• 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 19.09 Микулай, 12+,Кариев театры, 16.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 18 Сентябрь
  • Алмаз Хәмзин - юмор остасы
  • Гариф Ахунов (1925-2000) - язучы
  • Ләйсәнә Садретдинова - журналист
  • Гөлнара Габдрахманова - дәүләт эшлеклесе
  • Ильяс Җиһаншин - дин әһеле
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
  • Үзебезнең умарталыктан бал сатам. Казан буенча китереп тә бирәм. 3л-1300, кәрәзле бал- 500сум/кг. 89625497103
  • Сдается однокомнатная квартира на улице ак.губкина 89050238959
  • Мавлютова братья Касим урамында студия гостиница сатып алам риэлторсыз хужадан 12 кв. Метр дан башлап 18 кв. Метр га хэтле 89393825975
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
 
 

 
Архив
 
20.04.2013 Матбугат

25 апрельдә “Бердәмлек”кә 23 яшь тула

25 апрельдә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күрүгә 23 ел тула. Бүген аның 1196нчы саны сезнең кулыгызга килеп керәчәк. Ә милли басмабызны барлыгы 3750 кеше өенә яздырып алдыра. Әгәр “Бердәмлек”нең һәр санын гаиләдә уртача өч кеше генә укыса да, безнең 11 меңнән артыграк даими укучыбыз бар дигән сүз.

Төбәгебездә нәшер ителүче башка татар милли һәм дини басмаларның тиражлары белән чагыштырганда бу бик күп. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге "Ислам-Нур" газетасын 262 кеше генә өенә яздырып алдыра. "Бердәмлек" укучылары саны буенча хәтта кайбер рус газеталары белән дә ярыша ала.

Туган көнебездә бу хакта мактанырга кирәкмидер дә, бәлки. Тик кайбер килеп туган хәлләр сәбәпле бу турыда әйтмичә мөмкин түгел. Безгә килеп ирешелгән хәбәрләрдән билгеле булганча, “Ислам-Нур” газетасы шушы көннәрдә исемен яңадан “Сәлам”гә үзгәртеп, яңа оештыручылар белән нәшер ителә башлаячак икән. Аның элеккеге хуҗалары - Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм Самара Җәмигъ мәчете дини җәмгыятенә Самара өлкә региональ татар милли-мәдәни автономиясе дә өстәлгән. Дөрес, әлегә басма массакүләм мәгълүмат чарасы буларак кына теркәлү үткән, ә аның киләчәктә юридик зат булырмы, юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Ике дини һәм дөньяви бу оешманың бер-берсе белән ничек уртак эш алып барырга уйлауларына төшенү кыен. Бу үзләрен татар милли хәрәкәтенең лидерлары итеп санаучы кайберәүләрнең амбицияләрен, тәкәбберлекләрен күрсәтү өчен эшләнгән чираттагы афералары - хәйләле эшләре генә түгелме икән дип уйлап та куясың. Бүген алар зур хезмәт хаклары вәгъдә итеп, “Бердәмлек”нең кайбер журналистларын үзләренә эшкә димләү белән дә шөгыльләнәләр. Янәсе яңа газетага өлкә хөкүмәте бюджетыннан зур күләмдә субсидияләр бүлеп биреләчәк.

“Бердәмлек” исә әлегә хезмәткәрләренә зур акчалар түли алмый шул. Өлкә бюджетыннан да мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүебез өчен акчаны шулай ук үлчәп һәм санап кына бирәләр.

Ярый әле безне үз итүче, яратучы укучыларыбыз - сез бар. “Бердәмлек” башлыча сездән подпискага, котлаулар, игъланнардан җыелган акчаларга яши. Киләчәктә газетабызны тагын да кызыклырак, файдалырак итә алсак, сез аны өйләрегезгә тагын да күбрәк яздырып алырсыз дип өметләнәбез. Әнә ташламалы бәяләргә язылу кампаниясе барышында гына да “Бердәмлек”кә 2013 елның икенче яртысына 900гә якын кеше язылган инде. Бүгенге көндә дә милли басмабызга язылу дәвам итә.

Без яңа “Сәлам” газетасына, әлбәттә, уңышлар гына телибез. Аллаһының һәркемгә, әгәр күңелең дөреслектә булса, рәхмәте киң. Бәлки, кем белә бит, “Сәлам”нең дә безнең “Бердәмлек”неке кебек үк укучылары күп булыр. Ә Аллаһы Тәгалә кыенлыкларны безгә сынау өчен бирә торгандыр. Барысы да аның кулында бит, мөфтинекендә дә, депутатныкында да, зур түрәнекендә дә түгел. Димәк, барысы да Аллаһы кушканча булачак. Ә без - бәндәләрне котыртучы “Иблис” барыбер җиңеләчәк!

“Бердәмлегебез”нең туган көне белән барыгызны да чын күңелебездән тәбриклибез, исәнлек-саулык, зур уңышлар, бәхет, шатлык телибез. Бердәм булыйк, бергә булыйк, дуслар!
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 17 | 20.04.2013
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (837696) / 22.04.2013 12:12:59

"Бердәмлек"нең төбәкләрдә чыгып килүче татар басмаларының иң сыйфатлылары рәтендә үз урыны бар. "Азан" газетасы чыга гына башлаган көннәрдә булырга туры килгән иде редакцияләрендә. Ул көннәрдән бирле күпме сулар акты инде. Милли мохиттә дә хәл яхшыга бармый. Ә газета үз кыйбласында, үз сыйфатында. Аның теле дә сокланырлык - Татарстанда чыгып яталармыни! Мин газета хезмәткәрләренә уңышлар телим. Хәбәрләрегезне "Матбугатру"да көтеп алабыз!

№2 (837685) / 21.04.2013 23:57:14

"Бердәмлек" олуг юбилеегез белән тәбриклим! Чын мәгънәсендә исеменә җисеме тәңгәл килүче, бөтен Рәсәйдәге татар-төрки халыкларны hәм дә барлык милләтләрне берләштереп,дуслаштырып торучы, югары дәрәҗәдә эчтәлекле,тирэн фикерле,зур мәгълуматлы Гәҗит- ул!Озын гомерле булсын,җил-давылларга бирешмичә,алдагы елларда да халкыбызга хезмәт итүен дәвам итәргә насыйп булсын!"Бердәмлек" хезмәткәрләренә исәнлек-саулык,каhарман хезмәтегез тиешенчә бәяләнеп,сөенеп эшләргә көч-куәт бирсен,шатлыклы мизгелләр тормышыгызда күп булсын.иҗади уңышлар теләп калучы-Роза Абзалова-Сәлманова.Әлмәт шәhәре.

№1 (837647) / 21.04.2013 17:45:35

Бердэмлекне туган кене белян котлыйм!!!
Яна ижади унышлар телим!
Укычыларыгыз гел артып торсын!
Элбяття кайбер акыллырбашларнын яна "Сялям" газетасын чыгара башлаулары борчый. Бу турыда халык та кайгыра."Дуслык" оешмасы сайтында куп фикерляр эйтелде инде http://tatar-duslyk.ru/%d0%b2%d1%81%d1%82%d1%80%d0%b5%d1%87%d0%b0%d0%

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar