поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.12.2008 Киңәш-табыш

ЫШАНМЫЙК ЫРЫМНАРГА

Ырымнарга, күрәзәләргә ышану бездә киң таралган. Нилектән килеп чыга соң бу? Моның сәбәпләре төрлечә. Мәсәлән, берәү көлеп әйткән: “Майда өйләнсәң, маяться итәсең” дип. Бу русча сүз. Моңа бит руслар гына түгел, татарлар да ышана. Майда өйләнешү бик сирәк бит.

Кич белән тырнак кисмә, диләр. Элек бит ут булмаган, шуңа күрә тырнак ашамлыкка төшмәсен дип әйтелгәндер бу. Кич белән әҗәткә акча бирмә дигәннәре дә шул ук сәбәп буенча.

 

Берәр җиргә барырга чыккач, юлыңны аркылы песи киссә, эшләрең уңмавын көт тә тор. Моны күп кеше сынап караган, туры килә икән. Хикмәт нәрсәдә соң? Әгәр юлыбыз уңмаса: “Менә бит, песи чыккан иде, шуңа уңмады”, – дип әйтәбез. Әгәр уңса, без аны онытабыз гына. Өйдән чыкканда әйберең онытылып калса, юлың уңачак түгел инде. Чөнки өйдән чыкканда ук оныткач, бүген синең хәтер начар эшли. Тагын онытмам, дип ничек гарантия бирә аласың?!

Күрәзәгә ышану бар. Күрәзәчеләр алар кеше алдауда тәҗрибә туплаган инде. Катлаулы булмаган кешеләрне ышандырырга сүз табалар. Мәсәлән, “Синең югалту булган”, дисәләр, исеңә төшерә башлыйсың. “Бер ай элек тавыгым үлгән иде, шуны күрсәтә инде бу”, – дисең. Алар 20 процентын тәҗрибәләре яхшы булу белән туры китерсә, калганын тәҗрибәсезлегең аркасында син үзең туры китерәсең.

Узган ел Зәйгә Хөсәен табиб сеансына бардык. (Дәвалану өчен түгел, алдаганын үз күзем белән күрер өчен). Үз күзем белән күрдем. Мин көткәннән дә артык булды. Сәхнәдә алты кеше утыра. Табиб сорый: “Сиңа нәрсә булды?” Җавап: “Дүрт ел элек паралич сукты”. “Авыру кеше”не сыпыра да: “Йөреп кара”, ди. Теге сәхнәне әйләнеп кире урынына килеп утыра. Ә аларның кайберләре, халык җыелгач, үз аяклары белән кереп утырган иде.

Кассетаны кабызып куя да залда рәтләр буйлап бар кешене дә сыпырып йөри башлый. Кассетада дөньяда нинди чирләр бар, барысы да язылган. “Инфаркттан тереләсең, бүсердән тереләсең” һәм башкалар. “Балаңны җиңел тудырырсың” дигәндә ир кешегә туры килүе дә мөмкин. Сайлап йөрми бит ул, рәттән бара. Бар кешене дә терелткәч, больницалар да кирәк түгел инде.

Рекламада: “Ватык сәгатьләрегез йөри башлый”, дигән. “Сәгатем йөри башлады” дигән бер кешене дә ишетмәдем. Үземнең дә ничек булган, шулай калды.

Иң гаҗәбе шул: халык шуңа ышана. Демократия. Кем нәрсә эшлисе килә, шуны кыла.

Күрәзәчегә ышану - зур гөнаһ. Аңа ышану Аллаһы Тәгаләгә ышанмау була бит. Чөнки алар үз өсләренә Аллаһы Тәгалә вазыйфасын ала.


Салих ЗИННӘТОВ, Зәй, Аксар
Безнең гәҗит
№ 51 | 24.12.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»