|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2013 Җәмгыять
![]() Халыкны исерткеч эчемлекләрсез ял итәргә өйрәтәләрТатарстан халкы алкогольле эчемлекләрсез генә күңел ачу һәм төрле бәйрәмнәр уздыруны гадәти хәл итеп кабул итәргә тиеш. Дөрес яшәү рәвешен алдынгы карашлы, дөнья белән бергә атлаучы шәхесләр сайлый. 28 апрель көнне «Кара күл» паркында узачак «Аеклар бәйрәме» чарасы нәкъ менә әлеге шигарь астында үтәчәк. Аның максаты - халыкны исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тартырга өндәү, алар арасында дөрес яшәү рәвешен пропагандалау. Чара Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Сайлау» бәйлелекләрне кисәтү үзәге һәм республиканың наркологик диспансеры тарафыннан үткәрелә.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|