06.05.2013 Мәгариф
БДИ камилләшә, укучылар ияләшә
Чыгарылыш сыйныф укучыларының “урак өсте” бик якын. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкынына бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Йомгак аттестациясен алдан тапшыру хокукына ия укучыларның күбесе өчен исә сынаулар инде тәмам.
Илебездә бердәм дәүләт имтиханы тәҗрибә рәвешендә дистә елдан артык элек үткәрелә башлады. Бу төр сынау чыгарылыш имтиханнарының бердән-бер ысулы булып кабул ителүгә дә инде бишенче ел.
БДИга да ияләштеләр
Белүебезчә, һәрбер яңалыкны гамәлгә кертеп җибәрү шактый авыр бирелә. БДИга бәйле каршылыклы фикерләр дә үз вакытында бик күп булды. Җәмәгатьчелек арасында бу система белән килешмәүчеләр шактый иде. Әмма хакимият вәкилләре елдан-ел имтиханны яклап, аның уңай якларын дәлилләргә тырышты.
Бүген инде БДИ кирәкме-юкмы дигән темага фәлсәфә корулар тынды кебек. Тора-бара кеше һәрнәрсәгә ияләшә, җайлаша бит. Имтиханның бу төре дә хәзер гадәти күренеш буларак кабул ителә. Әйтик, социаль челтәрләрдә БДИ тапшыруга багышланган төркемнәр дистәләгән. Өлкән сыйныф укучылары анда имтихан тапшыруга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыша, имтихан вакытында җавапларны күчерү ысулларын эзләүчеләр дә бар. Әмма берәү дә имтиханны сүгеп утырмый. Һәрберсе сынауны уңышлы тапшыру турында гына уйлый.
Укучылар мәктәп имтиханнары дигән төшенчәне оныта да башлады кебек.Чөнки балаларны 8-9 сыйныфтан ук БДИга әзерли башлыйлар. Берничә ел элек мәктәпләрдә тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә махсус сынаулар булдырылды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырыла торган дәүләт йомгаклау аттестациясе унберенче сыйныфтагы БДИга әзерлекнең бер этабы булып тора.
Имтихан ел саен камилләшә
Елдан-ел бердәм дәүләт имтиханы үзгәрә бара. Сынауның җитешсез яклары шактый кимеде инде. Беренче елларны кайбер фәннәр буенча сорауларның дөрес бирелмәве, аларның мәктәп программасына туры килмәве турында шелтәле сүзләр яңгыраган иде. Соңгы елларда мондый кимчелекләр турында ишетелгәне юк.
Шулай ук имтихан бирү тәртибе, кагыйдә һәм нормалары да яңартыла бара. Сынауны мөмкин кадәр гадел итү, төрле хәйләләргә юл куймау өчен эшләнгән гамәлләр күп булды. Ел саен диярлек имтихан алучыларны алдарга тырышучы “акыллы башлар” табылып тора анысы, әмма мондый фактлар бик тиз ачыклана.
Үзгәрешләр алга таба да дәвам итәр, мөгаен. Мәгариф җитәкчеләре БДИны камилләштерү турында бик еш сөйлиләр. Әйтик, гуманитар фәннәрдә телдән сөйләнә торган өлешне кертергә, балаларның мәктәптән тыш – спорт, фәнни, иҗади казанышларын да исәпкә алырга кирәк дип сөйлиләр. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та югары уку йортына укырга кергәндә аттестаттагы уртача баллны да исәпкә алырга дигән тәкъдим ясаган.
Быел 1 мең укучыга кимрәк сыналачак
Төп агымда имтиханның ике мәҗбүри предметы буенча 21 меңнән артык Татарстан укучысы сынау үтәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 1 меңгә кимрәк. Сайлау буенча фәннәр арасында быел элеккечә җәмгыять белеме беренчелекне тота. Шулай ук физика, биология һәм тарихны сайлаучы укучылар да күп икән.
Белүебезчә, быелгы БДИның иң мөһим яңалыгы – сынауны уңышлы тапшыру өчен җыярга кирәкле чик баллар инде узган елның августында ук билгеле булды. Рус теленнән – 36 балл, математикадан – 24 балл, физика, химия һәм биологиядән – 36 балл, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) – 40 балл, тарихтан – 32 балл, географиядән – 37 балл, җәмгыять белеменнән – 39 балл, рус әдәбиятыннан – 32 балл, чит телләрдән 20 балл җыелса, имтихан уңышлы тапшырылган дип санала.
БДИның төп этабы 27 май-19 июнь көннәрендә узачак.