06.05.2013 Мәдәният
Татар, урыс һәм тере су (Сокровища О.К. фильмына кагылышлы)
«Сокровища О.К.» фильмында урыс һәм татар арасындагы күптәнге һәм шактый четрекле дуслык идеясе бар.
Казан халкы ике ел көткән «Сокровища О.К.» дигән маҗаралы комедиясен (продюсер Вадим Быркин, режиссер Дмитрий Коробкин) 22 апрельдә «Киномакс» үзәгендә журналистларга тәкъдим иткәннәр иде. 1 майда, хан хәзинәләре турындагы фильм, ниһаять, дөньяга – киң җәмәгатьчелек хозурына чыкты. Прокат географиясе Россия белән генә дә чикләнмәячәк икән.
Фильмда урыс һәм татар арасындагы күптәнге һәм шактый четрекле дуслык идеясе бар. Беренче чиратта бу идея төп рольләрне башкаручылар аша җиткерелә, алар – эстрада йолдызы Алексей Воробьев (Кирилл) белән Казанның «Эфир» каналы алып баручысы Эльвира Ибраһимова (Гөлнара). Аларны матур пар дип әйтү генә аз, алар – Казанның үзе кебек – Көнбатыш белән Көнчыгышны берләштерүче символлар. Алексей – сары чәчле, зәңгәр күзле «көмеш кенәз», Эльвира – ханбикәдәй горур, зифа буйлы, әкияти гүзәлләргә тиң – бер бите ай, берсе кояш.
Әмма татар һәм рус халыкларының бер-берсеннән аерылгысыз язмыш җепләрен сурәтләү башка персонажлар – Әҗем бабай (Сергей Шакуров) белән Иван бабай (Сергей Никоненко) җилкәсендә. Геройлар бик күптәннән... 1552 елдан бирле таныш...
Грандиоз тарихи флэшбэк Казанны яулап алу вакытына алып кайта. Утлы туплар сызгыра, атлар чаба (бу күренешләрне павильонда роботлар ярдәмендә төшергәннәр дип уйламассың да). Сөембикә хәзинә серләрен кемгә ышанып тапшырырга дип баш ватканда, туп шартлап җир ярыла, һәм ханбикә яшеренгән җиргә шәһәрне яудан саклаучы яшь Әҗем (Әнвәр Хәлилулаев) килеп төшә. Сөембикәнең күзләрендә очкын кабына. Ул шушы батыр егеткә хәзинәнең картасын, яшерен ишеккә ачкыч булган хәнҗәрне һәм, тиешле вакыт җиткәнче серне саклый алсын дип, сихерле тере су тапшыра.
Ут эчендә калган Казаннан качканда Әҗемгә укчы Иван ташлана (бик мөһим деталь: укчы – качак, дезертир, ул бары тик үзенә азык эзләүче генә). Көрәшкәндә карта урталай ертыла, ә Әҗем каты яралана. Тик Иван тере су белән сусавын баскач, шешәне җиргә ыргыта. Тылсымлы су, Әҗемнең күкрәгенә агып, егетне терелтә. Әҗем исән кала һәм, Иван кебек үк, мәңгелеккә тиң озын гомергә ия була.
Кабан күленең хәзинәләренә игътибар ажиотаж дәрәҗәсенә җиткәндә Әҗем белән Иванга инде 400 яшь. Араларында ни генә булуга карамастан, XXI гасыр җиткәч, икесенең дә күрешәсе килә. «Бергә кысан булса да, аерым яшәр хәл юк» – Әҗем белән Иванның мөнәсәбәтләре фильмда әнә шулай билгеләнә.
«Сокровища О.К.» фильмында урыс һәм татар халкының аерылгысыз язмышларын комедия рәвешендә дә күрсәтәләр. Фильм башында актёр Гоша Куценко Казанны яулаучы горур һәм гайрәтле Явыз Иван образында. Хәзерге заман вакыйгалары сурәтләнгәндә исә, Куценко, олы яшьтә булуына карамастан һаман да әнисенең итәгенә ябышып йөрүче умырткасыз бер каравылчы. Ул Сөембикә манарасын(!) саклый.
Фильм авторларының фикере аңлашыла: элеккеге яулап алучылар җирле халык арасында эреп юк булган, йөрәкләрдәге көрәш ялкыны күптән сүнгән, шул ук Явыз Иванның оныклары да янәшәбездә генә яши, тик без дә, алар да бу турыда белми. Урыс һәм татарның дуслыгы – кара канга буялган, ләкин җан бирүче тере су белән дә юылган...
Галия ЗӘЙНУЛЛИНА
Сәхнә
№ |