07.05.2013 Экология
ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров: Тәртип урнаштыруда җитди адымнар ясала
2013 ел Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак кына түгел, ә җәен үтүче Универсиада чаралары уңаеннан да бик катлаулы һәм үзенчәлекле чор булып тора. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белән әңгәмәбездә без бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгәнлеге белән кызыксындык.
– Артем Георгиевич, билгеле булганча, Универсиаданы башкалада үткәрү өчен иң беренче һәм мөһим таләпләрнең берсе шәһәрнең экологик планда һәр яклап имин булуына бәйле. Казанның дөнья кунакларын кабул итүгә әзерлеге ни хәлдә?
– 2012 ел нәтиҗәләре буенча, Россиянең һава бассейны иң пычрак 30 зур шәһәре исемлегендә, гадәттәгечә, безнең Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре дә урын алган. Казан, шөкер, анда юк. Әмма ул 100 меңнән артык халкы булган һәм һавасы пычранган шәһәрләр йөзлегенә керә. Бүген әлеге юнәлештә җитди эш алып барыла. Предприятиеләрнең үзләре белән ныклы элемтә булдырырга тырышабыз. Мисал өчен, башкаланың иң зур проблемалы предприятиеләренең берсе булган “Нәфис” ААҖне генә алыйк. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә һавадагы начар истән зарланучылар күп булды. Узган елның көз аенда тикшерү эшләре башкарылды. Анда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, шулай ук бу эшкә турыдан-туры катнашы булган федераль органнар (Росприроднадзор, Роспотребнадзор), безнең министрлык, санитария хезмәте вәкилләре катнашты. Нәтиҗәдә министрлык белән әлеге предприятие арасында килешү төзелде. Быелның беренче гыйнварыннан алып, предприятиенең начар ис чыгаруга бәйле булган җитештерү өлеше районнарга күчерелде. Хәзерге вакытта алар эшләми. Бу предприятие безнең ныклы контрольдә тора. Быел аның эшчәнлегенә карата шикаятьләрнең килгәне юк.
Гомумән алганда, узган елгы эш нәтиҗәләре буенча, без республиканың ике йөзгә якын предприятиесе белән килешү төзедек һәм тиешле чаралар күрдек.
– Киләчәктә эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсен саклап калып булырмы?
– Безнең бүгенге эш принцибы табигатьне саклауда предприятиеләр тарафыннан контроль булдыруны күздә тота. Экологиягә кагылышлы законнарга үткән гасырның 70-80 нче елларыннан бирле үзгәрешләр кертелгәне булмады. Хәзер исә бу өлкәдә җитди адымнар ясала дип әйтергә мөмкин. Мисал өчен, Дәүләт Думасында “Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру турында”гы закон проектлары карала. Аның нигезендә предприятиеләрне табигатькә зарарсыз яңа заманча технологияләрне кулланып эшләүгә этәргеч булырлык стимулларны билгеләү ята. Моны тулысынча тормышка ашырган очракта, 2020 елда бездәге барлык предприятиеләрдә дә шундый технологияләр белән генә эшләү күздә тотыла. Иске технологияләрдән баш тартучы предприятиеләрне табигатькә начар йогынты өчен түләнелә торган салымнан азат итү карала. Бу исә бик җитди стимул була ала. Әлегә экологияне саклау юнәлешендә көчен кызганмаучы предприятиеләр моны бары тик үз җаваплылыклары нигезендә генә башкара.
– Универсиадага әзерлек кысаларында бу ел аеруча үзенчәлекле, дибез. Бу уңайдан нинди эшләр башкарыла?
– Әзерлек чаралары инде күптәннән башланды. РФ Хөкүмәте бу чорда башкарылырга тиешле чараларны билгеләде. Без эшләргә тиешле юнәлешләр шулай ук билгеле. Бу, беренче чиратта, сулар һаваның торышына бәйле булган хәлләрне даими күзәтеп тору, Казансу һәм Кабан күле кебек башкала сулыкларының яр буйларын тәртипкә китерү, ярларны ныгыту эшләрен башкаруга бәйле. Универсиадага килгән кунаклар безнең тарихи хәзинәләребезне – Болгардагы, Свияжск утрау-каласындагы тарихи объектларны карарга теләр дип ышанабыз. Шуңа күрә бер үк вакытта әлеге юнәлештә дә табигатьне саклау буенча җитди эшләр башкарыла.
– Санитар чисталык икеайлыгын ике атнага кичектереп башлау да Универсиадага әзерлек белән аңлатылды. Бүген республикада “кызу урак өсте” бара...
– Чыннан да, быелгы чисталык икеайлыгы безнең өчен аеруча мөһим. Экология министрлыгы бу эштә координатор буларак катнаша. Әлбәттә инде, Казанга игътибар аеруча зур. Башкалада чистарыну эшләре инде 1 апрельдән үк башланды. Чөнки яз да монда алданрак килә, аннан соң проблемалар да күбрәк. Чөнки Универсиада һәм торак объектлары төзелеше дә гаять күп. Шуңа күрә хәл итәсе мәсьәләләр байтак. Бу шәһәргә керү юлларына, тимер юл буйларына, федераль трассаларның торышына, аэропорт, елга порты, парклар, скверлар, шәхси йортлары белән яшәүчеләр территорияләре, гараж кооперативларына да кагыла. Шәһәр бүген 69 секторга бүленде. Алар буенча 16 оператив төркем эш алып бара. Моның өчен белгечләрне барлык республикадан җәлеп иттек. Мондый эш тәҗрибәсе узган ел үзен нәтиҗәле күрсәтте. Белгечләрнең үзләренә билгеләнгән территорияләре бар иде. Быел шул рәвешле, оештыру эшләренә вакыт әрәм итмичә генә, тиз арада эшкә керештек.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының “кайнар линиясе“ (267-68-87), “Халык контроле” хезмәте аша килгән хәбәрләргә таянып та эшлибез. Монда яшьләр аеруча актив катнаша. Шунысын да әйтеп китим: бу проект турында без федераль министрга хәбәр иткән идек. Ул Россия президентына җиткергән. Хәзерге вакытта исә Россия буенча нәкъ шундый ук хезмәт булдыру чаралары тормышка ашырыла. Без бу эштә актив катнашачакбыз.
– Традицион үткәрелүче санитар чистарыну икеайлыгының, башка еллардан аермалы буларак, быел берәр үзенчәлеге бармы?
– 2013 елда барлык муниципалитетларга да әйләнә-тирәдәге уңайлы шартларга хилафлык китергәннәргә карата административ беркетмәләр төзү һәм аларны карау вәкаләте бирелде. Элегрәк мондый хокук Казанда гына бар иде. Башкалада административ-техник инспекция нәтиҗәле генә эшләп килә. Хәзер районнарның да мондый эшне башкарырга тулы хокукы бар. Штрафлар җитди. Юридик затка, бер үк хатаны ике тапкыр ясаганда, 1 миллион сумгача штраф салынырга мөмкин. Аннан соң шунысы да бар: бу штрафлар муниципалитетларның үз бюджетларына юнәлдерелә. Димәк, Казанда гына түгел, районнарда да тәртип урнаштыруга менә дигән этәргеч бу.