чуарланыр. Әйтергә теләгәнем шул: әлеге чуарлыкны кара төсләр генә басып китмәсен иде. Сугыштан “файда”, ягъни сәяси дивидендлар тупланудан туктарга вакыт. Ызгышлы йортның беркайчан да мантый алмаячагын, анда бәрәкәт булмаячагын хәтердән чыгармасак иде.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

Бүген сугыш чорына дөрес бәя биреләме?

Айдар ХӘЛИМ, язучы:

– Икенче Бөтендөнья сугышы милләтләр язмышында – зур фаҗига. Бөек Ватан сугышына килсәк, анда бит татар гына да, рус кына да, белорус кына да сугышмаган. Шуңа күрә аны яктыртуда һәр халыкның үз дөреслеге бар. Безгә Рейхстагка иң беренче булып татар кешесе Гази Заһи­товның Җиңү байрагы элү фактын тарихи факт итеп, фашизмны җиңү факты итеп күрсәтергә кирәк. Бөек Ватан сугышында беренче һөҗүмне Брест крепо­с­тенда татар кешесе Петр Гаврилов кабул иткән булса, Рейхстагка, ялгышмасам, 29 апрельдән 30ына каршы төндә сәгать 2ләр тирәсендә яралы килеш байрак кадап сугышны тәмамлаучы да – татар кешесе. Татар сугышчы­сының батырлыгы әле дә булса танылмаган. Бу факт 1-10 сыйныф укучыларының тарих китап­ларына кертелергә тиеш. Билгеле, аның турында фактлар бик күп. Рәсми документлар да, бу турыда Михаил Мининның “Трудные дороги к Победе: воспоминания ветерана Великой Отечес­твенной войны” дигән китабы да бар. Мин бу кеше турында шактый фактлар тупладым, аның турында әсәр яза башладым. Аның батырлыгын күтәрү безнең мил­ләт өчен дөреслеккә якынаю булыр.

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты­ның татар халкы тарихы кафедрасы мөдире:

– Тарих, гомумән, объектив яктыртылмый, бу – табигый кү­ренеш. Сугыш кебек киеренке, каршылыклы чорлар, алар тагын да ныграк бозып күрсәтелә. Бик күп кеше тарихтан файдаланырга тырыша – монда пиар дигән нәрсә дә, үзеңне күрсәтергә тырышу, кер эзләү дә бар. Бу да – табигый күренеш. Сугыш – шул­кадәр күпкырлы вакыйга, зур фаҗига, сынау. Һәр кеше әлеге сынауны үзенчә тапшырырга тиеш булган. Шуңа күрә аны бәя­ләгәндә дә карашлар күптөрле. Ләкин соңгы вакытта, минемчә, сугыш тарихын бозу артты. Чөн­ки сугышны күргән кешеләр, анда катнашкан кешеләр, сугыш­ның ни икәнен аңлаган кешеләр кими бара. Бу очракта тарихны күзаллау шактый кыенлаша. Җитди булмаган, чыганакларга ни­гезләнмәгән фикерләр арта. Әмма бу – шулай ук табигый. Моның белән бернәрсә дә эшләп булмый. Бары тик тарихны өйрә­нергә, тарихи чыганакларга таянырга кирәк. Сугыш тарихыбызда булган. Бу – зур фаҗига, без­нең өчен гыйбрәт, Советлар Союзының зур казанышы да. Без фашизм дигән зур вәхши көчне, бөтен дөньяда халыкларына янаган тискәре көчне җиңдек. Бу җиңүне беркем дә кире кага алмый. Без каһарманнарны хөрмәт белән искә алырга тиеш.

Борис ГРЕВЦОВ, Татарстанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе урынбасары, отставкадагы полковник:

– Объективлык бар дип саныйм. Әмма бу чорга кагылышлы мәгълүмат даими дөнья күреп торсын иде. Безнең оешма мас­сакүләм мәгълүмат чаралары бе­лән тыгыз элемтәдә эшли, әлбәт­тә. Шулай да, республиканың әйдәп баручы мәгълүмат чаралары вәкилләренең сугыш белән бәйле даталар – сугышның башланган көне, Мәскәү асты, Сталинград сугышындагы истәлекле даталарны яктыртуы, ветераннар белән аралашуы җитәрлек дәрәҗәдә түгел, минемчә. Тагын да махсус рубрикалар булдырылсын, мәгълүмат күбрәк таратылсын иде. Мәсәлән, тиздән Курск сугышының 70 еллыгы җитә.

Сәидә БАЙНАЗАРОВА, студент:


– Сугыш беткәч, батырлар күбәя. Әмма шунысы да бар: ерагайган саен без ул вакыйганы бөтенрәк итеп, аның барлык якларын да күрә алабыз. Сугыш чоры турында безнең буын, хәтта безнең әти-әниләрнең кү­бесе өчен дә иң объектив мәгълүмат ул әби-бабайларның телдән сөйләгән истәлекләре иде. Әмма фашистлардан немец­ларның үз­ләренең дә җәфа чи­гүен, андагы халыкның да тыныч тормыштан аерылып сугышка озатылуын, тыл­дагылар арасында ачлыктан интегүчеләр булуын белүчеләр аз. Болар барысы да фашизмны җиңүнең әһә­миятен раслый. 



Ватаным Татарстан
№ 71 | 08.05.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы