• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

12.04.2013 Дин

"Мәктәптә намаз уку бүлмәсе булмый, яулыклар кала"

11 апрельдә Татарстан Җәмәгать пулаты утырышында 1 сентябрьдән кертеләчәк мәктәп формалары турында сөйләшү булды.

Март аенда Түбән Кама мәктәпләренең берсендә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләрдән соң Татарстан Җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессына борчылып мөрәҗәгать итүчеләрнең артуын исәпкә алып бүген Җәмәгать пулатында киң даирәдә очрашу узды. Мәктәп формалары һәм яулыклар турында фикер алышуда пулат рәисе һәм әгъзалары, прокуратура, мәгариф министрлыгы вәкилләре, эш белән тәэмин итү министрлыгы кешесе, президент аппараты, кеше хокуклары вәкилләре, Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Наилә Зиһаншина, Казанның 2нче гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина һәм башкалар катнашты. Сөйләшү җанлы, эчтәлекле һәм мәгънәле булды, диде Азатлыкка Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Җәмәгать пулаты әгъзасы Ренат Вәлиуллин.

– Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керә. Субъектлар үзләре аерым канун кабул итмәсәләр уку йортлары үз формалары нинди булачагын үзләре хәл итәчәк, дип әйтелде безгә. Дини аермалар күренми торган кием булырга тиеш. Очрашуга килгән барлык кешеләр - диния идарәсе вәкиле Рөстәм Батров, мөслимәләр Әлмира Әдиятуллина, Наилә Җиһаншина - яулык бәйләргә ихтияҗлары булса аны чикләү дөрес түгел, кешенең хокукларын чикләү булачак, дип белдерде. Татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина, хиҗаб белән никабны бутыйлар, гади халыкта аңлашылмаучанлык бар, диде. Шулай ук журналистлар да мәсьәләне куерта, шуңа башка милләт вәкилләре яулыкларга тискәре караш белдерә. Мәгариф министрлыгы вәкиле Эльвира Сафина, якын арада, бер ай эчендә мәктәп формасы буенча акт әзерләнеп хөкүмәт карары итеп тәкъдим буларак мәктәпләргә җибәреләчәк, диде. Форманың нинди булачагын Татарстанда мәктәпләр үзләре хәл итәчәк.

– Актта яулыклар турында сүз булачакмы?


– Бу сорауны да бирдек. Министрлык вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый, диде. Соңгы кисәтүләр вазгыятьне аңлап бетермәгәннән килеп чыккан булырга мөмкин, диде ул. Күрсәтмә проекты әзер булгач, ул Җәмәгать пулатына тәкъдим ителәчәк. Без аны тикшергәннән соң гына кире хөкүмәткә раслауга җибәрәчәкбез.

– Түбән Кама мәктәбе турында аерым сүз булдымы?

– Прокуратура вәкилләре моңа аңлатма бирде. Мәктәптә намаз бүлмәсе була алмый, прокуратура бу мәсьәләдә хаклы, уку йортларында намаз бүлмәсе була алмый. Ләкин "динне чагылдырган кием" дигән сүз - дөрес сүз түгел диелде, алар (Түбән Кама прокуратурасы вәкилләре) моны аңлап бетермичә язган, Үзәк прокуратура алар белән бу хакта сөйләшәчәк диелде безгә. Бу очрашуда халыкны тынычландыра торган сөйләшү булды дип уйлыйм. Хөкүмәт карары безнең аша үтәчәк, министрлык вәкилләре мәсьәләне яхшы аңлый кебек күренде, аларның халыкның борчылуларын исәпкә алырга теләве уңай тәэсир калдырды.

Казанның 2нче татар гимназиясе 1 сентябрьдән кертеләчәк форманың әле нинди булачагын белми.

"Иң мөһиме - матур һәм җайлы булсын. Яулыклы кызлар бар, ул аларның үз эше, безнең эш түгел", диде Азатлыкка Җәмәгать пулаты утырышыннан соң гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина. 


Алсу КОРМАШ
Азатлык
№ | 11.04.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (836804) / 14.04.2013 00:37:11

Бүлнисләрдәге намаз уку бүлмәләрен, молел*ный комнатларны да ябарга кушарлар микәнни

