поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.05.2013 Мәдәният

Әлмәттә балалар театр фестивале узды (ФОТО)

Ул көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында алма төшәрлек тә урын юк иде - "Туфан мәктәбе" проектының беренче балалар театр фестивале әнә шундый сабыйлар һәм әти-әниләр белән тулы залда, озакка сузылган алкышлар белән үтте.

Әлмәт театрының 70 еллык тарихында тәүге тапкыр балалар катнашында уздырылган фестиваль булды ул. Бу көнне калабызның 10 мәктәбенең 10 сыйныфы укучылары - 10 милләтнең 110 баласы сәхнә тотты. Артистларыбыз аларга проект барышында театр сәнгате серләрен төшендерергә, мәдәниятле кешенең нинди булырга тиешлеген, үз-үзеңне ничек тотарга, ничек матур сөйләшергә кирәклеген, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең асылын төшендерергә тырышты. Аларның әйтүенчә, барысы да җайлы гына бармаган. Чөнки балаларыбыз туган телләрен, татар телен белми. Тамашачыларга бу хакта кисәтелсә дә, спектакльләрдә тел кытыршылыгы алай нык сизелмәде. Аюны да биергә өйрәтергә була дигәндәй, октябрь аеннан башланган эшнең нәтиҗәсе күркәм - димәк, укучылар татарчага да өйрәнгән, сәхнәдә дә үзләрен иркен тота. Моның артында актерлык осталыгына өйрәтүчеләрнең зур түземлелек сораган саллы хезмәте ятканын џәркем аңлый торгандыр. Балалар белән туган телдә сөйләшүне хәзер өйдә әти-әниләре дә дәвам итсә, бик яхшы булыр иде.

Нәни артистлар тамашачылар хөкеменә Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай», «Гафият турында әкият», «Акбай нигә күңелсез?», «Акбай, Тәмле- тамак џәм этбүреләр», «Акбай, sos!», «Акбай џәм сарык малае» әсәр-ләреннән өзек тәкъдим итте. Сәхнә бизәлеше, матур костюмнар, музыка-биюләр куллану, утлар бер-берсен тулыландырды.

Залда утыручы балаларга дүрт сәгатькә якын барган фестивальдә кү- ңелсезләнергә туры килмәде. Алар физкультура да ясап алды, тәнәфестә фестиваль күчтәнәченнән авыз итте.

Балаларның шатлыгы белән уртаклашып, аларга иҗат уңышлары теләп чыгыш ясаган һәркем фестивальнең дәвамлы булуын теләде. Район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов белән килешми мөмкин түгел, сәнгатьне үз иткән бала матурлыкны күрә белүе, фикер сөреше, үз-үзен тотышы белән аерылып тора.

- Барысы да балачактан башлана, - диде республика Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров та. - Аларның сәләтен ачу өчен мондый фестивальләр кирәк. Бүген ышанып әйтә алабыз: "Туфан мәктәбе" проекты талантларны барлый. Сезнең инициатива үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Бу көнне театр коллективының бүләкләре тагын бергә артты - аларга шундый зур һәм кирәкле эш алып барганы өчен министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләр "сандыгына" укытучыларның, әти-әниләрнең ихластан җиткерелгән рәхмәт сүзләрен дә өстәргә кирәктер.

Галиәскар Камал театры артистларының Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әкиятеннән өзек күрсәтүләре спектакльләрдә катнашкан балалар өчен шулай ук горурлык булды. Алар да бит Казан хәтле Казаннан килгән артистлар чыгыш ясаган сәхнәдә уйный!

Фестивальдән соң балаларның "Туфан мәктәбе"ндә шөгыльләнү, сәхнәгә чыгу теләкләре тагын да арткандыр. Һәрхәлдә, залда утырганда аларның: "Минем дә катнашасым килә", - дигән сүзләре колакка берничә тапкыр килеп бәрелде.

Илнур ЗАКИРОВ, Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты: "Беренче тапкыр балалар театр фестивалендә чыгыш ясыйбыз. Мондый чаралар бик кирәк. Кечкенәдән үк сәхнәдә уйнаучылар арасыннан бәлки киләчәктә мәшһүр артистлар да чыгар. Без фестивальгә бик шатланып килдек. Әлмәтлеләргә мондый проектлары өчен рәхмәт, ул киләчәктә дә дәвам итсен!"

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА, шагыйрә, "Ялкын" журналы мөхәррире: "Башлангыч сыйныф укучыларының артистлар белән эшләвен күргән юк иде әле. Бу бит әкиятне гади генә сәхнәгә кую түгел, ә тулы бер музыкаль спектакль, ә музыкаль әйберләр эшләү, гомумән, зур театрга да авыр бирелә. Афәриннән башка сүз юк".

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Е. Михайлов фотолары
 


Ирина АПАЧАЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»