|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2013 Мәдәният
![]() Кәләпушкин (Мәхмүт Хөсәенне искә алып)Аның тормышында кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр күп булгандыр. Мин белгәне генә дә бихисап. Тууына – 90, вафатына 20 ел тулган көннәрдә, татар дөньясында күркәм эз калдырган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен турында шул белгәннәремнең кайберсен искә төшерәсе иттем... Мәктәптә укыган чакта ук шигырьләр яза башлый ул. Абдулла Алиштан хатлар-киңәшләр ала. «Артек»та була. Укуын тәмамлагач, берара пионерлар оешмасында тәрбияче булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фронтка китәргә гариза бирә һәм, 1943 елның гыйнварыннан алып, 1944 елның декабренә кадәр алгы сызыкта була, берничә мәртәбә яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Мин белә-белгәндә, төрле бәйрәм-сәйрәмнәрдә, аеруча Җиңү көнендә һәм Шигырь бәйрәменә әверелгән 26 апрельдә, шул бүләкләрен күкрәк тутырып тагып, башына атаклы кәләпүшен киеп, халык арасына чыга иде ул. Аның шикелле орден-медаль таккан могтәбәр ветераннар урамда еш очрый, әмма, туп шикелле түгәрәк гәүдәсен калкытып, йөзен-рәвешен, килеш-килбәтен балкытып, мәйдан тутырып, шаулап-гөрләп шулай йөрү фәкать аңа гына килешә кебек тоела иде. Сокланучылар да, аңа сәерсенеп караучылар да булды ул вакытта. Күпләр Мәхмүт абыйның сугышта артиллерист булганлыгын (башта взвод, аннан батарея командиры!) белмәгәндер дә. Бервакыт, шагыйрьне тимер юл вокзалыннан үзе яшәгән Дәрвишләр бистәсенә озаткан чакта, «өлкән туган»нардан булган берәү перронда, юктан гына сәбәп табып, әтәчләнә башлагач: «Шым бул! Каршыңда унбиш фашист танкын бугазыннан чәйнәп өзгән фронтовик басып тора!» – дип, әлеге «иптәш-кардәш»нең бик тиз кикриген шиңдергән иде. Бу сүзләрне ул тормыштагы гаделсезлекләр белән очрашкан, хаксызлыклар белән йөзгә-йөз килгән, шуларга карата ачу-нәфрәте кайнап ташыган чакларында еш әйткәндер, дип уйлыйм. Әйткәндер, шулай әйтеп, хөсетле-мәкерле бәндәчекләрне үз урыннарына утырткандыр.
|
Иң күп укылган
|