|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2013 Җәмгыять
КаргышСәрия апа белән (исеме үзгәртелде) көтмәгәндә таныштык. Яшь аермасы шактый булса да, уртак тел табып, дуслашып та киттек. Еш кына телефоннан сөйләшәбез, ә кайчакта, шул якларга барып чыкканда, кунакка да кергәлим. Бервакыт Сәрия апа миңа гомере буе күңелендә йөрткән серен ачты... – Яшьлек – бөтен кешегә дә бер генә килә торган иң гүзәл вакытларның берседер ул, – дип сүзен ерактан башлады язмамның герое. – Бу чорда егет-кызлар тизрәк үсәргә, олыгаерга ашыгалар. Мин дә кайчан үсеп җитәрмен дә, кичке уеннарга төшәрмен икән дип хыяллана идем. Ул вакыт күз ачып йомганчы килеп тә җитте. Колхоз эшеннән кайту белән кичке уеннарга төшәргә әзерләнә башлый идем. Тормыш иптәшем Фәрит белән шунда таныштым. Киң җилкәле чибәр егетне күп кызлар ошатып йөри иде, тик ул парлы уеннарга гел мине чакыра торган иде. Ике ел чамасы егет-кыз булып йөргәннән соң, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әти-әниемнең яшь бит әле син диюенә колак салмыйча, ризалаштым, чөнки бигрәкләр дә каты ярата идем шул Фәритне. Шаулатып-гөрләтеп туй уздырып, гаилә корып җибәрдек. Килен булып төшкәч тә ике ел чамасы кайнатам һәм кайнанам белән бер өйдә яшәдек. Бу йортта беренче улыбыз туды. Аннан соң күршедә генә үз йортыбызны җиткереп, шунда башка чыктык. Ирем бик тәртипле, тырыш, тотынган эшен һәрчак җиренә җиткерә торган кеше иде. Дөрес, кире, үзсүзле булды. Йортта закон тулаем аның кулында иде, гомерем буе аңа буйсынып яшәдем. Кырык алты ел яшәп бер генә мәртәбә дә кул уйнатканы булмады.
Нурия БӘШИРОВА |
Иң күп укылган
|