• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 20 Октябрь
  • Әсгать Сәфәров - дәүләт эшлеклесе
  • Нәбирә Гыйматдинова - язучы
  • Алсу Каюмова - актриса
  • Мостай Кәрим (1919-2005) - язучы
  • Александр Сладковский - дирижер
  • Ленар Фәйзетдинов - журналист
  • Вахит Юныс (1930-2006) - язучы, дипломат
  • Фәнәвис Дәүләтбаев - язучы
  • Хәләф Низамов (1941-2013) - дәүләт эшлеклесе
  • Әзһәр Габдуллин (1923-1993) - композитор
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
05.05.2013 Мәдәният

Камал театры "Кара чикмән" белән саубуллаша

6 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Геор Хугаев пьесасы буенча куелган “Кара чикмән” спектакле соңгы мәртәбә күрсәтеләчәк. Дан казанган әлеге спектакльнең премьерасы 2002 елның 7 ноябрендә булган иде.

Һәр театр-йорт мифлар һәм риваятьләр, истәлекләр һәм йолаларга бай. Татар сәхнә сәнгатенең флагманы – Камал театры да искәрмә түгел. Театр коллективын 40 елга якын җитәкләгән баш режиссер, СССРның халык артисты, вакытсыз киткән Остаз – Марсель Сәлимҗановның туган көнен премьера белән билгеләп үтү традициясе нәкъ менә “Кара чикмән”нән башланды. Бу традицияне аның шәкерте һәм дәвамчысы, “Кара чикмән”не сәхнәгә куйган Фәрит Бикчәнтәев кертте.
 
Геор Хугаев пьесасына беренче булып игътибар итүче дә Марсель Сәлимҗанов була. Ул аны репертуарга ала һәм “Баскетболист” дөнья күргәннән соң ук репетицияләргә керешергә ниятли. Әмма нияте тормышка ашмый. 2002 елның мартында режиссер арабыздан китте... Булачак спектакльнең формасына килгәндә, Фәрит Бикчәнтәев баштан ук спектакльнең мәгънәсен ачып бирерлек жанр – музыкаль драмага туктала. Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова һәм аранжировщик Юрий Чаплин белән бергә көйләр партитурасы иҗат ителә. Балетмейстер Олег Николаев биюләр һәм кайбер күренешләрдәге пластик хәрәкәтләрне куя. Спектакльнең сәнгати дөньясын – салкын тондагы конструкцияләр, арткы пландагы хыялый тауларны Сергей Скоморохов тудыра. Киемнәр – Людмила Волкова иҗаты. Спектакльнең төп өстенлекләре –Юныс Сафиуллин башкарган искиткеч тәрҗемә һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалив иҗат иткән җыр сүзләре.
 
Әмма теге яки бу спектакльнең уңышын билгеләүче төп фактор булып режиссер туплаган актерлар ансамбле кала бирә. “Кара чикмән”нең “йолдызлы” составы турында искщ алганда 10 ел элек Л.Хәмитова, Р.Бариев, И.Хәйруллин, Л.Рәхимова кебек актерларның бүгенге дәрәҗәгә ия булмауларын да искәртү зарур. Ләйсән Рәхимова ул чорда театр сәнгатендә беренче адымнарын гына ясый иде. Репертуардан тиз алынган “Җирән чичән” спектаклендә формалашкан Хәмитова-Хәйруллин дуэтына әле вакыт сынавын узарга кирәк. Спектакльдә Көтүче ролен башкарган Радик Бариевның актерлык сәләте гадәттән тыш көчле булып ачылды. Берничә ел элек спектакльгә бәрән Башлы ролендә яшь артист Алмаз Гәрәевнең кушылып китүе дә табигый булды. Театрның хәзерге директоры Илфир Якупов та озакка сузылмаган артистлык чорында әлеге спектакльнең күмәк күренешләрендә уйнап алырга өлгерде. Хәер, моны массовка гына дип атап булмый. Спектакльнең тирән мәгънәләре һәм сәнгати тышчасы да темп һәм ритм, вакыйгалар динамикасын һәм атмосферасын тудыручы күмәк биюләр катлавында урнашкан. Шуңа күрә, ялгышудан курыкмыйча, “Кара чикмән”не артистларның иҗат биографиясендә борылыш чоры дип атарга мөмкин. Катнашучыларның кайберләре спектакль ярдәмендә россиякүләм танылу ала, ә Таҗетдинов, Шәрәфиев, Гайнуллина кебек сәхнә корифейлары өчен бу, беркадәр иҗади тынлыктан соң, яңа сулыш ачылу була һәм аларның труппада әйдәп баручы позицияләре ныгый.
 
Шулай да, спектакльнең төп табышмагы, тарту көче нәрсәдә соң? Ни өчен “Кара чикмән”не театрның йөзе булырдай спектакльләрнең берсе дип атыйлар? Спектакль җиңү яулаган күпсанлы фестивальләрнең жюри әгъзалары күңеленә нәрсәсе белән үтеп кергән? Ни өчен Казан тамашачысы өчен дә, республикадан читтә дә “Кара чикмән” “Зәңгәр шәл” кебек үк татар театрын гәүдәләндерә? Бурыч, хыянәт, үзеңне корбан итү хакындагы әлеге мәсәл күңелне нәрсәсе белән шулкадәр кузгата соң?
 
Аны “Зәңгәр шәл” белән чагыштыру очраклы түгел һәм бу урынлы да. Хәзерге заман татар театрының барлыкка килүендә, аның “гомуми”дән аерылган үз йөзен эзләү юлында, халыкның менаталитетына тоташкан иҗади үзенчәлеген формалаштыруда музыкаль-драма жанры әһәмияле роль уйный. Аның башында К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев тора. Күп кенә катлаулы әйберләрне тамашачыга тышкы сәнгать чаралары аша җиткерү мөмкин икән бит. “Чикмән”нең режиссеры шуны раслады – әлеге жанр хәзер дә актуальлеген югалтмаган: ул халык арасында әле дә танылган һәм шул ук вакытта үзенә катлаулы фәлсәфи, экзистенциаль мәсьәләләрне сыйдырырга сәләтле.
 
Режиссерның иҗат биографиясендә “Кара чикмән” аерым урын алып тора. Бу аның баш режиссер буларак куелган беренче спектакле. Остазга эпитафия. “5”легә тапшырылган иҗади өлгергәнлек имтиханы. “Кара чикмән”не кую 40 яшьлек Бикчәнтәев өчен яшьлек режиссерлыгы белән хушлашу иде. Ун елдан соң моның нәкъ менә шулай булуы шик тудырмый. “Казан сөлгесе” һәм “Go!Баламишкин”, “Гөлҗамал” һәм “Диләфрүз-remake”ны куйганда да “Кара чикмән” тәҗрибәсенең кирәге чыга. “Яшь йөрәкләр” һәм “Зәңгәр шәл”нең дә нигезендә шул тәҗрибә ята, иң мөһиме – ул театрның яңа эстетикага – көнкүреш чынбарлыгыннан китеп, халыкчан театр башлангычына кайту, уен башлангычын психологик башлангыч белән берләштерүгә, гадәтләргә тугры калып, яңа театр теле эзләүгә хокукы барлыгын раслады. Тагын шунысы – “Кара чикмән” үз тирәсенә театр белән җитди әңгәмә корырга сәләтле тамашачыны туплады. Хәзер без белгән Камал театрын “Кара чикмән” спектакленнән, аның эстетик юнәлешкә йогынтысыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу – аерылып тора торган әсәр. Ул инде тарих казанышы.
 
2013 елның 6 маенда театр спектакль белән хушлашачак. Ул озын һәм лаеклы тормыш кичерде, әле үз көчен югалтмады, әмма коллективның кыюлыгы һәм зирәклеге дә шунда – тормыш егәрлеге саекканчы, форма яңалыгы әһәмиятен җуйганчы, сәхнә һәм зал арасындагы гаҗәеп энергия алмашы тукталганчы спектакльнең гомерен өзүдә. Театр сәнгате – мизгеллек, һәр нәрсә “монда” һәм “хәзер” бара, иң эпохаль хезмәт тә вакыт һәм тарих агышында эрергә мәҗбүр. Театрның йомшак ягы, тормышны раслаучы башлангычы да шунда. Спектакль мәңгелеккә күчә. Озакламый ул бөтенләй риватькә әйләнәчәк.
 
Спектакльгә кагылышлы фактлар:
• Премьерасы 2002 елның 7 ноябрендә булды.    
• Премьера Марсель Сәлимҗановның истәлегенә багышланды.
    
Бүләкләре:

• Төрки халыкларның VIII “Нәүрүз” Халыкара фестивалендә Гран-при;
• II “Музыкальное сердце театра” Бөтенроссия фестиваленең өч төп премиясе (Гран-при, иң яхшы режиссер эше, иң яхшы актер, Мәскәү, 2007);
• XIII “Белая Вежа” Халыкара фестивалендә Гран-при һәм иң яхшы ир-ат роле өчен бүләк (Брест, 2008).


