12.04.2013 Дин
Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Тату булсак, бәрәкәт киләчәк"
10 апрель көнне ТР Диния нәзарәте мөфтие вазыйфасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин, 17 апрельдә җыелачак республикабыз мөселманнары корылтае уңаеннан, бер төркем телевидение, газета журналистларының сорауларына җавап бирде.
– Ничек мөфти булып сайланырга уйладыгыз? Моңа кемнәр, нәрсә этәргеч бирде?
– Беренчедән, моңа яшәү рәвешем, дусларым этәргеч булды. Дөресен генә әйткәндә, ике-өч ай элек кенә бу хакта хыялланганым, үземне мөфти итеп күзаллаганым да юк иде. Эшчәнлегемдә төп маяк – ислам дине, Коръән. Киләчәктә дә шулай булачак. Иң мөһиме – тәкъвалык. Мөселманнарыбызны, ислам җәмәгатен берләштерү, өммәтебез мәнфәгатьләре өчен эшләячәкбез.
– Сезнеңчә, җәмгыятебездә һич кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр нидән гыйбарәт?
– Миңа калса, җәмгыятебездәге иң зур проблема – дин нигезләрен белмәү. Сер түгел, кайберәүләр исламны ниндидер хәвеф чыганагы дип күзаллый. Без, мөселманнар, Гайсә пәйгамбәр турында сөйләгәндә аны – рухуллаһ (Аллаһ аңа җан биргән), Муса пәйгамбәр турында сөйләгәндә аны – Кәлимуллаһ (Аллаһ белән сөйләшүче), Мөхәммәд пәйгамбәр турында сөйләгәндә аны Хәбибуллаһ (Аллаһның сөеклесе, яратканы) дип искә алабыз. Гомумән, сөю-мәхәббәт – динебезнең нигезе ул. Җир шарын мәхәббәт саклап тора. Без моны белергә, тарихтан яхшы үрнәкләр эзләргә тиеш. Әгәр мөселман Пәйгамбәребезгә ияреп барса, аның кушканнарыннан чыкмаса, ул беркайчан да ялгышмаячак. Тату булсак, бәрәкәт киләчәк. Бергә, бердәм булсак, дәрәҗәбезне саклый, ныгыта алырбыз.
– Сез үзегез кайларда белем алдыгыз?
– Әле мин укуымны дәвам иттерәм, РИУда укыйм. Алла боерса, быел җәен, имтиханнар тапшырып, диплом алачакмын. Әүвәл Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыдым, аннан соң Махачкаладагы Төньяк Кавказ ислам университетына укырга кердем. Анда бераз укыгач, академик ял алып, Төркиягә киттем. Анда Коръән ятладым. Ошап киткәч, шунда мәдрәсә тәмамладым. Төркиядән кайткач, читтән торып РИУда укый башладым.
– Дингә ничек килдегез?
– 11 яшемдә мәчеткә йөри башладым. Мин үзем Мари-Ил Республикасының Бәрәңге районындагы Искеавыл дигән җирдә туып үстем. Гарәпчә хәреф таныткан беренче укытучым Рәисә ханым иде, хәзер ул мәрхүмә инде. Дингә килүемә әбием зур тәэсир итте. Әгузе-бисмилланы өйрәтте, беренче дини китапларны ул бирде. Тугызынчы классны тәмамлагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә килүемне әйттем инде.
– Мөселманнарны ничегрәк берләштермәкче буласыз?
– Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримендә, мөэминнәр – үзара кардәш, дигән. Бүлешер бернәрсәбез дә юк. Раббыбыз – бер, китабыбыз, динебез – бер, пәйгамбәребез – бер, илебез – бер. Без теләсә кайсы мәсьәләне чәй табыны янында җыелып хәл итә алабыз. Әле менә имамнар өчен вәгазьләрдән, рәсми фикерләрдән, Хәнәфи мәзһәбе буенча сорау-җаваплардан торган махсус журнал чыгарырга ниятлибез. Бер үк көнне бөтен мәчетләрдә бер төсле җомга вәгазе яңгырар дигән уй бар.
– Үткән ике елда, төрле сәбәпләр аркасында, вазыйфасыннан азат ителгән имамнар булды. Әгәр алар кире кайтып эшләргә теләк белдерсә, нәрсә әйтерсез?
– Мәгълүм ки, без Хәнәфи мәзһәбендә, Матуриди гакыйдәсендә эшлибез. Әгәр имам булып торган кеше яныбызга килеп, шушы кысалардан чыкмыйча эшләячәген әйтсә, сөйләшербез, хәл итәрбез. Инде үз дигәненнән кире кайтмый, элеккечә сукалый икән, бу аның үз иркендә, үзе сайлаган юл.
– “Без“ дип сөйлисез. Сезнең командага кергән кешеләр кемнәр инде алар?
– Безнең командага Илдар хәзрәт Баязитов керә. Аны Казанда күрмәүчеләр өчен Коръән үзәге оештырган кеше буларак бик яхшы беләләр. Илдар хәзрәтнең башка социаль проектлары да бар. Яшьләр бүлегенә, республика мөслимәләре берлегенә таяначакмын. Мәрҗани мәчете каршында эшләүче ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров дәгъват бүлеге, җәзаларны үтәтү идарәсе белән эшләү бүлеге эшчәнлекләренә җитәкчелек итәчәк, ул вәгазьләр язу эшенә дә маһир. Әле тагын РИУ ректорының беренче урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батыров бар. Ул фәнни юнәлеш өчен җавап бирәчәк. Без аларның үз командабызга керүенә бик шат.
– Социаль проектлар дигәндә нәрсәне күз алдында тотасыз?
– Сукырлар белән эшләүне әйттем инде. Элегрәк имамнарыбыз төрмәләрдә, колонияләрдә дингә чакыру-дәгъват эше белән шөгыльләнсә, хәзер азат ителгәннәргә дә тернәкләндерү үзәге булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Күрмәүчеләргә Коръән өйрәтү эше дәвам итәчәк. Әле Илдар хәзрәт белән ятим калган инвалид балалар өчен аерым ятимнәр йорты ачасы иде дип хыялланабыз. Аларны зур тормышка әзерләү бик күп көч, сабырлык сорый. Ниятләребез бик күп. Әлегә якын арада гамәлгә ашырып булмасмы дигәннәрен генә әйтәм.
– Кол Шәриф мәчете кайчан эшли башлар икән?
– Хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре бара. Мәгълүм ки, ул нәзарәт балансында түгел, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына карый. Мәчет озакламый ачылыр, җомга намазлары укытыла башлар, эшләп китәр дип өметләнәм.
– Сез бит әле чагыштырмача яшь. Үз өстегезгә зур җаваплылык алмакчы буласыз. Дулкынланасызмы?
– Өлкәнәю дигәне озак көттермәс, анысы. Җигелгәч тартырга туры килер. Әз-мәз генә хәвефләнү дә бар. Командама таянырмын дип уйлыйм. Шактый җитлеккән кешеләр тупланган монда. Баш казый булып эшләүче Җәлил хәзрәт тә ышанычлы кеше. Шәт, ул үз вазыйфасында калыр, эшчәнлеген дәвам иттерер дип өметләнәм. Аксакаллар шурасы, мөхтәрәм имам-мөхтәсибләр бар. Бергәләшеп, киңәшләшеп, җыелган мәсьәләләрне хәл итәрбез, иншалла.
– Камил хәзрәт, Сез бу вазыйфада бер айлап кына әле. Шушы вакыт эчендә Казанда, республикабыз районнарында йөргәндә, үзегез өчен кызыклы, гыйбрәтле тоелган хәлгә юлыкмадыгызмы?
– Чынлап та, күптән түгел генә Буа районына баргач, Ильяс исемле малай белән танышу насыйп булды. Яныма килеп, корьәнхафиз буласым килә дигән теләген җиткерде. Аның кебек шулай матур итеп Коръән укучыны бер илдә дә күргәнем, ишеткәнем юк иде әле. Тавышы шулхәтле матур, искитмәле!
– Дини мәгариф дигәндә, мирасны өйрәнүгә дә игътибар биреләдер?
– Әлбәттә, әле менә Мисырда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтнең бер кулъязма китабы табылды. Ул фикъһе гыйлеме буенча. Без аны хәзер компьютерда җыеп бастырачакбыз. Тәгаен алганда, Мәрҗани хәзрәтнең утыздан артык китап язганы билгеле. Таба алган кадәр без аларның бөтенесен дә изге мирасыбыз итеп халыкка кайтарачакбыз. Һичшиксез, һәр ислам фәне буенча татар илаһият галимнәренең китабы бар. Безнең вазыйфабыз – шул китапларны табып, бастырып дөньяга күрсәтү.
– Элегрәк чаңгы шуарга ярата идем, әмма китап укуга, телләр өйрәнүгә һәвәсләнеп китү аркасында бу спорттан баш тартырга туры килде, дип әйткән идегез бер әңгәмәгездә.
– Чынлап та, тәрҗемә эше бик күп вакытны ала. Аннан соң гарәп, төрек телләрен өйрәнү дә ансат түгел. Гомумән, тел өйрәнү бик кызык. Мин гадәттә тәсбих алып, тәсбих тартып, сүзләр ятлый идем. Аллага шөкер, соңгы ике елда егермеләп китап тәрҗемә ителде. Аларның берничәсе басылып чыкты инде, җиде-сигезе басу процессында. Башка мәзһәбләрнең, фиркаләрнең китаплары күбәйде. Инде үзебезнең дә төпле, дәлилле китапларыбызны күбрәк бастырып, халыкка җиткерәсе иде.