16.04.2013 Җәмгыять
Татарстанда 89 яшьлек әбине җирли алмый йөргәннәр, ярып карамый рөхсәт итмәгәннәр
Нурлат районының Колбай Мораса авылында 89 нчы яше белән барган Хәдичә әби Билданова үлеп киткәч, тыныч кына җирли алмыйча йөдәгәннәр. Хикмәт шунда: вәкаләтле участок инспекторы ярып карамый торып күмәргә рөхсәт итмәгән.
“...Бар да әзер, кабер казылган, ләхет алынган, мәетне озатырга кешеләр җыелды, участок инспекторы килде дә: “Күмәргә рөхсәт юк, Нурлатка моргка алып барып ярдырасыз, шуннан соң гына күмәргә рөхсәт итәм!” – дигән әмер бирде. Без, өлкән буын кешеләре, бер аягыбыз җирдә, икенчесе гүрдә дигәндәй, үләргә куркыныч булып китте. Күбебезнең балалары читтә, алар кайтып, каяндыр машина эзләп табып, мәетне Нурлатка алып барып кайтканчы, ул бозыла башлый бит инде. Безнең шулай бер кадеребез дә калмадымыни, күбебез сугыш еллары балалары, үлгәч тә рухыбызга тынычлык булмасмы?” – дип пенсионерлар һәм мәчет картлары исеменнән редакциягә мөрәҗәгать итә Таһирә Миңгәрәева.
Хат эзеннән Морасага барып, автор һәм өлкәннәр белән очрашкач, шул аңлашылды: алар сүзенә караганда, участок инспекторы һәр үлем-төшем турында хәбәр итеп торырга кушкан. Әгәр ярдырмыйча күмсәгез, кабердән казытып алам, дип янаган. Мәрхүмә Хәдичә әбине дә бөтенләй чишендереп күрсәтүне таләп иткән. Авылның ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) хезмәткәрләре Гөлсинә Галиуллина һәм Рамилә Дәүләтбаева фикеренчә, авырып ятып үлгән өлкәннәр мәетен ярып карау артык.
Бу хакта ФАП хезмәткәрләре Иске Әлмәт амбулаториясе мөдире тарафыннан төшерелгән күрсәтмәгә сылтама ясыйлар. Ә анда мәетне яру (ярмау) мәсьәләсендә түбәндәгеләр язылган: “Мәрхүмнең туганнары, якыннары мәетнең медицина картасы белән район үзәк хастаханәсе поликлиникасындагы 108 бүлмәсендә, ярып караудан баш тартуны сорап, гариза-бланк тутыралар. Әгәр нинди булса да сәбәп табылып, таныклыкны поликлиникадан алу мөмкин булмаса, аны Иске Әлмәт амбулаториясе табибы бушлай язып бирә”.
Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, медицина әһелләре белән дә, полиция, прокуратура хезмәткәрләре белән дә аралашырга туры килде. Табиблар мәетнең үз үлеме белән дөньядан китүенә шик булмаганда, аны ярып карамыйча да җирләргә мөмкин, дигән фикерне әйттеләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәетне карарга кирәклегенә басым ясадылар. Ә аны ярдыруга килгәндә, ирексезләп үтерү билгеләре күренмәгәндә, табиблар үз өсләренә җаваплылык алып, үлем турында таныклык биргәндә, мәетнең якыннары теләген үтәп, ярдырып тормыйча да күмәргә мөмкин икәнлеген җиткерделәр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләрен дә аңларга була, әлбәттә. Соңыннан кабердән кире казып алып, мәетләрне тикшерү очраклары азмыни?! Кеше исән чагында кадерен белмичә, авырган чагында килеп тә карамыйча, ә үлеп киткәч, малын бүләргә ашкынып торган “якыннары” табылу күренешләре дә булгалап тора һәм андыйлар “туганнары” кемнәр тарафыннандыр агулап үтерелгән дип шикләнергә мөмкиннәр. Шуңа күрә участок инспекторының, үз иминлеген тәэмин итү максатында, алдан саклык чараларын күрергә тырышуын аңлап була торгандыр. Кызганыч, аның белән телефон аша элемтәгә чыккач, ул минем сорауларга җавап бирергә теләмичә: “Аңлашылмаган мәсьәләләрне эчке эшләр бүлеге юристыннан белешергә була”, – дип кенә әйтеп, сүзне кыска тотты.
Инде Хәдичә әбине җирләү вакыйгасына әйләнеп кайтыйк. Хәдичә апаларның балалары булмый. Ире үлеп киткәч, ул ялгыз кала. Әмма тирә-күршеләре аны бер дә игътибардан читтә калдырмый, карап-тәрбияләп торалар. Бакыйлыкка күчәр алдыннан, Самара өлкәсеннән туганнары, якыннары кайта һәм шул рәвешле, әби сеңлесенең кулында соңгы сулышын ала. Участок инспекторының ярдырырга дигән таләбен физик яктан да үтәү кыен була. Мамык авылы янында Зур Чирмешән күперен төзәтеп ятканлыктан, Нурлатка Аксубай аша барырга кирәк. Нәтиҗәдә бер якка гына 130 чакрымнан артык юл үтәргә мәҗбүр буласың.
“Мәетне салып барырга әле аның машинасын каян эзләп табасың, – ди Колбай Мораса зираты мөдире Фәрдиев Мөнир ага, – машина чыгымнары өстенә ярдырган өчен тагын 6 мең сум түләргә кирәк. Шулай йөреп, көн үтеп китә, ә мәетне өйләгә кадәр җирләү фарыз”. Кыскасы, участок инспекторы, ахыр чиктә “миһербанлылык күрсәтеп”, мәетне ярдырып азаплатмый – Хәдичә әбине ярмыйча гына җирлиләр.
Миңа калса, кеше авырып ятмаган көе үлеп киткән һәм үзе яшь тә икән, ярдырып карау кирәктер ул.