поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
23.12.2008 Җәмгыять

ОЯТСЫЗЛАРНЫ ҮРЧЕТМӘГЕЗ!..

Кешеләргә һәрвакыт ярдәмле, миһербанлы әткәм, дөнья куярына ел чамасы калгач, көтелмәгән сүз әйтте: «Бүтәннәргә ярдәмле булып яшә. Иллә дә мәгәр үзеңнән көлдерерлек дәрәҗәдә түгел!..» Һай, ничәмә-ничә тапкырлар искә төште ошбу киңәше соңыннан! Баксаң, игелекнең дә чамасы булырга тиеш икән...

... Түбән Камада яшәгән чагым. Фатирыма бер егет килеп керде, кесәсеннән чыгарып, бер кәгазь тоттырды. Туган ягым Минзәләдән якын танышым язган хат кисәге икән. Сәлам, дигән, шушы якташка эш табарга һәм тулай торакка урнашырга ярдәм итсәң, рәхмәтле булыр идек, дигән. Мактанып әйтү түгел, мондый таза-сау егетне эшкә урнаштырырлык кына дәрәҗәм дә (ул чакта шәһәр Советында бүлек башлыгы булып эшлим, газета-журналларда язганнарым да басылып күренеп тора), дус иткән түрәләр дә бар монда...

 

Залга керү белән егет гармунны күреп алды. Кулына алуы булды, гармунның моңа кадәр ишетелмәгән сихри тавышлары чыга башлады. Үзе уйнаганга кушылып, җырлап та җибәрде бу. «Сөбханалла!» – дип соклануымны сизми дә калдым. Тора-бара моның читтән торып институтта укуы да мәгълүм булды. Дәүләт имтиханнары тапшырып, диплом яклыйсы гына калган. Озакка сузмадым, зур гына предприятиедәге танышларымның берсенә – партком секретарена чылтыраттым: «Шәһәрдә бик сәләтле егет пәйда булды, Фәлән Фәләнеч. Аны урнаштыра алсаң, коллективыгызда үзешчән сәнгать тә гөрли башлаячак». Ике-өч көн дигәндә, егетнең эш урыны да, тулай торакта караваты да әзер иде.

 

Атна-ун көн үтте микән, егет чираттагы гозерен колакка тукый башлады.

 

– Их, берүземә бер бүлмә булса иде.

 

Шул теләге хакында сөйләшә-сөйләшә каланың үзәк урамы буйлап атлыйбыз. Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, ни күрим, каршыбызга нәкъ менә торак мәсьәләләрен хәл итүче бер танышым килә. Кул бирешеп исәнләшүгә үк шаяртып куйдым:

 

– Менә бит, Рафит дус, безгә кирәкле бүлмә үзе каршыга килеп басты.

 

– Нинди бүлмә? – дип аптырады тораклар хуҗасы. – Әллә бүлмәсез калдыгызмы?

 

Сүзне ресторанда дәвам иттек, мәсьәләнең төбенә төшкәнче. Шул ук кичтә егет болындай киң бүлмәнең хуҗасы булып куйды. Ә икенче көнне янә миңа килеп утырды.

 

– Их, – ди бу кабат, – синдәге кебек җиһазларның берничәсе булса да бүлмәмә ямь керер иде. Шып-шыр бит анда, футбол тибәрлек... Тимер карават белән табуретка гына...

 

Өй җиһазларының кибетләрдә тау кебек өелеп торган чагы бу. Фатирымдагы мебель күзне туйдыра башлаган иде. Ике дә уйлап тормастан, ныклы карарга килеп:

 

– Карале, Рафит, менә бу диванны, ике креслоны, суыткычны, өстәл, урындыкларны... сиңа илтеп куйыйк, – дидем.

 

– Кү-күпме сорыйсың? – диде бу, каушап калгандай. Шул соравын биргәндә тавышы калтыранып куюын да, теге көнне, тораклар хуҗасы белән ресторанда ашап-эчкәч, акчам бөтенләй юк шул, дигәнен дә истә тотып, кулларымны җәйдем:

 

– Булгач, чын ярдәм булсын инде. Әйдә, Рафит дус, барысы да бушлай булсын, рәхәтен күр, – дидем.

 

Йөк машинасы китерттем дә, әлеге әйберләрне илтеп бирдем һәм, шул ук машинага төяп, кибетләрдән үземә яңа җиһазлар җыеп кайттым.

 

Шуннан соң ничә көн үткәндер, бер танышым очрады. Монысы да туган ягым Минзәләдән. (Ул чакларда Түбән Каманы икенче Минзәлә дип елмаючылар да бар иде). Кулын биреп исәнләшүгә үк:

 

– Карале, юләр икәнсең бит син, – дип куймасынмы! Ни өчен шулай дип әйтүен аңлатып та бирде:

 

– Әле Рафитны очраттым. Бүлмәсенә чакырды, әрле-бирле йөреп, һәрберсен капшап, суккалап, җиһазларын күрсәтеп мактанды. «Карале, Рафит, синең килүеңә ай да юк, ә үзең бүлмә дә алып өлгергәнсең, затлы җиһазлар... Ничек баеп киттең әле тиз генә?» – дип гаҗәпләндем. Ә ул рәхәтләнеп көлде-көлде дә: «Юләрләр яшәсен! – диде. – Фәнзаман дигән якташ юләр бар монда... Эшен дә тапты, бер зур түрәне үз акчасына шәп ресторанда сыйлап, бүлмә дә алып бирде, бер тиен сорамыйча, җиһазларын да китереп, күтен сузып, мыш-мыш көчәнеп, бишенче катка менгерешеп тә китте», – дип өстәде. Ну, көлде дә инде үзеңнән, ма-ла-ай!.. Минем дә синең белән танышлыкны белмичә сөйләде инде ул, кәнишне.

 

Шуннан соң кырт кына өстәп куйды:

 

– Әзрәк акыллырак бул әле син, яме!

 

– Ярар, – дидем. Ләкин кая ул! Ана сөте белән кермәгән акыл тана сөте белән керәмени ул!

 

Кешеләргә күрсәткән ярдәмнәрем өчен үкенмәсәм дә, яши-яши бер нәтиҗә ясадым: кайберәүләрнең артык юмарт, игелекле булуы оятсызларны, әзергә-бәзер яшәргә яратучыларны да үрчетә икән. Ә андыйлар тормыш кадерен дә, игелек кадерен дә белми. Тормыш юлында, карьера баскычларында үсебрәк китсәләр, танымыйча үтүләре дә бик ихтимал. Хәер, андыйларны да күрмәдем түгел...

 

Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ 69 | 06.12.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы