08.05.2013 Мәгариф
Белем әлифбадан башлана
Еш кына кодаларым шалтыратып зарлана. “Әлифбалары “Күңелле татар теле” дип аталса да, бер дә күңелле түгел әле. Оныгыбыз бирем-күнегүләрне аңлап бетерә алмый, дәреслек бигрәк катлаулы”, – дип уфтаналар.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли Мәгариф үзәгендә әлифбалар турында сөйләшү була, дип чакыргач, шул зар-интизарлар искә төште. Һаман татар теле, әдәбияты дәреслекләренең камил булмавын туглыйлар. Урыс теле, әдәбияты дәреслекләрен тәнкыйтьләмиләр диярлек. Югыйсә аларда да хилафлыклар күп. Әйтерсең лә, урыс сыйныфындагы балалар иншаларын гел “4”ле, “5”легә генә яза. Бу бит дөрес түгел. Алтын дәреслек язсаң да, барыбер татар теле, әдәбияты дәреслекләренә дәгъва кимемәячәк. Чөнки ата-аналарның үзләрендә татар теле өйрәнү теләге кечкенә. Иң әүвәл балалары белән өйдә татарча аралашсыннар иде, дигән мәгънәдәрәк җавап бирделәр бу җәһәттә “түгәрәк өстәл” барышында. Гомумән, әлифбаларыбызның торышы, үткәне, бүгенгесе хакында “Белем әлифбадан башлана” дигән бик кызыклы сөйләшү булды ул. Күренекле педагог Сәләй Вәгыйзовның тууына 105 ел тулуга багышланган әлеге сөйләшүдә КФУ, Мәгарифне үстерү институты, әлеге дә баягы Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Арча педагогия көллияте укытучылары һәм, әлбәттә, дәреслек авторлары үзләре катнашты. Киләчәктә киң җәмәгатьчелекне дә җәлеп итеп, әлифбаларыбыз турында зур сөйләшү уздырырмакчы алар.
Хәзер, XXI гасыр башында, әлифбаны беренче сыйныфта ел буе өйрәнеп, укып утырмыйлар. Балалар бакчасында ук хәреф танырга, укырга өйрәнеп килгән сабыйлар өченче чиректә “Татар теле” дәреслеген үзләштерә башлый. Шуңа күрә дә, Сәләй ага әлифбасы үз вазыйфасын үтәгән инде, кабат-кабат яңартып бастырылса да, ул 1965 елда тукталып калган кебек, дигән тәнкыйть фикерләре табигый тоелды. Хәзер иҗек өстәп уку принцибы кулланыла, аңлы рәвештә укуга, аерманы күрә белүгә басым ясала, дәреслекләрне федераль стандартка туры китерергә кирәк, дип аңлатты төп үзенчәлекне галим-методистлар. Билгеле, яңа әлифба язучыларга да таләп бер үк: сайлап алынган рәсем, шигырь, хикәячекләр балаларны сокландырсын, гаҗәпләндерсен, уйлануга этәрсен, кыскасы, бала психологиясенә туры килсен. “Гомер-гомергә “Әлифба” китабын ким дигәндә дүрт рәссам бизәгән. Әгәр нәшрияттә тиешле рәссамнар булса, безгә интернеттан эзләп утырырга туры килмәс иде”, – дигән тәнкыйть тә бик урынлы яңгырады. Һәр юлында рәсем күрерлек, “Әминә елый үкереп” кебек шигырьләр аз. Тәрҗемә әсәрләре булса да файдаланырга кирәк, дигән таләп белән ничек килешмисең?! Әнә Ренат Харисның “Матур өй”, Рафис Корбанның “Минем туган көнемдә” кебек бик матур шигырьләре бар. Әмма бәләкәчләргә бер куплетлы, дүртьюллык шигырьләр кирәк.
Бу уңайдан, Мәҗит Гафуриның, бик уңышлы дүртьюллыклары бар, тик аларны дәреслекләргә кертүгә игътибар җитми; Газиз Мөхәммәтшин кебек үтә нечкә зәвыклы, оста телле язучыларыбыз да төшеп калып бара, дигән тәкъдимнәрне киләчәктә яңа дәреслек язучылар исәпкә алмый калмас дип өметләник. Ләкин балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән матур текстларны дәреслеккә кертү өчен, әдипләрдән рөхсәт алырга кирәк, дигән таләпне генә җитди кабул итү кыен. Миңа калса, бер шагыйрь-язучы да үз әсәренең әлифба-дәреслеккә керүенә каршы булмас.
Соңгы вакытта Татарстандагы татар мәктәпләрендә Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың “Әлифба”сыннан тыш, перспективалы башлангыч мәктәп өчен, дип аталган Гарифуллина, Мияссарова, Шәмсетдиноваларның “Әлифба”сы киң кулланылышка керде дияргә мөмкин. Дөрес, кайбер укытучылар куллану өчен уңайлы дип, әле хәзер дә яңа әлифба белән беррәттән, искесеннән дә файдалана. Сер түгел: татар теле күнегүләре аз, сайлау мөмкинлеге юк, зур булганга, өстәлдән егылып төшә, дип зарланучылар да бар. Гаҗәп түгел: укытучыларга да яңалыкны кабул итү авыр. Мөгаллимнәр һаман искегә ябышып ятмасын өчен, дәреслек авторлары үзләре мәктәпкә барып мастер-класслар үткәрсен иде, дип әйтелде бу җәһәттә. Икенчедән, педучилище, педкөллиятләрнең үзләрендә үк студентларга төрле-төрле дәреслекләр булганлыгын күрсәтү, өйрәтү җитмәгәнлеген дә таныдылар “түгәрәк өстәл” барышында (“Әлифба” дигәннән, әле тагын республикабызда урыс мәктәпләрендәге татар балаларына аталганы, “Күңелле татар теле” дигән төсле урыс мәктәпләрендәге урыс балаларына татар теле өйрәтү максатында чыгарылган дәреслек-әлифбалар да бар).
Мәгарифне үстерү институты укытучысы Лилия Гыйлаҗева белән Гүзәл Нәбиуллина язган, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган, дүрт кисәктән торган “Нәниләр өчен әлифба”ны тәкъдим итү, миңа калса, күпләргә кызыклы тоелды. Тик аңа нигәдер Мәгариф министрлыгы вәкиленең исе китмәде. Дөрес, министрлыгыбыз балалар бакчасында тәрбияләнүче татар балалары өчен сөйләмне үстерү кулланмалары чыгара башлаган икән. Әмма, шайтан – башка, җен – башка, диләр бит. Әти-әниләргә, тәрбиячеләргә сайлап алу мөмкинлеге дә арта дигән сүз бит бу.
Татарстаннан читтәге республика-өлкәләрдә яшәүче татар балалары өчен “Әлифба” китабы бастыру иҗтыяҗына аерым тукталырга мөмкин. “Республикабыздан читтә Татарстанда инде кулланылмый башлаган, узган гасырның 60 нчы, 70 нче елларында нәшер ителгән “Әлифба” китапларыннан файдаланалар. Әнә Оренбург өлкәсендә Башкортстанда бастырылган өр-яңа башкорт әлифбаларын бушлай китереп тараталар. Бездә чит төбәкләргә планлы рәвештә җибәрү юк”, – дип аптырый бу хәлгә Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Рәсимә Шәмсетдинова. Ул, гомумән, чит төбәкләр өчен беренчедән алып унберенче сыйныфларга кадәр, атнага ике сәгать укыту исәбеннән, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен аерым язып бастыру ягында. Чынлап та, төбәкләргә исәпләнгән дәреслекләр язарга, анда шул җирлектә яшәүче укытучы-методистларның үзләрен дә катнаштырырга, бер үк вакытта ул Әстерхан, Пермь, Себер, Уфа... татарлары өчен дә кызыклы, якын булырга тиеш, дигән принципны үзәккә куярга кирәк безгә.
Әйтүләренчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында үзгәрешләр көтелә. Министрлыктагы милли мәгариф бүлеген милли мәгариф идарәсе итеп үзгәртмәкче, анда Татарстан өчен аерым, читтәге татар төбәкләре белән эшләү өчен аерым бүлекләр булдырмакчылар икән.
Җирле милли-мәдәни мөхтәриятләр, татар мәктәпләре, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бергәләшеп эшләгәндә, ниһаять, быел беренче сыйныфка ничә татар баласы бара, Россиядә мәктәп яшендәге татар балалары күпме, дигән сорауларга җавап та табылыр, шәт.