03.05.2013 Җәмгыять
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Камышлы районының Иске Ярмәк авылы халкы тирә-якка кунакчыллыгы, бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән танылган. Авылдашларның менә инде ничәмә-ничә буыны үзара туганлашып-кодалашып яки туганнардан да артыграк дуслашып гомер итә.
Авылыбыз бай тарихи хәзинәләре белән дә горурлана ала. Моның сәбәбе, бәлки, бу җирләргә беренче килеп урнашкан татарларның динне, телне һәм гореф-гадәтләрне югалтмаска тырышуларында яшеренәдер. Россия патшасы Петр Беренче 1722 елда халык санын исәпкә алып, башка милләт халыкларын чукындыру сәясәтенә керешкәч, мөселман халкы аулаграк урыннарга качып киткән. 1737 елда Ярмөхәммәд Туйбакты улы Хөсәенов та үзенең бабасына - Асылхуҗа Маҗак улы Хөсәеновка 1516 елда Казан ханы Мөхәммәд-Әмин тарханлыкка биргән җирләргә күчеп килә. Шуннан соң бу авылга нинди генә халык килеп урнашмаган икән! Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителәсе нәсел хәтта гарәп иле Оманнан килеп чыккан, дигән фикер бар.
Башта аларның нәселе Сура елгасы буендагы Токшым авылында яши. Ә 1780 елда Йосыф Шатлановның биш баласы - Әмир, Зәбир, Надыйр, Корбангали һәм Гөлди Ярмәк өстендәге Урта Имәнлек урманына килеп урнашалар. Бераздан Корбангали исемле туганнары вафат була, һәм аны шушы урман аланында җирлиләр.
Ул елларда Ярмәк тирәсе куе урманнарга, кыргый җәнлекләргә бай була. Шатлановлар ауга йөреп, кыргый умарталардан бал җыеп гомер иткән чакта Сок елгасы буйлап авылга якынлашалар һәм этләр өргән тавыш ишетәләр. Монда авыл барлыгын белгәч, алар авылга керергә рөхсәт сорыйлар. Тик авыл халкы башта аларга шикләнебрәк карый: “Сез нинди милләттән, нинди диннән, кайдан килдегез?” - дип сорау алалар, чөнки аларның киеме бөтенләй башка була. Ирләр озын ак күлмәктән йөргәннәр, озын чәч һәм кара сакал җибәргәннәр. Татарча сөйләмнәре дә бераз башкачарак яңгырый.
Туганнар ерак бабаларының берничә гасыр элек Оман исемле җирдә яшәүләре, үзләренең гарәп кавеменнән булулары турында сөйләгәч, авыл картлары үзара киңәшә башлыйлар: “Әгәр без боларны авылга кертмәсәк, Сосна мукшылары мәҗбүриләп чукындырырлар да, без Аллаһ каршында гөнаһлы булырбыз”, - дип авылга керергә рөхсәт бирәләр һәм, морҗа саен 3 сум салым салып, чәчүлек җирләрен аз биреп, төрле шартлар куялар. Шатлановлар берничә ел буе шулай иза чиккәч, Соснадагы старшинага барып зарланалар. Шуннан соң гына аларга башкалар белән тигез хокук бирелә.
Бүгенге көндә дә аларның нәсел дәвамчылары авылда да, Россиянең төрле почмакларында да яши. Әмирнең туруннары Ришат һәм Рөстәм Шаһиевлар, Рөстәм Әхмәдуллин, Иске Ярмәк тарихы китабын туплаучы Гатиятулла бине Әхмәдулла кызы мәрхүмә Әнисә апа Әхмәдуллина, Зәбир оныклары Фәһим һәм Фаил Әхмәтгалиевлар, Нуркәшиф абый Гарифуллин, аларның балалары һәм оныклары билгеле. Бу нәселнең шәҗәрәсе бик зур урын алып тора.
Урта Имәнлектәге Корбангали кабере белән янәшә тагын ике кеше күмелгән. Икенче кабер Гөлди сеңелләренеке булса кирәк, ә өченчесе кемнеке икәнлеге билгесез. Ярмәк халкы бу каберләрне саклап, шул тирәдән узган саен туктап, дога кылып китә. Авылыбызның күркәм карты мәрхүм Хөснелгата бабай Сәлахов бу урынны үзенең балаларына да күрсәтеп калдырган булган. 12 гектар тәшкил иткән авыл зиратын тимер койма белән тотып алуны берүзе оештырган бу карт авыл тарихын яхшы белүе белән дә дан тота иде.
Без, бер төркем мәчет әһелләре, әле үткән елда Урта Имәнлек урманына барып, әлеге каберләрне тәртипкә китердек һәм өсләренә тимер чардуган куйдык. Мәчет картлары Хәйдәр Низамиев, Мидхәт Рәхимов, Фаил Әхмәтгалиев, Нәгыймулла Гәрәев, Мәҗит Йосыпов, Таһир Рәхимов, Тәлгать Ваһаҗев, Фәрит Вәлиәхмәтов, Минсәхи Хәлимов, Җәлил Сәлахов һәм Наил Рәфыйковка, авылның “Милосердие” шәфкатьлелек оешмасы егетләренә һәм бу эшкә өлеш керткән барча авылдашларга рәхмәт сүзләре һәм изге догаларбызны юллыйбыз. Рәсүлебезнең бер хәдисендә “Каберлеккә аяк белән басуга караганда, утлы күмергә басуың хәерлерәк", - диелгән. Шуңа күрә кайчангы булсалар да, каберлекләр тапталмаска, анда күмелгәннәр дога белән искә алынып торырга тиеш.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Рәсемдә: Урта Имәнлектәге каберләрне чистарту вакытында.
Имам Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ
Бердәмлек
№ |