№9 (836802) / 14.04.2013 00:32:06

"Аллаһ белән ант итәм, сезгә бу кәҗә бәтиенең кыйммәте булмаган кебек, Аллаһ Тәгалә өчен бу дөньяның кыйммәте аннан да түбәнрәк, диде." №2.
Әгәр шулай икән, бу дөньяны барлыкка китерү аңа нигә кирәк булган икән? Адәм балаларының газап белән дөньяга килгәнен, газап чигеп яшәгәннәрен, зур газаплар белән ничек итеп җан биргәннәрен күреп хозурлану өченме? Менә нинди була ул сезнең сукыр наданлыгыгыз! Аллаһка ачыктан-ачык тел тидерү түгелмени бу?
Инде хәзер Аллаһтан курку турындагы бәянны тикшереп карыйк. Сез бит Аллаһтан гына түгел, сез бөтен нәрсәдән куркасыз: җеннәрдән куркасыз, шайтаннан, ерткыч хайваннардан, этләрдән, явыз кешеләрдән, бандитлардан, үлемнән куркасыз,кеше сүзеннән, - гомумән, сез бөтен җанлы-җансыз табигатьтән куркасыз, өрәкләрдән дә куркасыз, авырудан куркасыз. Шуның белән сез Аллаһка бөтенләй ышанмавыгызны раслыйсыз, чөнки, Аллаһка ышансагыз, сез бернәрсәдән дә, беркемнән дә курыкмас идегез. Ышаныч белдерү куркуны аңлатмый, чөнки ышанган кешегә курку белдерү мөмкин түгел. Ышаныч казанган якыннарыбыз безгә начарлык эшли алмаган кебек, Аллаһ та чынлап торып үзенә ышанган кешеләргә газап китермәс иде. Бу тәгълимат Бөек космик законнар белән яшәешкә ныклап беркетелеп куелган, ул законнарны белмәенчә уңын сулга әйләндереп кигән кием кебек сез генә үзгәртә аласыз. Бу хәдисләрне дөньяга игълан иткән Мөслим, мөгаен, сезгә Аллаһы Тәгаләнең үзеннән кадерлерәктер, имеш, Аллаһ законнарын язган бит ул((((((( Ничек итеп шуңа сукырларча ышанып була торгандыр, аңлап булмый.
Ә ни өчен соң әле "... бу дөнья мөселманнан өчен төрмә, кяферләр өчен җәннәт..." булырга тиеш? Мөселман Аллаһ каршында нинди гонаһ кылган да( исламны тота торып), ә кяфер( кяфер була торып) ничек ярый белгән? Бусын мескен куркак куян йөрәк болай дип аңлата һәм башкаларга да төшендерергә тел, имеш, киресечә,мөселман шуның өчен теге дөньяда җәннәттә яшәячәк, ә кяфер тәмугта. Ә Аллаһ сезнең кебек куркаклар белән җәннәттә нишләсен икән соң, аңа да бит фидакарьләр, батырлар, патриотлар кирәк. Әгәр шайтан килеп шул чагында ышандыра-ышандыра тагын богдай җимешен ашарга күндерә башласа,мондый куркаклардан, мондый ихтыярсызлардан, Хәүва кебек ярты ярын үз шәхси милкенә чутлаган татлы җимеш(.....) колларыннан ни көтәргә була? Бары хыянәт кенә. Аллаһ тагын алданыр иде микән? Уйланыр иде, бәлки.

№8 (836709) / 13.04.2013 12:03:43

//исламның төп коралы Аллаһыдан курку дип пропагандалый. Аларның Аллаһы исеменнән халыкны куркытыр идарә итәселәре килә.//

Аллаһтан курыккан кеше тираннан да курыкмый. Киресенчә бит Аллаһтан курыкмаган кеше барыбер кемнәндер курка. Җитәкчеләргә үзләреннән куркучы кирәк. Бер предприятие хуҗасына "Мине эшкә алмыйсыңмы соң?" дип сораган идем. "Юк, сезнең үзегезнең фикер бар, уйлау икенче. Безгә кушканны эшләүче генә кирәк" ди. Менә кеше аракыны кешедән куркып эчмәскә мөмкин.Кеше күрмәгәндә эчә ала. Ә Аллаһтан курыккан кеше белә нишләсә дә Аллаһ күреп тора. Башкалар безгә җитәкчеләргә буйсынырга дип чакыра .

_________________________________________

"Мөхтәрәм кардәшләр, курку бит ул остазыбыз өйрәтүенә караганда 100%. Әгәр кеше Аллаһыдан 50% курыкса, 50% башка нәрсәләрдән (шайтаннан, җеннән, сихерчедән, әүлиядән, бандиттан, ерткыч хайваннан һәм бүтәннәрдән куркачак). Әгәр дә берәү Аллаһыдан 90% курыкса, башкалардан 10% кына куркачак. Әгәр дә Аллаһыдан 100% курыкса, «Аллаһыдан башка беркем дә миңа зыян-зарар итә алмый, фәкать Аның тәкъдирендә язылган зарарлар гына ирешәчәк,»– дип әйтсә, ул кеше бернәрсәдән дә курыкмый торган була, чөнки мөселманнар тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһыдан диеп иман китерәләр. Шулай булгач, безгә фәкать Аллаһыдан гына куркырга һәм Аңарга гына тәвәккәл кылып (сәбәпләренә керешеп) Аңарга гына сыгынырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) ничек сакланган һәм безгә нинди догалар өйрәткән булса, шул догаларны укып йөрергә һәм сакланырга кирәк."

Аллаһны бер дип таны" китабыннын

№7 (836699) / 13.04.2013 10:38:55

Телефон №ны белеп булмасмы?

№6 (836698) / 13.04.2013 10:36:06

(*), төрткеләргә урын җитмәсә, тыныш билгеләренә нокта куябыз.

№5 (836693) / 13.04.2013 09:50:47

К. Динар, )))
минем уйлавымча, хокукый каршылык кебек тоелган моментны оста файдаланалар. Беренчесе, әйтик диннең дәүләттә аерылган булы.Әмма шул ук вакытта аерым кешеләрнең вөҗдан иреге бар.Әмма дин дигәндә чиркәү, мәчетләр эшчәнлеге күздә тотыла. Ә намаз уку бүлмәсе, ТКда намаз уку вакыты ул вөҗдан хокукларына керә.Тик намаз уку бүлмәсе мәчет түгел ич. Вөҗдан ирегенең реализация юлы гына.

Намазлы исламнан Россия курка, әлбәттә. Россиягә куркыныч шул намазлы мөселманнардан янады бит.Гарәп илләрендә "ислам белеме" алып кайтканнар да үзләрен бик агрессив тота, исламның төп коралы Аллаһыдан курку дип пропагандалый. Аларның Аллаһы исеменнән халыкны куркытыр идарә итәселәре килә.
Әмма намазсыз ислам, ислам түгел инде ул. Ничек кенә атарга тырышмасыннар.

Хәтта исламның иң зур бәйрәмен халыкка, бигрәк тә яшьләргә аңлата белмиләр. Чынлыкта Аллаһыны тану дөньялыкны оныту, бөтен гомереңне, һәр хәрәкәтеңне Аллаһы белән бәйләү түгел ул.Шундый мәхълүкъ Ибраһимга Аллаһы шуны күрсәтә. Аллаһыга бернинди корбан кирәкми, чын һәм башка төрле форматтагы корбаннар. Аллаһы кешеләрне яратты һәм ярата!!! Һәм ул аларны тигез!!!! итеп яратты. Корбан бәйрәме ул шул турыда.

№4 (836690) / 13.04.2013 08:57:14

"Мәктәптә намаз бүлмәсе була алмый, прокуратура бу мәсьәләдә хаклы, уку йортларында намаз бүлмәсе була алмый" - бу кайсы законга нигезләнә?

№3 (836608) / 12.04.2013 16:27:08

Хэркем узенен нэрсэ белгэнен шушылай курсэтэ башласа,сайтта урын житмэс.

№2 (836600) / 12.04.2013 15:50:25

Бер кем дә, бер нәрсә дә Аллаһтан өстен була алмый! Мөселманнарның яңа намаз укый башлаганнары да, стажлылары да моны яхшы белә.

Мәктәп җитәкчесе дә, министр, прокурор да, президент та! Кулларыннан килсә кояш белән идарә итәрләр иде. Дөрес яктыртмыйсың, башкача яктырт, дип. Җыен кяфер һаман гаепне үзеннән эзләми, имеш табигать гаепле. Әмма урыс әйтмешли, увыый.

Аллаһ законнарыннан бер нинди закон да өстен була алмый! Кем дә кем моның белән исәпләшәсе килми икән ул харап булучы. Кем булуына да карамастан. Скидкә юк, әгәр Аллаһ Тәгалә башкача хәл кылса гына. Әмма аның өчен Ибраһим гәләйһи әссәлләм кебек хәниф булырга кирәк.

Андый дәрәҗәгә ирешү өчен, ширк кылучы әтисеннән ваз кичү, ә әтисе улына Аллаһ ризалыгы өчен мин сине бугазлыйм дисә дә улы әтисенә буйсынырга тиеш була.

Ә хәзергә күп очракта киресенчәрәк. Аллаһка сыенам!

Кием мәсьәләсенә килсәк, намаз укучы мөселман, мөслимә беренче чиратта Аллаһка өстенлек бирә. Шуның өчен ул Аллаһ кушканны үти, мәктәп кушканны түгел. Аллаһ тәрбиясе генә дөрес тәрбия! Аллаһ юлы гына дөрес юл! Мәктәпләрегез тәрбиясе дөньялык өчен мизгел - һәм хәзергә сукыр бер тиенгә дә тормый. Аллаһ тәрбиясе һәм кануннары МӘҢГЕЛЕК! Ахирәт өчен!

Пәйгамбәр С.Г.В. сәхәбәләре белән базардан барганда үлеп яткан кәҗә бәтиенә юлыкты. Бер колагыннан чеметеп күтәрде дә, моны бер дирхәмгә алучы бармы дип сорады? Сәхәбәләр бер тиенгә дә алмыйбыз диделәр. Исән булса да кирәге юк, моның колаклары бәләкәй диделәр. Аллаһ белән ант итәм, сезгә бу кәҗә бәтиенең кыйммәте булмаган кебек, Аллаһ Тәгалә өчен бу дөньяның кыйммәте аннан да түбәнрәк, диде.

Икенче бер ышанычлы хәдистә бу дөнья мөселманнан өчен төрмә, кяферләр өчен җәннәт диелә.

Бу хәдисләрне Мөслим җыентыгыннан таба аласыз.

№1 (836574) / 12.04.2013 13:54:27

Дуслар! "Раифский Богородицкий монастырь" - җиңә, "Городище Булгар" эчен тавыш бирик!!! Тәүлегенә эчәр тапкыр тавыш биреп була. Изге Шәһребезне бөтен Россия күләменә танытыйк!!! - http://10russia.ru/sights/7/1916

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar