поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2008 Икътисад

ЭШЛӘП АШАУ ФАЙДАЛЫРАК...

Телевизордан Санкт-Петербургтагы бер төркем “бизнесмен” тарафыннан алданган “инвесторлар”ның хакыйкать эзләве турында тапшыру карап утырдым бит әле. Баксаң, шул ук Питердан алып Владивостокка кадәр алар ятьмәсенә бихисап халык эләккән. Кайберләре намуслы хезмәт белән җыйган 500 меңгә кадәр акчасын югалткан. Кызганып та куярсың мескеннәрне. Әгәр уйламыйча гына тыңлап-карап утырсаң.

Ә уйлап караса-а-а-аң… Мондый пирамидалар күп булды бит инде: Властилина, Тибет, МММнар… Соңгысының рекламасы гына ни тора! Аталы-уллы икәү елга буенда ял итеп, кармак тотып утыра. Яшь егет куана: “Без монда ял итеп, балык тоткан булып утырабыз, ә акча килә тора, килә тора… Нинди яхшы тормыш!” – ди. Баш миләренә тирәнтен кереп урнашкан эшләмичә ашау гадәтенең тамырлары тирән, бик тирән шул.

“Лаврентьевская летопись”нең 1023 елгы бер язмасы гыйбрәтле: “Бо був сильный голод и мор велик. Мнозия ездоша в Булгары, привезоша жита и тако ожиша”. Әллә син бу “мнозие”не “купиша” дип уйлыйсыңмы? Тот капчыгыңны – грабиша!

XVIII гасыр. Сембер губернасы алпавыты Радищев үзенең Петербургтан Мәскәүгә сәяхәте турында тулы бер китап язып калдырган. Аны мәктәпләрдә дә укыта иделәр элегрәк. Әллә ул берәр кулга тотарлык авыл очратканмы шул ике башкала арасында? Юк шул, юк…

XIX гасыр. Некрасов “Кому на Руси жить хорошо?” дигән әсәр яза. Укып үстек. Тик авыллары исемнәренең ниндилегенә игътибар булмаган. Уйлап карасаң, мәгънәле икән бит: Разутое, Раздетое, Дырявино, Заплатино, Неелово, Горелово, Неурожайка. Менә, ичмасам, тырыш хезмәт нәтиҗәләре!

Бәрәңге бакчасында без бала чакта иң хәшәрәт үлән дип эт эчәгесен саный идек. Кабахәт үлән: бәрәңгене каплап алып, кояш нурларыннан мәхрүм итә. Бу хәшәрәтне бетерәм дә димә: өстән өзәсең, тамырлары кала – икенче көнне үк диярлек, тагын үсеп өлгерә. Чуашларда да шундый ук исем, тик чуашча гына. Бу исемдә аны татар-чуашның ничек яратканы да ачык күренә: кабахәт СОБАЧЬЯ КИШКА! Ә урыс авылында, аны яратып, березка-вьюнок дип атыйлар. Урысның иң яраткан агачы каен һәм уменьшительно-ласкательное ВЬЮНОК. Бөтенләй бәрәңге үстермәгәндер бу халык, дип тә уйларсың.

Болары – көнкүрештә. Тик менә халык авыз иҗаты да шундый психология тәрбияләүгә үз өлешен керткәндер шул. Бәхетле Емеляның, “Чуртан кушуы буенча”, мич башыннан да төшмичә патша кызына өйләнергә баруы үзе генә дә ни тора! Ә бер карт патша кайдадыр яшьлекне кайтара торган алма барлыгын ишетә дә аны урлап алып кайтырга баһадирын җибәрә. Орлыгын алып кайтып үстерү турында башына да килми.

Совет чорында, Урта урыс түбәнлегендә яшәүче халык та үз-үзен ашата алсын өчендер инде, җирне яхшырту чараларына бихисап акча тотылды. Тик нәтиҗәсе генә булмады. 1989 елда журналист-шагыйрә Флүрә Низамова “Азатлык” радиосы аша бу төбәк турында менә нинди бәя биргән иде:

“Ашказаныңдыр ул синең, Рәсәй,

Урта урыс түбәнлекләре”.

Һәм шулай кала бирә: регион-донор, регион-реципиент кебек гайре табигый атамалар гадәти булып санала. Сүз соңында сорау: Әгәр Русия киңлекләрендәге барлык төбәкләр дә, шул исәптән имүчеләр дә, үз керемнәренең фәлән процентын гына федераль ихтыяҗлар өчен салымга түләп, калганын үзләре белгәнчә кулланса, кем отар һәм кем оттырыр иде икән?

Җавап кануни ил-дәүләтләрдә бер генә була ала: бөтен ил өчен отышлы булыр, чөнки “дай-дай” психологиясенә чик куелып, барчасы да эшләп ашарга өйрәнер һәм теләнүнең үзенең үк гарьлек икәнен аңлар иде. Ә бу исә бихисап чиркәүләрне алтынга төрү гадәтеннән дә бераз чикли алыр иде.

Әйе, мечтать не вредно.

Хәер, бу турыда урыс халкының акыллы вәкилләре дә уйланып караган. Менә берничә мисал.

Мы не принадлежим ни к Западу, ни к Востоку, и у нас нет традиций, ни того, ни другого. Стоя как бы вне времени, мы не были затронуты воспитанием человеческого рода. (Петр Чаадаев, Философские письма, ПСС, Т. 1, стр. 41)

Я не люблю, о Русь, твоей несмелой

Тысячелетней рабской нищеты. (Иван Бунин)

Пусть не аршином измерить урон,

Вы не встревайте, Исаак Ньютон.

Мы сами свою мистику взрастили

Здесь даже и физический закон

Работает с поправкой на Россию. (Владимир Вишневский, ЛГ 1.03.00.)

Россия всегда удивительно легко расширяла жизненное пространство и так же удивительно легко приводила его в запущение. (А. С. Грибоедов)

Воинские подвиги шумят и блестят, гражданские – темны и глухи.

(В. Даль, Толковый словарь живого великорусскаго языка.)

Почему-то у нас в России все интересуются уравнением и распределением, вместо того, чтобы заниматься творчесвтом и производством. (Философ и политический деятель Бердяев)

Каждый народ должен чувствовать себя комфортно, что он живет на своей родной земле. (В. В. Путин)


Айрат ИБРАҺИМ
Безнең гәҗит
№ --- | 02.04.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»