18.04.2013 Авыл
”Икенче икмәк” үстерүнең файдасы нигә кими?..
Кайбер илләрдә бәрәңгегә һәйкәл куюлары бер дә гаҗәп түгел. Илгә афәт килгән елларда халыкны ачлыктан нәкъ менә “икенче икмәк” саклап калган. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә бәрәңгене ел саен хәлдән килгәнчә утыртырга тырышалар.
Тик менә уңышы гына төрлечә була. Бигрәк тә соңгы ике-өч елда әле корылык, әле колорадо коңгызы теңкәгә тия. Күрәсең, шуңа да иртә яздан көзгә кадәр хезмәт куеп чиләнгәнче, бәрәңгене базардан гына чыгып алуны хуплаучылар саны арта бугай.
Орлыгына күрә уңышы
Фәния Җамалиева бәрәңгенең яңа сортларын уйлап табу, үстерү, саклау проблемалары буенча 1981 елдан, ягъни Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, 32 ел дәвамында шушы юнәлештә эшләп, Россия Федерациясенең дәүләт бүләгенә лаек булган галим. Соңгы елларда һава торышы гадәттәгедән 2-3 градуска җылыну һәм берничә ел рәттән килгән корылык нәтиҗәсендә Татарстанда бәрәңге җитештерү буенча яңа проблемалар барлыкка килә, ди. 2011 елдагы корылык бәрәңгегә артык үсеп китәргә мөмкинлек бирмәде. 2012 елдагы катлаулы һава шартлары нәтиҗәсендә “коры черек” авыруы бәрәңге уңышына тагын зур зыян китерде. Әлеге чир “икенче икмәк“нең күпләп черүенә дә сәбәпче булды, ди Фәния Фәйзрахман кызы.
Галим раславынча, хәтта шушындый шартларда да кайбер җирле сортлар үзенең корылыкка нык чыдам булуын тагын бер кат раслый алды. “Невский”, “Удача” сортлы бәрәңгедән узган елларда республиканың бәрәңге игүче хуҗалыклары яхшы уңыш алды.
Шунысы кызык: 2011 елдагы корылык вакытында “Удача” сортлы бәрәңгедән хәтта ике тапкыр уңыш алучылар була. Беренчесе июнь ахырында, икенче уңышны октябрь аенда җыеп алдылар, ди Фәния Җамалиева. Үлән дә корып кипкәндә, бу кадәресе, чыннан да, могҗизага тиң.
Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүе белән бәйле рәвештә Татарстан базарында да тирә-күрше регионнардан гына түгел, хәтта океан артындагы дәүләтләрдән китерелгән бәрәңге күләме арта. Голландия, Германия, Белоруссия һәм башка илләрдән озын-озак юл үтеп китерелсә дә, ни сәбәпледер, аларның бәяләре безнекеннән арзанрак. Димәк, якын киләчәктә икенең берсе – үзебездә бәрәңге үстерүне шактый киметергә, яисә бәрәңге игүнең арзангарак төшә торган юлларын табарга кала. Беренчесенең илне тупыйкка илтәчәге ачык. Болай да инде Россия халкы куллана торган бәрәңгенең яртысына якыны – чит илләр өлеше. Димәк, икенче юл – бәрәңге орлыгының югары җитештерүчән сортларын утырту, яңа технологияләр куллану кала. Бөтен бәла – утыртыла торган бәрәңге орлыгының түбән сортлы, төрле авырулар белән зарарланган булуында. Андый орлыктан югары уңыш көтәсе дә юк.
Колорадо афәтеннән ничек котыласы?
20-30 сутый кишәрлегендә бәрәңге утыртучыларның күбесе ел саен бер үк тырмага баса бугай. Беренчедән, март ае ахыры-апрель аенда ук инде утыртасы орлыгын баздан яки идән астыннан чыгарып куя. Икенчедән, югары җитештерүчән орлык эзләп йөрергә вакыты яки теләге булмаганнар ниндие бар – шунысын утыртырга күнеккән. Бары тик җире генә буш калмасын.
– Бакчага утыртасы орлыкны баздан иртә чыгарырга киңәш итмәс идем. Аны, ким дигәндә, 12-17 градус җылылыкта берничә атна чыныктыру кирәк. Бәрәңгедә шытып чыккан бүлбеләр кыска, әмма нык булуына игътибар итегез. Зәгыйфь орлыкны утыртудан файда юк. Утыртырга өч-дүрт көн кала, бәрәңгене утыз һәм аннан да артык җылылыкта кояшта тотуның да файдасы зур, ди Фәния ханым.
Белгечләр әйтүенчә, бер кеше яшенә һәм тормышына бәйле рәвештә ел дәвамында 120-250 килограмм бәрәңге ашый. Бу ризыкның кеше организмы өчен файдалы булуын һәркем яхшы белә. Тик менә Россияне колорадо коңгызы басып алгач, аны юк итәр өчен әллә нинди агулар файдаланыла башлавы гына борчый. Югыйсә, үз вакыты белән бу афәттән котылырбыз дигән өметләр дә һаман акланмый. Гомумән, колорадо коңгызыннан котылу әмәле бармы?
Чит илләр бу проблеманы ничек хәл итә?
– Чит илләрдә колорадога каршы безгә караганда азрак чыгымнар белән көрәшәләр. Әмма нәтиҗәсе зуррак. Анда бит, әйтик, үсеп утыручы бәрәңге тирәсендә колорадо коңгызы күренү – сатып алучыны югалту дигән сүз. Бер генә кулланучы да аның бәрәңгесен сатып алмаячак. Шуңа да чит ил бәрәңге үстерүчеләре бу афәт белән күмәк көрәшә.
Бездә исә хәл башкачарак. Зур мәйданнарда бәрәңге үстерүчеләр үзенчә, шәхси кишәрлек хуҗалары үзенчә көрәшә. Россиядә җитештерелә торган бәрәңгенең 80 процентка якыны фермер һәм шәхси хуҗалыкларда булуын да исәпкә алганда, бу хәлнең әле шактый озакка сузылуы мөмкин. Әйтик, күршең коңгызга каршы агу кулланганны син белми дә калырга мөмкин. Колорадо коңгызына шул гына кирәк тә. Аның бит һәркайсы ким дигәндә 500 күкәй сала. Шуннан үрчиләр. Бу афәткә каршы барлык бәрәңге үстерүчеләр берләшеп көрәш алып барганда гына нәтиҗәле була.
Озак еллар дәвамында бәрәңге үстерү тәҗрибәсе туплаган галимнән бәрәңгене ничек утырту кирәклеге турында да киңәш сорадым. Моның өчен җир өлгереп җиткәнне көтү мөһим. Тирес кертелгән булса, тагын да яхшырак. Тирән итеп утырту кирәкми. Үсеп чыккач та, бәрәңге төбен өю мәслихәт. Ә иң мөһиме, орлыгың яхшы булсын, ди Фәния Җамалиева.