поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
29.04.2013 Мәдәният

Фәрит Гыйбатдинов: “Оеткыны сала белергә кирәк”

Самарада беренче тапкыр үткәрелгән “Боз озату” бәйрәменә Чувашстандагы Урмай авылының “Мишәр” халык фольклор ансамбле дә килеп, бик матур “Боз озату” күренешен күрсәтеп, самаралыларны таң калдырып киткән иде. Бәйрәм алдыннан фойеда сырлы ыштан, тула оек, резин галош һәм озын җилән киеп басып торган кешене журналистлар сырып алдылар. Әлбәттә, “Бердәмлек” хәбәрчесе дә алардан калышмады.

15 ел дәвамында Чувашстанның татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләп килүче, 1988 елдан бирле, 25 ел “Комсомол районы балалар сәнгать мәктәбе” директоры булып эшләүче Чувашстан һәм Татарстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит ага ГЫЙБАТДИНОВ иде ул. Милләте өчен янып яшәгән дәвердә бу кеше берничә буын талантлы балалар тәрбияләп үстергән, бик күп чаралар һәм концертлар әзерләп уздырган, үзенең Иҗат мәктәбен балаларның иң яраткан урынына әверелдергән, районның барлык татар авылларында татар мәктәпләрендә дә татар фольклоры төркемнәрен ачкан.

25 ел буена Чувашстанда Фәрит ага “Урмай моңы” татар җыры фестивален дә уздырып килде, ә соңгы алты елда “ART- MАDHIA» дип аталган мөнәҗәтләр һәм бәетләр, дини җырлар башкаручылар конкурсын гамәлгә ашырды. “Мишәр” фольклор-эстрада, “Урмай егетләре” вокаль, “Тамчы” фольклор ансамбльләрен оештырган бу шәхес белән сокланмый мөмкин түгел. Йөзеннән көчле уңай энергия бөркеп торган Фәрит әфәнде белән сөйләшсәң генә дә, интеллектуаль яктан баеп китәсең.

- Сезнең ансамбльдәге музыка инструментлары башка татар коллективларыныкыннан аермалы. Моны ничек аңлатып була?

- Татар халкы бөтен дөньяга сибелеп яши бит. Без менә Чувашстан Республикасында көн күрәбез. Шуңа безнең җыр-биюләребезгә, мөнәҗәт-бәетләребезгә, гомумән, фольклор мәдәниятебезгә чуваш халкы йогынтысы тими калмагандыр. Без үзебезнең ансамбльдә тальян гармуны, төрле вак гармуннар, этник барабаннар, саз, курай һәм шаулы инструментлар кулланабыз.

Дөресен әйткәндә, элек яшьләр кич утырганда музыка инструментлары күп булмагандыр. Берәрсе аулак өйгә гармун күтәреп килсә, шул җиткән. Ә кайчакта анысы да булмаган. Шуңа күрә җыр-биюне җанландыру өчен кашык-капкач, кәстрүл-табак, кер уу тактасы кебек көнкүреш әйберләре кулланылган. Юклыктан чарасын тапкан инде халык.

- Чувашстан турында сүз чыккач, ансамблегезгә дәүләт яисә республика ярдәме бармы, дип сорамый булдыра алмыйм.

- Юк дип тә, бар дип тә әйтеп булмый. Чөнки барысы да коллективның үзеннән, җитәкчедән, җирле халык белән бергә яши белүеннән, татарлыгыннан, миллилегеннән килә. Безнең “Мишәр” халык ансамбле белән хөкүмәт куйган ике кеше җитәкчелек итә. Димәк, зур булмаса да, ярдәм бар.

- Сезнең коллективта яшьләрнең күп булуы куандыра.

- Әйе, без “Халык фольклор ансамбле” исемен йөртәбез, һәм шуңа күрә программабызда чиле-пешле әйберләргә урын юк. Без тик тулы, эшләнеп беткән, профессиональ дәрәҗәдәге номерларны гына сәхнәгә чыгарабыз. Ансамблебездә, мәсәлән, бөтен артистларыбыз да Комсомол районы сәнгать мәктәбенең татар фольклоры бүлеген тәмамлап чыккан яшьләр. Алар анда татар җырының нечкәлекләренә төшенәләр, бию ысулларын, милли инструментларда уйнарга өйрәнәләр.

- Чувашстанда татар халык иҗатын үстерү өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган икән. Укып чыккан һәр баланы турыга ансамбльгә ала барасызмы?

- Юк, бу җиңел эш түгел шул. Балада татар халык мәдәниятенә карата мәхәббәт уяту мөһим. Ир балаларның күбесе бабай-әбиләренең бию көенә тыпырдарга ояла да бит әле. Ә без аларның күңеленә оеткы салырга тырышабыз, татар фольклорына карата мәхәббәт уятабыз.

Монда Кавказ ягында яшәүче халыкларны үрнәк итеп китереп була. Лезгинка көен ишетүгә, кулларын җәеп, аяк очларына басып уртага чыгалар алар. Яшь кенә баладан карт бабайга кадәр - барысы да лезгинка бии, халык җырларын җырлый... Ә Самара татарлары шулай булдыра аламы?

- Мин алай дип әйтә алмыйм.

- Һәм башкалар да әйтә алмый. Ә Чувашстан татарлары күңеленә салынган фольклор оеткы үз җимешләрен бирде. Бик күп балалар безнең ансамбль аша узып, профессиональ дәрәҗәдә бии дә, җырлый да алалар. Бездә бит, Урмай, Тукай, Шыгырдан, Чичкан кебек авылларыбызда, русча беркем дә сөйләшми, барысы да татарча, мишәр диалектында сөйләшә.

- Сезнең чыгышларны башка җирләрдә күрсәтергә дә оят түгел.

- Әйе, бөтен җирдә дә яратып кабул итәләр ансамбльне. Үткән елда Төркиядә, Кабардино-Балкариядә, Мәскәүдә гастрольләрдә булдык, Самарада уздырылган бишенче “Түгәрәк уен”да катнаштык. Соңгы ике айда гына Түбән Новгородта өлкә татарларына “мастер-класс” сыман концерт бирдек. Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск һәм Щелково шәһәрләрендә зур залларны тутырып, тулы программалы концертлар бирдек. Килгән тамашачы шаккатты: каяндыр, Чувашия авылыннан килгән балалар рәхәтләнеп татар телендә театраль тамашалар куялар, борынгы татар җырларын җырлыйлар, бииләр. Тамашадан соң апа-абыйлар елый-елый рәхмәт укыдылар. Мәскәү өлкәсенең башка шәһәрләреннән дә дистәгә якын чакыру алдык. Май ахырында Төркиянең башкаласы Стамбулга китәбез, ә 8-10 июньнәрдә Урмайда һәм Казанда беренче тапкыр “Урмай - Зәлидә” исемле халыкара төрки телле халыкларның яшьләр мәдәнияте фестивален үткәрәбез һәм сезне дә көтеп калабыз. Бүген менә без тагын биредә, Самарада, шундый матур йолабызны гамәлгә кертүдә катнашабыз. Бик яхшы, бик хуп. Башка регионнарда да Боз озату бәйрәмен яки халык бәйрәменә тиң булган тамашаларны шулай киң итеп бәйрәм итә башларлар, дип ышанабыз. Аның өчен теләк кенә кирәк. Рәхмәт сезгә!

- Шундый матур тамаша әзерләп килүегез өчен сезгә зур рәхмәт, Фәрит әфәнде.

- Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр. Хәрәкәтләник, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне балаларыбызга сеңдерергә тырышыйк. Ә кул кушырып утырмасак, Аллаһы Тәгалә безгә һичшиксез булышыр, иншаллах!.

 



 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе