30.04.2013 Юмор
Урындыклы конферансье (“Мә, мәзәк!” рубрикасы)
Икенче класста укыганда, Дәрҗия Аппакованың «Туган тел» китабындагы «Минем атым» дигән шигырен смотрда сөйләп, район сәхнәсенә үттем. Анда Мактау грамотасы һәм китап белән бүләкләнгәч, сабый күңелем күтәрелеп-дәртләнеп китте...
– Юмористик шигырьләр кулай икән сиңа, – диделәр тәүге укытучым Дания апа Фәләхова белән өлкән пионервожатый Саимә апа.
Менә шуннан соң бәйрәм саен сәхнәгә менә башладым. Мәзәкләр дә сөйләштергәлим. Авыл мәдәният йорты директоры, нәфис сүз остасы Мөдәррис абый Фәсхетдинов белән (ул озын гәүдәле иде) парлы конферансье ясап, хәйран тамашачыларны таң калдырдык. Кукмара, Нократ аланы, Кызыл алан, Сосновка, Можга кебек җирләрдә концертлар бирдек. Кызыл аланнан кайткач бер сәбәпсез көн буе еладым да әле. Күз тигән, диделәр.
Өлкән классларда үзебез аерым концерт белән йөри башладык, район
күләмендәге нәфис сүз осталары смотрларыннан да калдырмадылар. Ә инде сигезенче классны тәмамлагач, каникул вакытында авылыбызның читтә эшләгән танылган баянчысы Илдар Нургалиев Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендәге Юрий Гагарин исемендәге мәдәният сарае исеменнән гастрольләргә алып чыгып китте. Юллама белән килеп, «профессиональ әртис» буларак, 1967 елда Саба районы авылларында кәмит күрсәтеп йөрдек. Кәмит, дип шуңа әйтәм, арабызда караим милләтеннән (бәлки, халык төркемедер) булган Михаил Романович Пармет исемле җитмеш яшьлек фокусчы бар иде. Без, дүрт кеше, беренче бүлектә концерт куябыз, ул тәнәфестән соң сәгать ярым могҗизалар күрсәтә, авызыннан ут чыгара. Берүзе генә түгел инде анысы. Михаил дәдәй халыкны алдаганда Илдар баянда уйнап тора, мин фокус күрсәтә торган яшерен әйберләрен чыгарып, алып кереп торам. Үзе сәхнәдә вакытта серле җирләрен тикшерәм. Болай бернәрсә әйтми дә, күрсәтми дә. «Мин синнән, ничек халыкны авызыңа каратып тотасың, дип сорамыйм бит», – ди урысчалатып. Ялганга һәм олы осталыкка (жонглерлык) корылган икән ул фокус.
Бабайның «багажы» җиде кисәк сумка-чемоданнан тора иде. Бүлешеп күтәреп йөрибез. Миңа, кечкенә булгач, читлек белән тере күгәрченнәр тоттырдылар. Икенче кулымда – үземнең «чумадан», аркадагы рюкзакта фокусчының чүпрәк-чапраклары... Менә шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов язганча, бик түбәннән күтәрелдек инде без...
1 сентябрь килеп терәлгәч, яшьли бозылам, аттестатсыз да калам, ахыры, дип тирәнтен акыл белән уйлап, IX класста укуны дәвам итәргә булдым. Әле парта алган көнне дә Иштуганда соңгы концертны бирдек.
...Чир китә, гадәт китми, диләр бит. Мәктәптә оештырган концерт бригадасы белән тимер юл буйлап гастрольләргә йөри башладык. Шәмәрдән промкомбинаты «Кызыл почмагы»нда концерт беткәч, ул вакыттагы клуб мөдире, искиткеч талант иясе (рәссам, баянчы, җырчы, скетчларны үзе язып сәхнәгә куючы, шаян биюләр башкаручы) Виль Зариф улы Гарипов яныма килеп: «Безнең бик көчле коллектив бар. Әйбәт конферансье кирәк. Шимбә-якшәмбегә килеп алырмын авылыңнан, әйдә, безнен концертларны алып бар әле», – ди бу. Ризалаштым, бушка түгел бит! Бушка сызлавык кына чыга.
Кыш көне йөреп тордым да, җәй көне Виль үзе урынына клуб мөдире итеп урнаштырды. Аннары Саба, Арча, Балтач, Кукмара районнарын иңләп-буйлап йөри башладык. Җырчылар Эльбрус Сибгатуллин, Котдус Фазылҗанов, Миндель Вәлиуллин, Марсель Хәмидуллин, Мәймүнә Һадиҗанова, Саҗидә Арсланова, Сания Мәҗитова, Земфира Низамова, Сания Корбанова, Миңнур Хәйруллина, нәфис cүз остасы Миншәрәф Салихов, музыкантлар Рәшит Биктимеров (баянчы), Альберт Гыйльфанов (кларнет) белән куйган концертка халык су кебек агыла иде. Кыскасы, авыз күтәреп җырлыйлар, таралып китеп бииләр болар. Виль, рәссам буларак, афишаны мавыктыргыч-матавыклы итеп оештыра белде. Башта бик озын итеп, ике метрлы җырчы Эльбрус Сибгатуллинны нәкъ үзенә охшатып ясап куя, янына — урындык өстенә мине менгереп бастыра. Аннары татарча һәм гарәпчә (анысын Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә унбиш еллап укыган Миндель Вәлиуллин оештыра иде) «Концерт була» дип языла.
«Хәзер сәхнәгә иң яшь, иң кечкенә җырчыбыз Эльбрус Сибгатуллин чыга», – дип игълан итәм. Мәһабәт гәүдәле, Әлмәндәр карт әйтмешли, гүәрдин кебек кеше күренгәч, тамашачы иләсләнеп кул чаба башлый. Җырның исемен әйтү өчен янына барып басам Эльбрус абыйның (исеме дә туры килеп тора бит). Теге миңа таба бөгелми. Ә мин – аның нәкъ пиджак кесәсе белән тигез.
Иптәш Сибгатуллин алга карап, шундый горур итеп басып тора. Мин нишлим инде? Сәхнә артына кереп китәм дә, урындык алып чыгып, җырчы янәшәсенә куям. Менеп баскач, тигезләнә язабыз тагын. Шуннан соң ул җырның исемен әйтә, мин үз чиратымда тамашачыга җиткерәм:
– «Солдатлар. Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы...
Шуннан җайлап кына төшеп, урындыгым белән кереп китәм. Шәп җырлый иде Эльбрус. Гәүдә дә, моң да, чибәрлек тә бар. Ходай җыеп биргән.
Җыр бетәр-бетмәс алкышлар яңгырый башлый. Сәхнә читеннән урындык өстерәгән конферансье янә күренә. Алкышлар тагын да көчәя. Кемгә ул? Җырчыгамы? Әллә азапланып йөргән миңамы? Өч-дүрт җыр башкарганнан соң, халык ишетерлек итеп:
– Шушысын җырла да кер! Мин һаман урындык күтәреп йөрмәм, – дип тә җибәрәм. Бер очтан колагына җиде бабасын искә төшереп сүгенгәндәй итеп авыз кыймылдаткан булам...
Тагын алкышлар...
Тәлгать НӘҖМИЕВ
Сәхнә
№ 4 |