поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2008 Икътисад

АКЧА АЛЫШЫНАМЫ?

Дөнья кризис чоңгылында. Азык-төлеккә, чималга, энергетикага халыкара бәяләр котырынып үсә. Аеруча Америка авыр хәлдә. Аның доллары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә очсызлана. Бөтен планетабызда иң кадерле саналган акча әнә шулай буш кәгазьгә әйләнә бара. АКШ туристлары бүген Европада үз долларларын еврога алмаштыруда, хәтта кыенлыклар да кичерә, дигән хәбәрләр бар. Банклар бәһасен югалтучы долларны сатып алуны чикли. Америка фирмаларының Европа филиалларында эшләүчеләргә аеруча кыен. Бердән, бәяләр күтәрелә, икенчедән, долларлары очсызлана. Димәк, аларның шәхси керемнәре, башкаларга караганда, ике тапкырга артыграк инфляциягә дучар ителә. Әнә шушындый тотрыксыз доллар фонында бүгенге рус акчасы – рубль “кыюлана”.

КАДЕРСЕЗ АКЧА КАДЕРЛЕГӘ ӘЙЛӘНМӘКЧЕ

Рубльнең кадерсез булганлыгын чит илгә чыккан кеше бик яхшы белә. Русия чиген үтүгә, ул кирәксез йөккә әйләнә. Хәер, Русиянең үзендә дә халык аннан котылу җаен эзли иде. Күчемсез милек алырга, долларга алыштырырга тырышты. Шул рәвешле генә акчаның бәһасен саклап калырга мөмкин булды. Бүген исә кесәдәге акчаны, әйбер сатып алмаганда, долларда түгел, банкларга урнаштыру үзен аклый башлады. Бердән, банкларның “үлмәслегенә” ышаныч артты, икенчедән, банк билгеләгән процентлар азмы-күпме инфляция белән ярышырга тырышты. Ләкин соңгы берничә айдагы бәяләр үсеше, инфляциянең планлаштырылган дәрәҗәдән югары булуы банкларда иң югары булган еллык билгеләнгән 12–13 %ны да йотты. Бу һәм башка бик күп сәбәпләр рубль тирәсендә чираттагы имеш-мимешләр тууга сәбәпче булды. Соңгы 10-15 елда таушалды, күп михнәтләр күрде шул ул. Акча алышына, дигән сүзләргә халык шуңа бик тиз ышана. Бу шикләнүләр ел саен Яңа ел алдыннан кабатлана, ләкин бер-ике ай үтүгә онытыла иде, ә быелгысы озаккарак сузылды. Моңа җирлек бар, чөнки рубль бүген үзе генә яши алмый. Ул телиме- теләмиме, долларга бәйле. Дәүләт Думасы тыюларга карамастан, бәя әле һаман долларда исәпләнә. Шуңа күрә Русия акчасы тирәсендәге шомлы хәбәрләрне уйдырма, имеш-мимеш кенә дип бәяләргә мөмкин түгел.

 

ИЛ ӨСТЕНДӘ КРИЗИС ӨРӘГЕ КҮРЕНӘ

Моңарчы деноминация белән куркытсалар, хәзер доллар артыннан рубль дә мәтәлмәгәе, дигән фаразларны ишетергә туры килә. Доллар моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә очсызланды, 23 сум 51 тиенгә төште. Дөрес, куркырга нигез юк кебек, халык кесәсендә дә доллар калмады диярлек. Башы эшләгән һәркем аннан котылу җаен тапты. Ләкин барыбер күңелне нидер кымырҗыта, чөнки моңарчы тотрыклылык һәм ышаныч символы булган доллар бүген төптә ята. Халык моңа ышанып бетми. Моңарчы кадерле саналган шундый акча “мәтәлгәч”, әле ныгып җитмәгән рубльне нәрсә көтә, дип баш вата.

Доллар белән рубль мөнәсәбәтен илебез халкы яхшы хәтерли. Берничә көн эчендә рубль 3-4 тапкыр арзанайды. Дефолт онытылырлыкмыни?! Рубльне кая куярга белмәделәр. Аның чынлап торып гади кәгазь, кыйммәте булмаган акча икәненә инандык. Ә менә 2003 елдан рубль долларга карата авырая башлады. Соңгы айларда доллар бөтенләй әллә нишләде. Тулыр-тулмас ике ай эчендә ул 1 сум 50 тиенгә очсызланды: авырлыгын 5,5 %ка җуйды. Бу озак бармас, доллар ныгыр һәм кире процесс башланыр дип, уйлый бүген халык. Чөнки, өстә әйткәнемчә, Русия сумының чынлап торып бәһале акча булырына ышанып бетә алмый әле ул. Чөнки Русияне кризислар сагалау ихтималы барлыгын финансларда азмы-күпме хәбәрдар гади халык кына түгел, белгеч-экспертлар да фаразлый.

– Мондый имеш-мимешләр, беренче чиратта, Көнбатыш финанс базарында тотрыксызлык белән бәйле. Һәм бу кризисның безнең валютабыз язмышына да йогынты ясавы ихтимал, – ди Дойче Банкның баш икътисадчысы Ярослав Лисоволик.

Шул ук вакытта фонд базарындагы хәлләрнең дә ал да гөл икәнлегенә халык ышанмый. Ләкин фонд базарындагы проблемалар финанс кризисын тик торганда, үзлегеннән китереп чыгара алмый. Шунысы гына бар: безнең фонд базарыбыз әле ныклап аякка басмаган, анда нигезсез спекулятив бәяләр хөкем сөрә һәм алар теләсә кайсы вакытта проблема тудырырга мөмкин. Шулай да рубльнең 90нчы еллардагы кебек бик тиз арада аска мәтәлүенә алшартлар юк. Бер генә мисал. Долларның мәтәлүе аркасында инвесторлар әлеге валютадан котылу җаен эзли. Бүген алар чималга күчә. Нефть, металл, шулай ук кыйммәтле металл белән эш итә. Бу исә Русия өчен бик уңайлы. Чөнки нәкъ менә бездә әлеге байлыкның хисабы юк.

 

ДОЛЛАР АЯК СУЗАМЫ?

Инде долларның шулай дәвамлы рәвештә очсызлануына һәм ул мәңге дәвам итмәячәк дигән фаразга килгәндә, кайбер аналитиклар фикеренчә дә долларның мәтәлүе соңгы чигенә якынлаша. 2008 елның икенче яртысында доллар да үсү юнәлешен табарга мөмкин. Ләкин бу нисбәттән аналитиклар бер фикердә түгел. Икенчеләре, долларның якын киләчәктә аякка басу ягына борыласына шикләнеп карый. Эш шунда: быел апрельдә АКШ эчке тулаем җитештерү буенча беренче квартал нәтиҗәләрен игълан итәчәк. Күп экспертлар анда Америка икътисадының хәлләре мөшкел булачак, дип фаразлый.

Доллар безнең йөрәккә кереп урнашкан: халык, нишләптер, элеккечә, океан арты акчасына ябышып ята. Долларны бәреп еккан еврога, никтер, күнегеп бетә алмый. Югыйсә доллар еврога карата да тиңдәшлеген югалта бара. Шул ук вакытта евро белән рубль мөнәсәбәтләре азмы-күпме тотрыклы дәрәҗәдә саклана. Шулай булгач, бүгенге валюта базарындагы вәзгыятьне доллар белән евроның халыкара базарда урын өчен конкуренция көрәше дип тә бәяләргә мөмкин.

 

РУБЛЬ РЕАЛЬ КУРСЫНА ОМТЫЛА

Сер түгел, рубльнең долларга карата мөнәсәбәтен моңарчы үзәк банк контрольдә тотты. Долларны ясалма рәвештә кыйммәтләндерү чараларын күрде. Чөнки нык рубль ил икътисады өчен отышлы түгел. Президент В.Путин да рубльнең ныгуы икътисадта негатив процессларга китерде, дип белдерде һәм хөкүмәткә бу эшне контрольдә тотарга боерды.

– Евро ныгуының Европа икътисадына ничек йогынты ясаганын күреп торабыз. Шуңа күрә акча сәясәте өчен җаваплы ведомстволарга бу эшне җентекләп күзәтеп торырга кирәк, – диде ул. Чөнки нык евро Европа икътисадына файдалы түгел.

Әлбәттә, мондый караш та, рубль ныгымаячак, киресенчә, доллар артыннан мәтәләчәк, дип уйларга җирлек тудырмый әле.

– Рубльнең долларга карата зур тизлектә ныгуы нәтиҗәсендә борчылырга кайбер сәбәпләр бар. Әгәр доллар 20 сум тирәсенә төшсә, бу Русия товарын сатучылар өчен критик чик булачак. Аларга чит илгә товар сату отышлы түгел. Шунлыктан, рубльнең тотрыклылануын мәҗбүри тоткарлау өчен нинди дә булса гамәлләр кылу бик мөмкин. Аннан соң үзәк банк валюта кәрзинендә евро өлешен арттыру чараларын да күрү ихтимал. Ләкин бу эш эзлекле, чамалы характерда булачак, – дип саный РБК аналитигы Елена Хрупова.

Шул ук вакытта Русия халыкара финанс кризисы фонында отышлырак хәлдә дип санаучылар да бар.

– Дөнья базарындагы вәзгыять безгә уникаль мөмкинлек бирде: без халыкара финанс базары үсешенә караганда тизрәк эш итеп, чынлап торып зуррак уңышларга ирешеп, алгарак китә алабыз, – дип белдерде Русиянең беренче каналдагы “Времена” тапшыруына Финанс базарлары буенча федераль хезмәт башлыгы Владимир Миловидев.

 

АКЧА АЛЫШМАЯЧАК?

Билгеле, өстә әйтелгән анализдан чыгып, акча алыштыру турында, һичьюгы, якын киләчәктә онытып торырга кирәк, – дип ышанып әйтергә мөмкин. Соңгы деноминация 1997 елда үткән иде һәм Русия анда нольләрдән котылды. Деноминация турындагы имеш-мимешләрнең чыгуына яңа сайланган президент Д.Медведев сәбәпче булды ахыры. Узган ел ахырында Русия Премьер-министрының беренче урынбасары Д.Медведев соңгы 10 ел эчендә беренче тапкыр “деноминация” сүзен кулланды. Аңа программистлар Төркия мисалын китерде: деноминациядә акчадагы өч нольне сызу Төркиягә байтак проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте, дип аңлатты. Программист: “Деноминация була калса...” дип сүз башлауга, Медведев аны кинәт бүлде: “Деноминация булмый”, – диде ул.

Ләкин бездә зур чиновниклар игътибарга алып инкарь иткән хәбәрдә дә ниндидер дөреслек ятарга мөмкин дигән шик туа. Утсыз төтен булмый, дигән гыйбарә нәкъ менә безнең илгә суйган да каплаган. Интернетта 1 һәм 100 сумлык яңа кәгазь акчаларның эскизлары да пәйда булды. Әлеге банкнотлар югары дәрәҗәдә эшләнешле чын ХХI гасыр акчасы булып күренде. Рәсми булмаган чыганаклардан алынган хәбәрләргә караганда, купюраларны апрель аенда алыштырырга тиешләр иде һәм 100 сумга 1 сум бәрабәренә, ягъни ике ноль сызыласы, диделәр. Аннан Америка доллары тиеннәрдә хисаплана башлаячак. Әйтик, аның бүгенге алыштыру курсы 24-25 тиен булачак.

Әлеге хәбәр таралганнан соң, ике айлап вакыт узды, әмма аерым экспертларның фикерен исәпкә алмаганда, деноминация буенча хәбәрне рәсми төстә инкарь итүче дә, яклаучы да юк. Шулай да күпчелек 2008 елдагы деноминация ихтималын популистик хәбәр дип бәяли.

– Әлегә акча алыштыру өчен вакыт җитмәгән, – ди Эксперт институты директоры Андрей Нещадин. Аның фикеренчә, 50 меңлек купюра барлыкка килгәч кенә, бу хакта уйларга була.

Исегезгә төшерәбез, акча реформасы безнең илдә 1947, 1961, 1991 һәм 1997 елларда булды.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ --- | 26.03.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»