13.04.2013 Җәмгыять
Ә сез санитар икеайлыкта катнашырга җыенасызмы?
Киләсе дүшәмбе Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китәчәк. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар.
Республикада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне фаш итеп өлгерергә кирәк. Ә сез санитар икеайлыкта катнашырга җыенасызмы?
Альберт ШУБИН, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының әйләнә-тирәне саклау идарәсе башлыгы:
– Билгеле, әлеге чарада һәркем катнашырга тиеш. Мин дә катнашачакмын. Чүплекләр күбәя, дип аларны санау белән шөгыльләнсәк, алар арта кебек тоелачак. Ә менә бергәләшеп урамга чыгып, шәһәрне тәртипкә китерсәк, вәзгыять үзгәрәчәк. Бу эштә безгә “Халык контроле” дә ярдәм итә. Чүплекләрне халык үзе үк табып бирә, ә урыны билгеле булган чүп белән көрәшү, аны юк итү күпкә җиңелрәк.
Ләйсән БӘДРЕТДИНОВА, Әлмәт балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Балалар бакчасы территориясенең чиста булуы аеруча мөһим. Шуңа без әлеге эшләргә кар эри башлагач ук керештек инде. Җир тизрәк кипсен, уен мәйданчыклары кардан тизрәк ачылсын, дип март ахырында карны көрәп ташладык. Хәзер көрәк-тырма тотып, җирне “уятырга” исәп. Әлеге эшләрне үзебез генә ерып чыгарга шактый вакыт кирәк, өстәвенә тәрбиячеләребезнең кайберәүләре пенсия яшенә җиткән. Ата-аналарга рәхмәт – булышырга атлыгып торалар. Уйнарга чыккач, балалар да кар атышкан була. Аларны яшьтән үк чисталыкка, эшкә өйрәтү ягыннан да файдалы бу.
Светлана ЗОНОВА, “Помоги другому” иҗтимагый оешма координаторы:
– Безнең оешма икеайлык кысаларында шәһәр паркы, күлләре тирәсендә өмәләр оештырачак. Моннан тыш мәктәпләрдә әлеге темага “түгәрәк өстәл”ләр, сыйныф сәгатьләре үткәрергә ниятлибез. Чисталыкка мәхәббәтне бер чара барышында гына тәрбияләп булмый, аны балага кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Гади, ләкин дөрес сүзләр: җыештырган җирдә түгел, чүп ыргытмаган җирдә чиста. Шәһәр халкы әнә шул гади сүзләрнең асылына төшенсен иде. Ел дәвамында оешма тарафыннан макулатура җыю акцияләре уздырыла – табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен бу да мөһим. Өмә уздыру өчен без Татарстан җитәкчелегенең махсус чаралар, айлыклар игълан иткәнен көтеп ятмыйбыз. Һава торышы яхшы торганда, табигатькә чыгып керү, шул ук вакытта файдалы эш белән дә шөгыльләнү күңел күтәренкелеге бирә.
Таңсылу СОЛТАНГАЛИЕВА, Казан идарәче компаниясе белгече:
– Безнең оешма быел “Язгы сыерчык оялары” акциясен игълан итәргә булды. Аның кысаларында башкаланың Яңа Савин районында 300гә якын сыерчык оясы урнаштырырга ниятлибез. Бу да – экологик икеайлыкның бер өлеше. Чөнки шәһәрдә сәнәгать зур үсеш алганда, кошлар мегаполислардан китәргә мәҗбүр. Эре шәһәр урамнарында карга белән чыпчыкны гына очратырга мөмкин. Без исә әлеге акция ярдәмендә халыкта экологик җаваплылыкны арттырырга телибез. Экология – ул бит әле урамда җыештыру гына түгел, тирә-юньне саклау да.
Алексей КОНДРАТЬЕВ, Универсиада волонтеры:
– Төп эшебез Универсиадага әзерлек булса да, без экологик икеайлыктан читтә калмыйбыз. Мәсәлән, 20 апрель көнне Экология министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларын куллану проблемалары институты белгечләре белән берлектә, Казанның “Эрмитаж” бакчасын җыештырачакбыз. Шәһәрне, гомумән, республиканы бергәләп кенә тәртипкә китереп була, дип уйлыйм.