поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
27.12.2008 Җәмгыять

АЕКЛАР ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ ТОСТЫ

Бу ел башын хәтерлисезме? Әле генә Дәүләт Думасын сайлаган идек, инде Россия Президенты сайлауларын да көтеп яши башладык. Дөрес, ил җитәкчесе кем булачагы инде шик уятмый иде, шу­лай да элеккеге һәм яңа президентларның ничек итеп бергә эшләүләрен бик күрәсе килде. Бүгенгә кадәр президентның премьер-министрга каршы чыкканы әле сизелмәде. Әмма Путинның, "Бердәм Россия"гә кермичә генә, бу партияне җитәкләргә теләвеннән күренгәнчә, ул үз "дәвамчысына" ышанып бетмәде, шуңа күрә закон чыгару хакимиятен тулысынча үз кулына алды. Медведев сайлау ал­ды кампаниясендә илдә демократияне ныгытачагына ышандырды. Ләкин аның, "гыйффәтле" Конституциябезне үзгәртергә тотынып, Президент һәм Дума вәкаләтләрен арттыруын Россиядә демократияне үстерү дип бәяләү авыр шул.

Аның каравы быел халыкта ватанпәрвәрлек хисләре ташып торды. Моңа, иң беренче чиратта, инде күптәннән күрелмәгән уңышларга ирешкән спортчыларыбыз сәбәп булды. Россиянең тышкы сәясәттә үзен агрессив тотуы һәм бигрәк тә Кавказдагы канкоеш исә бу хисләрне арттырып та җибәрде. Сугыш нәтиҗәсендә Россия һәм Никарагуа Көньяк Осетия һәм Абхазия дигән ике дәүләтнең мөстәкыйльлеген таныды. Ә февральдә дөнья картасында Косово дигән яңа дәүләтнең дә барлыкка килүен исәпкә алсаң, бу вакыйгалар бәйсезлек турында хыялланган башка халыкларда да яңа өмет­ләр уятты. Кавказдагы сугышның тагын бер нәтиҗәсе – Россиянең НАТО илләре һәм бигрәк тә АКШ белән кискен каршылыкка керүе. Ул көннәрдә кабат "салкын сугыш" ихтималы турында сөйли башладылар. Ләкин шуннан соң күпкә зуррак куркыныч килеп туды – кризис! Бөтен дөньяның бүген әнә шул кризистан коты алынып тора. Хәтта, кечкенә балалар киреләнә башласа: "Әнә Кризис килә!" – дип кенә куркытып тынычландыралар икән.

 

Бүтән халыкара вакыйгаларга килгәндә, без әле "Америкада сайлау алды кампаниясе" дигән ике елга сузылган озак "сериал"дан соң АКШ Президенты итеп Барак Обаманың сайлануына бик нык сөендек. Ни өчен икәнлеген әле дә аңлый алмыйм: күрәсең, аның негр булуы аркасындадыр инде…

 

Йоклап яткан кешене, бу исәнме, дип төртеп караган кебек, татарны да быел шулай берничә тапкыр төрткәләделәр. Бу, беренчедән, мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентының сызып ташлану мәсьәләсендә чагылды. Татарның акылы төштән соң: үзебез сайлап куйган депутатларыбыз бу закон өчен тавыш биреп, Путин кул куйганнан соң, компонентны кире кайтару өчен көрәш башладык. Аның иң кызган чагы 18 ноябрьгә туры ки­лә: анда республика Президенты Минтимер Шәй­миев мондый стандартларны бернинди шартларда да кабул итә алмаячагыбызны бик кискен формада белдерде. Лицейларда укыткан төрек мөгаллимнәренең һәм тәрбиячеләренең республикадан көчләп озатылуы, Тукай яшәгән "Болгар номерлары"ның җәмәгатьчелек белән киңәшмичә сүтеп ташлануы өчен дә "Ватаным Татарстан" газетасы укучылары белән бергә бик нык борчылды.

 

Универсиада уздырырга атлыгып торган Казанга бу мөмкинлекне быел, ниһаять, бүләк иттеләр. Без хәзер элекке заманнардагы кебек биш елга алдан план куеп, Универсиада-2013 кә әзер­ләнәбез. Ул безгә бик кирәк диделәр, чөнки бу ярыш башкалабызны бөтен дөньяга танытачак икән. Ә менә "Рубин", быел Россия чемпионы булып (йә Ходаем, моңа әле дә ышанып бетеп булмый ла!), Универсиададан да популяррак бәйгедә – Чемпионнар Лигасында чыгыш ясап, Казанны киләсе елда ук бөтен Европага танытачак. Татарстанда 2008 елның иң мөһим вакыйгалары арасына мин республика Президентының "үлүе" турындагы имеш-мимешләрне дә кертер идем. Бу дулкынландыргыч көннәрдә без Минтимер Шәймиевтән башка яшәп булмаганлыгын тагын бер кат аңладык бит!

 

2008 елда нинди даһиларыбыз тугандыр – анысын әлегә белеп булмый, тик быел үлем-китем шактый булуын әйтми мөмкин түгел. Рәшит Ягъфәров, Роберт Әхмәтҗанов, Харрас Әюпов, Наил Әюпов, Мәгъсүм Хуҗин, Алмаз Монасыйпов, Мирза Мәхмүтов, Марс Шабаев, Ринат Фәрдиев һәм татар халкына хезмәт иткән башка күренекле шәхесләребез фани дөнья белән бәхилләште. Бөтен ил халкына кушылып, Александр Абдулов, Михаил Пуговкин, Нонна Мордюкова, Мөслим Магомаев вафаты уңаеннан да кайгы уртаклаштык.

 

Кем әйтмешли, үлем ул – туу кебек үк, тормышның бер өлеше генә. Безгә исән калырга язган икән, димәк, тормыш әле дәвам итә – 2009 елга керәбез... Яңа ел белән!

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 258 | 27.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы