17.04.2013 Җәмгыять
Бәла алу шушыдыр
Догалар белән өшкерүче абыстайга сәдака кертергә булдым. Ял көне булгангамы, аның янына ярдәм сорап килүчеләр бик күп иде. Үз чиратымны көтеп утыра бирдем.
Менә абыстай яшь кенә ханым янына килеп басып өшкерә башлады. Хатын, әби якынайган саен, кычкырып-кычкырып елый. Бөтен тәне калтырана. Шулай азаплана торгач, көчкә тынычланды. Аннан соң сөйләп китте. “Йортыбызга сихер кергән, диләр. Өйгә экстрасенс чакырткан идек. Ул иремә, хатыныңның туганнары бозып ята, диде. Шул көннән башлап тормышның асты өскә килде. Соңгы өмет белән бирегә килдем”, – ди ул.
Альбина дигәне башкалада бозык чыгаручыга барган. Башта бу ир киңәшләрен биргән өчен 1000 сум сораган. Аннан соң эшкә күчкән. “Бозыгың бар. Әмма аны чыгармыйча булмый. Гомерең озын синең. Тик менә миңа килеп бозыгыңны чыгармасаң, гел шулай авырып йөрисең инде”, – дип бик зур сумма сораган. Альбина минем мондый мөмкинлегем юк дигәч, бүлеп-бүлеп бирерсең, дигән. “Ул кеше миңа шактый гына нәрсәләрне дөрес әйтте. Ышанмыйча да булмый. Әнә бит янына гел ирләр килә икән. Күбесе зур урыннарда эшли, ди. Җитәкчеләренә зыян салган өчен, күп акча түләргә әзер”, – дип сөйли Альбина.
Мәликә исемле мөселманча киенгән кыз экстрасенска әнисен алып барган. “Алар мине шундый итеп ышандырдылар. Әниең терелсен дисәң – бу сумманы түлә, дип кулыма исәп-хисап кәгазе тоттырдылар. Егылып китә яздым. Без барысын да эшли алабыз, ышаныгыз гына, диделәр. Фатирны саттык. Тик акча да калды, әни генә безне ташлап китеп барды”, – дип елый ул.
“Бервакыт Чаллыдагы туганнарым өйгә бозык чыгаручы чакырганнар. Алар үз йортлары белән яши. Күрәзәче, өйне кат-кат карап чыккач, базга төшәргә булган. Шуннан бер кулъяулыкка төрелгән нәрсә тапкан. Аның эчендә ни генә юк икән. Апа бу хәлләргә бик аптыраган, якыннары, дуслары, хәтта туганнары белән араны өзгән. Аннан соң гына тынычланды. Баксаң, андый күрәзәчеләрнең кесәләрендә мондый кулъяулык гел йөри икән”, – ди Лилия.
Биредә әллә нинди язмышлы кешеләр бар. Барысын да тыңлап бетереп булмый. “Кайвакыт кешегә бер сүзең җитә. Әгәр дә сиңа: “Ябыгып киткәнсең, авырыйсыңмы әллә?” – дисәләр, син уйга каласың. Шул көннән бирле ашыйсың килми, күңелең төшә. Һәр туган таңга сөенеп яшисе бит югыйсә. Минем янга килгән кешеләрнең дә күбесендә бозык була. Беркайчан да күңелләрен төшереп бу хакта әйтмим. Аның бит махсус догасы бар. Шуны укыйм. Аллаһы Тәгалә сиңа кешеләргә ярдәм итәрлек көч, сәләт бирә икән, син аны акчага алыштырырга тиеш түгелсең. Сиңа бит аны сатып бирмиләр. Өеңә кеше килә икән, син көнозын аларга ярдәм итеп, үз эшләреңне эшли алмый каласың. Вакытың уза. Кайберәүләр, шуны аңлап, 10, 50, 100 сум акча куялар. Сәдака дип бирәләр. Алар киткәч тә: “Бу кешеңә ярдәм ит”, – дип дога кылам. Акча сорап, ярдәм итәм, диючегә ышанырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә үзе белә ул. Ярдәмен дә сала. Әҗәлеңә дип бирелгән авыру икән, аннан берничек тә котылып булмый. Сабыр итәргә, намазларыңны укып, теләгеңне теләргә кирәк. Беркайчан да, мин эшлим, булдырам, димәгез. Үзеңне өстен куярга ярамый. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән дияргә өйрәнегез”, – ди абыстай.
Болай да тынгысыз заманда яшибез. Кая барып бәрелергә белмәгән вакытлар күп була. Эштә әз генә күңелсезлек чыкса да, сәбәбен эзли башлыйбыз. Ир соңга калып кайтса, сөяркәсе бардыр дип баш ватабыз. Ирексездән багучы ишеге шакыйбыз. Кайвакыт матур гына тормышны җимерүгә барып җитәбез, дуслар белән дошманлашабыз. Тиз генә барабыз да барысын да хәл итәбез, төсле. Әмма багучыга барып, башка бәла алып кайтасын белмибез шул.
“Көн саен бик күп кеше ярдәм сорап килә. Догаларым белән өшкергәч, хәлләрем яхшырып, күңелем тынычланып китте, диләр. Мин аларга ярдәм итүемә бик шатмын. Без бит Аллаһы Тәгалә биргәнне җиткезүчеләр генә. Начар хәлгә калмас өчен, кешеләргә яхшылык эшләргә, гел эчеңнән догаларыңны укып йөрергә кирәк. Дөньяның матур яклары да җитәрлек. Хәзер кешеләр бик күп уйлыйлар, күп эшлиләр. Дөнья куалар. Шуңа күрә еш авырыйлар да. Ә дөньяның бер көнлек икәнен онытмыйк. Тапкан мал өчен дә җавап бирәсе бар бит әле. Шуңа күрә бер-беребезне аңлап, арага кеше кертмичә, матур итеп яшик”, – ди абыстай.
Бирегә җанына тынычлык табар өчен килгән ханымнарны, ир-атларны күргәч, “Күрәзәлек бизнесы” шау чәчәктә икән бездә, дип уйлап куйдым. Ни уйларга белмәгән кеше күрәзәчегә барып ишек шакый. Аптыраганнан эшләнелә бит бу эш. Юкса динебез күрәзәчеләргә йөрүне тыя. Ни язганын Аллаһы Тәгалә генә белә, дип тыныч яшәүчеләр дә күп. Тикмәгә генә: “Күрәзәчегә барма – башыңа бәла алма”, – димиләр шул.
P.S. Дәвалаучы абыстай исемен күрсәтмәүне үтенде. Кирәк кеше болай да эзләп таба, ди ул.