поиск новостей
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Март
  • Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) - язучы
  • Илья Никулин - хоккейчы
  • Госман Бакиров (1896-1982) - балалар язучысы
  • Фәхрелислам Агиев (1887-1938) - язучы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
27.12.2008 Җәмгыять

ТАТАР АРМИЯСЕ БУЛЫРМЫ?

Татарстанда көзге чакырылыш тәмамланды. Чәршәмбе көнне соңгы егетләрне Мари Иле, Архангельск һәм Саратов якларына алып киттеләр. Кичә исә Министрлар Кабинетында республика чакырылыш комиссиясенең утырышы узды. Нәтиҗәләрнең былтыргыдан яхшырак булуы әйтелсә дә, бигрәк тә югары уку йортларында җитешсезлекләрнең күп булуы телгә алынды.

Һәрвакыттагыча, армиягә җибәреләсе егетләр саны буенча Татарстан планны 100 процентка үтәгән. "Солдатка киткән егетләрнең физик һәм рухи әзерлеге яхшырган булып чыкты, – дип сөйләде Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов. – Егетләргә белгечлек бирү мәсьәләсендә дә алга китеш бар. Әмма барыбер армиягә китүчеләр арасында 1778 кешенең бернинди дә һөнәри белеме юк иде". Киләчәктә андыйларны нинди дә булса һөнәргә өйрәнерлек частьларга җибәрү күздә тотыла. Моратов тагын бер уңай үзгәреш дип министр һәм башка эре түрәләрнең улларын армиягә җибәрүен телгә алды.

 

Тулырак мәгълүматны Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде. Көзге чакырылыш барышында 31 мең 579 егет чакыру ал­ган. Аларның 98,9 проценты комиссариатларда тикшерү узган. Эзли торгач, качып йөрүче 2 мең 826 егетнең эзе­нә төшкәннәр. Армиягә исә барлыгы 6 мең кешене җи­бәргәннәр. Аларның 1183е хәрби-исәп белгечлегенә ия. "План үтәлде, чакырылыш барышында кимчелекләр булмады", – дип хисап тотты генерал. Әмма сүз югары уку йортлары, дөресрәге, вуз бетерүчеләрнең армиягә бару-бармавы мәсьәләсенә килеп җиткәч, сораулар да булды. Быел Татарстанда армия яшендәге 5 мең 377 кеше диплом алган икән. Яз көне солдатка югары белемле 1 мең 466 егетне озатканнар. Ә кө­зен – азрак. Бу аңлашыла да. Хәрбиләр язгы чакырылышны 15 июльгә кадәр сузып, диплом алган егетләрне шунда ук армиягә озатуны максат итеп куйды. Ә көзгә кадәр аларның кайсы кая югалып бетә.

 

"Кайбер вуз җитәкчеләре югары белем алган егетләр армиядә хезмәт итмәсә дә була дигән фикерне алга сөрә, – дип сөйләде Моратов. – Әгәр вузларда белем алучы егетләрнең армиягә китүе түгел, ә аларның кулларына комиссариатка чакыру тоттыруыбыз белән мактанабыз икән, безнең башкарган эшебез дә шул кадәр генә". Соң­рак КДУ ректоры Мәкъзүм Сәләхов повестка тапшыруның чыннан да җиңел түгеллеген, әмма соңгы вакытта бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр барлыгын әйтте. Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасарын тагын бер нәрсә гаҗәпләндергән икән. "Ни өчендер коммерция вузларын тәмамлап армиягә китүчеләр саны дәүләт уку йортларыныкына караганда күбрәк, – дип аптырады ул. – Ә бит беренчеләре үз хисабына белем ала, димәк, аларның армиягә китмәү ысулларын табу өчен акчасы да күбрәк булырга мөмкин. Икенчеләре исә дәүләт акчасына укый да, аннары дәүләт каршындагы бурычларын үтәми". Моратов бу хәлне парадокс дип бәя­ләде. Икенче парадоксны исә генерал Погодин уйлап тапты. Комиссарны вузда белем алучыларның сәламәтлеге башка егетләрнекеннән начаррак булуы гаҗәпләндерә. Әллә "яшеренгән авыру"ларны ачыклау мөмкинлеге күбрәк микән? Гомумән алганда исә, Татарстанда армия яшендәге егетләрнең 73 проценты хәрби хезмәткә яраклы булып чыккан.

 

Билгеле булганча, соңгы елларда Татарстан егетләренә бер тирәдәрәк хезмәт итү мөмкинлеге бирергә тырышалар. Бу – армиядә якташларыбызның проблемалары азрак булсын өчен эшләнә. Күптән түгел, мәсәлән, Тоцкидан берьюлы 16 егетне Самарага күчерделәр. Кайбер матбугат чаралары исә әлеге вакыйганы милли частьлар төзү дип бәяләде һәм "татар роталарының барлыкка ки­лүе"ннән куркуларын сиздерде. "Ахмаклык бу, – дип үз сүзен әйтте Равил Моратов. – Республикадан армиягә ки­түчеләрнең ничәсе татар, күпмесе урыс милләтеннән булуын да белмибез хәтта. Алар барысы да Татарстан егетләре. Нишлисең, безгә игътибар күп бирелә. Чөнки эшлибез, кимчелекләр бар икән, төзәтәбез".

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 258 | 27.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы