|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.05.2013 Авыл
Җир-ананың каргышын алмыйкАтна ахырында республиканың Әлки, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Зәй һәм башка кайбер районнары хуҗалыкларында булган идек. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә – чәчүлек җирләренә карашның төрле хуҗалыкларда төрлечә булуы. Кайбер район чикләрендә, бигрәк тә җитәкчеләр сирәк йөри торган ышык урыннарда озак еллар дәвамында чүп үлән үрчетеп ятучы ташландык җир кишәрлекләре генә түгел, хәтта уңышы җыелмаган иген кырларын очратырга була икән. Аерым алганда Нурлат районының Аксубай хуҗалыклары белән чиктәш кырларында уңышы җыелмаган йөзләрчә гектар рапс бүген дә сабакта утыра. Шнайдер исемле инвестор кырлары, диләр. Аның исә бу кырларны килеп күргәне дә юк бит, дип сукрана җирле халык.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|