---
Камал театры
№ --- | 05.05.2013
Камал театры печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№24 (840838) / 25.05.2013 16:56:39

театрын ин матур спектакльлэренен берсе иде. сюжеты кызыклы, сэхнэгэ куелышы кызыклы хэм бик музыкаль. Искэндэр йорэклэрне эсир итте. Тузэр ролендэ башка берэр артист булса, "Чикмэн" бу хэтле унышларга ирешмэгэн булыр иде. Маладис, Жегет.

№23 (839501) / 07.05.2013 11:50:45

Рэхэтлэнеп карадым кичэ. Сонгы тамаша булуын белеп тору монсу булса да, халык бик яратып кабул итте.
Уен искиткеч булды!

Рэхимовага,Люциягэ Хэйруллинга тагы бер кат афэрин.

№22 (839495) / 07.05.2013 11:21:35

Авыл апае, туҗе молодис

№21 (839494) / 07.05.2013 11:20:29

бөрчә,
молодис чын сыер савучы шундый була махы бирмә

№20 (839489) / 07.05.2013 11:04:39

Камаллылар, афәрин! Кичәге спектакль күңелләрдә озак сакланыр! Чыннан да әлеге спектакльне караган саен карыйсы килеп тора иде. Гадәттә театрлар спектакльнең премьераларын билгеләп үтәләр. Спектакль белән хушлашу моңсу күренеш булса да кичә театрда җылы атмосфера хөкем сөрде. Рәхмәт сезгә җылы хисләр өчен!

№19 (839467) / 06.05.2013 23:13:27

Европа тарихчылары татарларның атларыныд 40 смлы карда да тибенеп үзләренә ашарга табулары, ә татарларның үзләренең шул 20 градуслы сукыкта да, шул бөркәнчәләрен җәеп я кар өстенә ятып йоклаулары, ә аннан соң иртән, берни дә булмаган кебек, өшемичә, суыкка бирешмичә торып китүләре турында ушлары китеп язып калдырганнар.
Татарлар – плащ-палатканы, иң камил плащ палатканы уйлап тапкан халык.
Татарның бар Европаның ушын алган шул бөркәнчәсен, шул плащ-палаткасын ниндидер бер чикмәнгә әйләндергәч, Казанда данлы татар тарихын белгән бер кеше дә юк инде, һәрхәлдә шул спектаклне куючылар, аны татарчага тәрҗемә итүчеләр, аны караучылар арасында.

№18 (839458) / 06.05.2013 22:38:01

Татарның бөркәнчәсе - ул плащ-палатка кебек булган, киездән эшләнгән. Аны юлчылар да кигән, дәрвишләр дә үзләре белән йөрткән, мал көтүчеләр өчен дә ул иң кирәкле кием булган. Тик бөркәнчәнең төп кулланылышы Чыңгыз армисе гаскәрләрендә булган, алар аны походлар вакытында җил-буран, кар-яңгырдан саклану өчен кулланганнар, һәр сугышчының зарури атрибуты булган ул бөркәнчә, сугыш кораллары, бөрдек кебек үк. Чабуы җиргә кадәр үк диярлек булган җылы киез бөркәнчә эченә кереп йоклаган татар, элек поход вакытында, аннан соң аны, ат барган уңайга, атка сыртына салып киптереп, аннан соң, төреп бәйләп, ияргә элеп куя торган булганнар. Чыңгыз татарларының, безнең ата-бабаларыбызның иң яхшы атрибутларының берсен, татарның данын, татарның бар башка халыкларга да керкән ачышын, шулай итеп, безнең Казан томаналары чикмәнгә әйләндереп тә куйганнар. Татарларның ул бөркәүләре турында күп тарихчыларда бар, татарлардан күреп, башка армиләргә дә бөркәүне армиягә кулланышка керткәннәр.

№17 (839423) / 06.05.2013 21:08:33

Асыл куп мэртэбэ ашасан хэлвэ дэ туйдыра,юкны сойлэмэ,хэттэ яшь хатын да.

№16 (839420) / 06.05.2013 21:04:26

Бүгенге көндә театр репертуарындагы иң көчле әсәр иде. Кайсы яктан караган очракта да. Күп мәртәбәләр карап та, туйдырмый торган спектакль. Кызганыч. Инде алмаш көтеп карыйк.

№15 (839369) / 06.05.2013 07:33:46

бөрчә!

№14 (839341) / 05.05.2013 21:06:54

Мисыр безнен абзар артында.

№13 (839340) / 05.05.2013 20:46:43

сыер саучыга кирәк инде ул ял. ГМО ашап, миегездә сырлар бетмәгән булса, уйлап карагыз. Сыер саучы иртәнге өчтә торып, өендә ике өч сыерын савада фермага китә. сәг.9лар тирәсендә кайтып, чәй эчсә- эчә эчмәсә юк, тагын үз лапасына. Иртәнге эшен бетереп, ире эштән кайтуга әбәт әзерләп бетерүгә, көндезге мал карау вакыты- чаба фермага сыер ычкындырып астын чистартырга. 12 нче яртыдан икенче яртыга кадәр тагын фермада. Өчтә фураж алырга чаба. Сыерларын савып, өенә кайтканчы тугызынчы китә, ә өйдә тагын 2- 3 сыер көтеп тора. Менә шулай ул, шәһәрдәгечә сигез сәг. эшләгән кыяфәт чыгарып, гайбәт сатып кына кайтмый авыл халкы, аның курортта типтерергә, сөяркәләр имит итәргә вакыты юк. Ирен дә йокы аралаш кына капшап юллап таба

№12 (839338) / 05.05.2013 20:33:44

авыл апае узен кайда ял итэсен,мисырдадыр инде.

№11 (839336) / 05.05.2013 20:22:30

Ха, сыер саучыга ял кирәк түгел имеш. Кем әйтте? Менә берәр айга шәһәрегездән алмаш кайтартып даяркене дә җибәрсеннәр иде әле ялга. Берәз натуралный сыер сөте эчеп, фирмы җәйләвендә кызынып матурланып китәр идегез ичмаса, кеше чәйнәп кенә утырмас идегез.

№10 (839334) / 05.05.2013 19:56:51

жэйге ялга китэлэр,чит иллэргэ ял итэргэ
,сэнгать олкэсендэ эшлэучелэргэ ял кирэк,ял ул сыер савучыларга хэм башка колхозникларга гына кирэк тугел

№9 (839331) / 05.05.2013 19:30:51

""Камал театры "Кара чикмән" белән саубуллаша""
?!?.
Сәпсимгәме саубуллаша? Камаллар кая китәләр? Ябалармени тиәтерне?
Мескен әртисләр кая барырлар инде? Хайван асырый башласалар гына инде...
Писса язарга Туфан да юк. Тарала алайса тиәтер.
Җәль, тиәтер буфитында кәеф-сафа кырып кайта идек...

№8 (839321) / 05.05.2013 18:40:38

Әдәби тәрҗемә сүзгә-сүз булмый ул. Худоңественный перевод дигәнне ишеткәнең юкмы әллә? Ябынча-бөркәнчәләргә Караганда чикмән матуррак яңгырый, минемчә. Эш исемдә мени? Кирәкмәгәнгә бәйләнмәгез әле. Төзәтәсе хаталар бик күп.килешәм. Башка җирдә.

№7 (839308) / 05.05.2013 17:27:06

Вот именно!

№6 (839304) / 05.05.2013 17:03:33

Чикмән булмагае, чорт булсын, карарлык тамаша булсын! Халык йөреп торган килеш, ни пычагымы алалар? "Әлмәндәр"35 ел барды. алмасалар, бу да шулай барачак!

№5 (839290) / 05.05.2013 14:51:58

татарча чикмэн,русча чукман була,наданнар.

№4 (839289) / 05.05.2013 14:51:41

Нигэ репертуардан алалар сон,хич анламыйм? Эллэ йоруче калмадымы,шундый кызык спектаклгэ?

№3 (839288) / 05.05.2013 14:44:36

Википедиядән булса да кара инде, чикмән дә күргәнең юкмыни, чикмәндә кул бөркәнчә эчендә калмый, - төп аермасы.

№2 (839282) / 05.05.2013 14:12:18

Бөркәнчәнең ни икәнен белдек. Чикмән нәрсә була суң?

№1 (839275) / 05.05.2013 12:08:13

Татарның бөркәнчәсен татарчага чикмән дип тәрҗемә иткән Казан халкы телен онытуда, манкортлыкта килеп җиткән инде соңгы чиккә.
Черная бурка - татарча Кара бөркәнчә (бөркәү) була ул. Урысның буркасы - татарның бөркәвеннән (ябынчасыннан) алынган. Бөркәүнең чикмәнгә ни катнашы бар да, ни ошашлыгы бар соң? Бөркәнчәне белмәсәләр, ябынча дип булса да тәрҗемә итәрләр иде.
Татар телен онытып бетермәгән тәрҗемәчеләр бар бит әле ул, нигә шуларга булса да мөрәҗәгат итмиләр микән соң, үзләре татарча белмәгәч?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar