04.05.2013 Җәмгыять
Мине аңларлармы икән?
Самара өлкәсе төрмәләренең берсендә тоткынлыкта яшәүче М. И. Кәрим (ул безгә шул исем астында яза) үзенең хатларын редакциягә үткән елның август башларында ук җибәрә башлаган иде. Ләкин аның исемен дә, төгәл фамилиясен дә белмибез. Үзе язуынча, ул төрмәгә эләккәнче Татарстанда яшәгән, яшьрәк чагында Себердә эшләп алган. Сәламәтлеге какшый башлагач, яңадан туган ягына кайтып урнашкан һәм, педагогия институтын тәмамлап, иҗатка бирелгән.
“Мин соңгы елларда җырлар, шигырьләр, поэмалар, чәчмә әсәрләр язу белән шөгыльләнәм, тик әлегә аларны укучыларга тәкъдим иткәнем юк диярлек. Татарстан сәхнәләрендә җырланган җырларга өлешем күп керде дияргә була, чөнки мин җырлар эшкәртү, музыка коралларында уйнау методикасына өйрәтү өстендә дә эшлим. Бу эшемне халык белмәсә дә, мин барыбер моның белән горурланам... Россиянең күренекле язучылары, композиторлары, баянчылары, җырчылары белән аралашып яшәгән кеше мин.
Тик үзем турында күп язасым килми. Туганнарыма, дусларыма бик хәтерем калды. Тоткынлыкка килеп эләгүем, аларның миңа ышанмаулары сәламәтлегемне бик нык какшатты. Бөтен хыялым – язмаларымны, җырларымны, шигырьләремне туган илемә, халкыма кайтару. Дөнья хәлен белеп булмый”...
Тоткынлыкта булса да, М. И. Кәрим һәм андагы башка татарлар “Бердәмлек” газетасын даими укып баралар, дип аңладык. Безнең өчен бу куаныч, әлбәттә. Гомумән, аның хатларында татар теленең киләчәге турында уйланулар байтак: “Татар булып туу гына аз, татар булып яши белергә кирәк. Габдулла Тукай, Муса Җәлил кем дип сорасаң, татарларның барысы да җавап бирә алмый шул. Мәктәпләр уртак белем бирүгә генә басым ясый хәзер, ә менә ана теле дигән төшенчә онытылып бара. Рус теле төп аралашу теле булса да, үз телебезне белмәү - ярый торган хәл түгел.
Менә сез, Эльмира ханым, тоткынлыкта татар егетләре бармы, дип сорыйсыз. Бар, кызганычка. Нәкъ менә татарча (кешечә, дип аңлагыз) яши белмәгәнгә, без монда да инде. Шулай да, сездән килгән кечкенә генә хат егетләрдә зур кызыксыну тудырды, бүген дә ул кулдан-кулга йөри. Ник дисәгез, “Бердәмлек” газетасы - безнең Идел-Урал арасында иң күп укыла торган басма бит. Себер якларында яшәгәндә дә сезнең газетаны алып торучыларны белә идем. Биредә дә яратып укыйлар. “Бердәмлек”нең бердәмлек көче зур, кулга алсаң, кат-кат укырлык язмалары бар. Рәхмәт сезгә!” - дип язды ул үзенең берничә хатында.
Менә шундый хатлар алышулардан соң, М. И. Кәрим редакциягә кечкенә генә язмасын да җибәрде. Без аны бүген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез һәм тоткынлык, тәрбия, туры юлга басу темаларына тоткында булучылардан да, хөрмәтле укучыларыбыздан да хатлар көтеп калабыз.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Фәрештә ярдәме
Әлмәт егете Ринат безнең төрмәгә килеп эләккәндә бик һавалы егет булып күренә иде. Тышкы кыяфәте шундый булгангамы, әллә ул иректә чакта дуслык йөрткән компания йогынтысыннанмы, белмим, тик ул башта миңа бер дә ошамады. Әмма татар татар инде. Тора-бара дуслашып киттек. Биредәге законнарны белеп бетермәүче яшь кеше башта минем янга киңәш сорап килгәләде, аннары уртак сүзләр дә табылды. Ә беркөнне ул миңа үзенең бабасы турында сөйләп бирде...
Барый Куйбышев өлкәсендәге авылларның берсендә туып-үскән. Сугыш башланганда ул инде җиткән егет була һәм озакламый аңа да повестка килә. Хушлашу кичендә ул әтисе белән әнисенә: “Сугыштан исән-сау кайтсам, Изгеләр тавына яңа бура бурап куячакмын”, - дип вәгъдә бирә.
Егет сугышны аркылыдан буйга үтеп, Берлинга кадәр барып җитә һәм авылына исән-сау әйләнеп кайта. Әмма нәзерен онытмый, кайткач ук балта-пычкысын ала да, арбасын тартып, урманга чыгып китә. Өч тапкыр аннан агач-бүрәнәләр китереп арыган егет дүртенчесендә туктап ял итәргә утыра һәм үзе дә сизмичә йокыга тала. Әкрен генә дәшкән тавышка уянып китсә, каршысында ак сакаллы карт басып тора икән. Ул артык күп сөйләшеп тормыйча, Изгеләр тавына кадәр егетнең арбасын тартышып бара да, дога укып башыннан сыйпаганнан соң, кинәт юкка чыга.
Бу хәлдән аптыраган егет кичен барысын да әти-әнисенә сөйләп бирә. Картлар шатланышып: “Улым, син изге юлда, сиңа фәрештә ярдәм иткән бит”, - дигәннәр...
Әйе, искиткеч хәл. Тормышның кеше аңлый алмый торган мизгелләре тоткында чакта бигрәк тә сәер булып тоела шул. Мондыйны Аллаһы Тәгалә генә эшләп күрсәтә ала. Ринат та уйлана башлаган, күрәсең. Соңгы вакытларда аның кулында еш кына Коръән китабын күрергә була. Томаланып-ябылып яткан егетнең күзләре ачыла башлаган ахыры. Беркөнне яныма килеп, күңелемне тагын да җылытып китте: “Абый, туган якларыма исән-сау кайта алсам, үз кулларым белән сигез кое казыйм. Һәрберсе янына шомырт, сирень агачлары утыртам”, - дип хыялланды. Амин, Ринат энем, шулай була күрсен.
- Тик сәламәтлегең начар бит, ничек эшләрсең икән, - дип борчылдым мин.
- Юк, юк абый, Аллаһыга ышанып, Коръән китабы укый башлаганнан бирле үземне бөтенләй башкача хис итәм...
... Мин егетне озата чыктым. Ул нәрсәдер әйтеп бетермәгән кеше кебек бераз уйланып торганнан соң күзләремә туры карап:
- Ә мине аңларлармы икән? - дип сорады.
М. И. КӘРИМ.