07.05.2013 Язмыш
Үткəнеңне һәм килəчəгеңне бер җеп белəн бəйлəп, күңел сандыгыңда йɵрт
Бɵек Ватан сугышы хəтирəлəре. Укучыбыз күчтәнәче.
Сугыш еллары кунелгə
Утлар белəн уелган,
Утлар белəн уелган да
«Онытма» дип куелган.
М.Рафиков.
Əби-бабайлар Ходайнын һəр бирмеш көнен: «И Ходаем, сугыш афəтлəре, ачлык хəсрəтлəре күрергə насыйп итмə» - дип башлыйлар. Чөнки алар сугыш афəтендә дə, ачлык фаҗигасен дə күргəн, ялгызлыкның, ятимлекнең ачысын - тɵчесен татыган кешелəр. Икенче бɵтендɵнья сугышы тəмамланганга 68 ел вакыт үтсə дə, күңел яралары әле бүген дə тɵзəлеп бетмəгəн. Әйе, язмыш алар ɵчен аерата мəрхәмəтсез була. Язмыш сүзендə котылгысызлык шаукымы бар. Бу дɵньяда безне иң куркытканы да шул котылгысызлык, ахры. Минем бабам ɵчен дə бу тɵсмер үзгə бер мəгънəгə ия…
Минем бабам Германия җиренə җəяү барып җиңү яулаган кеше. Батыр солдат туган җиреннəн 18 яшендə чыгып китә. Ул бик күп авырлыклар күрə-күрə, солдат дусларын югалтып, җиңү яулый. Бик күп яралана. Госпитальгә элəгə. Дəвалана. Тагын туган җирен немец илбасарларыннан азат итәргə бөтен гомерен биреп кɵрəшə.
Соңгы яралану Германия җирендә апрель аенда була. Бу юлы бабам аңын җуеп госпитальгә бик авыр хәлдә эләгә. Госпиталь врачы бу егет яшәргә тиеш, аның күзләрендə ɵмет бар, йɵрəге тибə, - ди. Бабам 11 кешелек палатада ята. Операция ясагач, аның кырыенда дуслары: бɵтен миллəт кешелəре «дежур» тора. Чечен дусты да, грузины да, урысы да бабама Саша друг (үзенең исеме Сɵнгать) - дип кул бирəлəр. Әйе, бабам үлем белəн кɵрəшə. Сɵнгать бабам иренен кыймылдатып «моң», таныш моң дип дəшə. Бɵтен дусларының күзлəрендә яшь бɵртеклəре. Әйе, ул яшəячəк, ул исəн… Бабам аларга күзен ачып карап ята… Нинди сихри моңлы кɵй?.. Саташа бит ул… Әйе, саташа… Ничек инде шушы чит илдə аның якын дусты гына белə торган моңлы кɵйне уйнасыннар!
Их, тиз генə туган якларына - Татарстанга, җанга якын туган авылы Нəдеренə кайтасы иде дә бит, юк шул. Бу каһәр суккан сугыш бɵтен якты уйларны чəлпəрәмә китереп ташлый. Ə моң агыла да агыла! Госпитальнең аргы башындагы җиңел яралылар ята торган палатадан ишетелә бу моң. Бу кɵйне татар егете уйный, аны сугышчылар уратып алганнар. Барысы да аңлый, барсының да башында бер уй: тизрəк җиңү яулап, туган җирләренə кайту телəге.
Бабам кырыена утырган чечен дусты бабамның иреннəренә калак очы белəн генə су сала. Бабам шул дустыннан, мин саташаммы әллə, матур, моңлы кɵй ишетəм, дип сорый.
Юк, Саша! Син саташмыйсың, син исəн, син яшисең - дип тизрəк бу моңлы кɵйне уйнаган егетне алып килə. Әйе, бу аның бергə уйнап үскəн дусты Әмирҗан.
Әмирҗан абый бабамны кочаклап бераз тынып тора. Алар əкрен генə, тын гына сүзсез елыйлар. Әмирҗан абый яралары тɵзəлгəч, яңадан жиңү яуларга сугышка китə. Бабам əле бик озак, жиңү кɵненнəн соң да, туган якларына кайта алмый. Ул Германиядə 1949 елга кадəр хезмəт итə. Ул ручной станковый пулеметный батальоның командиры була. 1949 елның май аенда күкрəк тулы орденнар, медальлəр белəн кайтып тɵшə.
Бабам бүгенге кɵндə исəн түгел инде, дусты Әмирҗан абый да күптəн вафат, əмма бабамның сугыштан язган хатлары минем хəтер китабымда саклана. Мин сезгə бер хатны язып үтəм:
«Исенмесез, минем кадерле туганнарым. Сезгə хат яза улыгыз Сɵнгать. Хəллəрем бик үк əйбəт түгел, кичə генə иң якын дустым Рəшитне югалттым. Хəзерге вакытта иң куркынычы - ялгызлык, чын дусларың булмау, чɵнки Рəшит минем таянычым, ɵметем, ышанычым иде. Сталинград шəһəренə якынлашу, йɵрəктə ниндидер кыйпылчыкның яшен тизлеге белəн тибүенə китерде. Хат язарга вакыт юк. Якын дусларыңны югалту, бик авыр булса да, түзəргə, бирешмəскə кирəк! Сезнең язган хат миңа июнь башларында гына килеп җитте, бəлки минем хатым да озаклар. Исəн-сау торыгыз, сəламəтлегегезне саклагыз, минем ɵчен борчылмагыз, туган-тумачаларга сəлам əйтегез. Улыгыз Сɵнгать. 10.09.1942»
Мин, бик кыен булса да, бабамнан сугышка карата мɵнəсəбəтен сорадым. Җавап итеп, олы сулыш алганнан соң, бабам болай диде: «Сугыш - чын мəгънəсендə бик куркыныч, дəһшəтле күренеш. Мин сугышка үз телəгем белəн киттем һәм Ватанны илбасарлардан яклый алдым. Кызым, сугыш елларын сүзлəр белəн генə аңлатып булмый, ул минем йɵрəгемдə олы яра калдырды һəм аның эзлəре булып (бабам шул вакытта, белəген ачып, ядрə кыйпылчыгы кергəн урынны күрсəтте) менə шушы ядрə тора. Сугыш вакытында аларны ала алмадылар һəм алар кузгалган саен сугыш елларын исемə тɵшерəм. Кызым, бу хəтле мəрхəмəтсез, дəһшəтле елларны күрергә насыйп итмəсен, Ходай. Гомернең кадерен белеп яшə. Үткəннәрне барлау - килəчəкне аңлау дигəн сыман, үткəнеңне, килəчəгеңне бер җеп белəн бəйлəп гомерлеккə күңел сандыгына салып йɵрт!».
Ләйсән МОРТАЗИНА. Әлмәт.
Матбугат.ру
№ --- | 07.05.2013