• 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июнь Айгөл Гыймранова
  • 06 Июнь Илдар Хәйруллин
  • 06 Июнь Фәнис Фәтхи (1961-2018)
  • 07 Июнь Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина
  • 08 Июнь Сәрия Мифтахова
  • 08 Июнь Рәис Миңнеханов
  • 08 Июнь Хәлисә Ширмән
  • 09 Июнь Лилия Сөнгатуллина
  • 09 Июнь Луара Шакирҗан
  • 10 Июнь Гөлсем Исәнгулова
  • Ищем чистоплотную мусульманку на подселение ул.Губкина 30Б. Отдельная комната в трехкомнатной квартире, в новом доме, остановка рядом. Тел.89600412669
  • Казань салмачи бистэсендэ 8 сот жир кишэрлеге сатыла,бик унайлы урында ,фундаменты бар ,барлык сорауларга телефон аша жавап бирэмен,телефон номеры 89377797292
  • Кама Тамагы районында 11,6 га (ике пай 5.8га) межевать ителгэн жир участогы сатам. Участок бик унайлы урында урнашкан, яныннан ук асфальт юл утэ, документлары эзер. 2024 елда идел аша купер тозелеше кулланышка тапшырылачак, шэһэрдэн участокка кадэр асфальт юлдан 40 минут вакыт кирэк булачак. Кадастровый номер 16:22:060501:111 Тел 89674628716
  • Журналистлар урамында урнашкан ике бүлмәле квартирага бергә торырга татар кызы эзлибез. Якында гына Попова, Пионерская, Ак. Губкина остановкалары. 16000 всё включено. 89274052074
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
 

 
Архив
 

               

10.04.2013 Мәдәният

Татарның иң затлы, иң көчле тавышлары – Ваһапов фестивалендә!

7 майда бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 105 ел тула. Бу унайдан Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үткәрелә. Ул 15 майда республикабызның иң затлы, иң абруйлы сәхнәләренең берсе булган – С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт Залында узачак.

Ваһапов фестиваленең иң күркәм сыйфатларының берсе – җырчыларның югары башкару дәрәҗәсе. 15 майда да фестиваль сәхнәсендә татарның иң затлы, иң көчле тавышлары чыгыш ясаячак – Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Сиринә Зәйнетдинова! Шунысын да искәртик: киң катлам тамашачыга инде яхшы мәгълүм бу исемнәр – барысы да Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңеп чыккан талантлар.

Сүз уңаеннан, фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы быел да дәвам итә. Аның соңгы турлары 23-25 апрельдә Зур концерт залының кече залында үтә. Ә җиңүчеләр исә нәкь менә 15 майда фестивальнең гала-концертында игълан ителәчәк. Димәк, 15 май - әле ул яңа талантлар, яңа исемнәр ачу тантанасы да! Һәрвакыттагыча, Ваһапов фестивале гала-концертына быел да мәшһүр кунаклар чакырылган. Алар арасында – дөньякүләм танылган легендар җырчы, СССРның халык артисты Зураб Соткилава (Мәскәү) һәм күпсанлы конкурслар лауреаты, виртуоз – музыкант Айдар Гайнуллин (Берлин).

Мәскәүдән киләчәк рус җырчысы Федор Тарасов та фестивальнең бер бизәге булачак. Күпләр хәтерли булыр, элегрәк елларда Федор Тарасов Рөстәм Яхин романсларын искиткеч башкарып Казан тамашачысын таң калдырган иде инде.

Инде һәркемгә билгеле – Ваһапов фестивале концертларында бары тик тере тавыш, тере музыка яңгырый! 15 майда үтәсе концертта исә җырчылар А. Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры, Р.Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле һәм концертмейстер А.Лабзинага кушылып чыгыш ясаячак.

Башлана 18.30 сәг. Билетлар БКЗ һәм шәһәр кассаларында сатыла. Билет бәясе – 500-1000 сум.

Белешмәләр өчен: 8(843) 296-06-27.

Шулай итеп, 15 май С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт Залына – Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале гала-концертына – чын татар моңы, чын татар җыры бәйрәменә рәхим итегез!



 

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (837751) / 22.04.2013 18:14:58

Ник Ришат плюсовщик сон э?

№16 (836899) / 14.04.2013 23:58:14

Да, Айдар Гайнуллин- выдающийся музыкант, его ценит весь мир!

№15 (836898) / 14.04.2013 23:29:44

Бу исемлектэ Ростэм Асаев ,Артур Исламов бик кочле тавышлы жырчылар.килэчэклэре ометле куренэ.

№14 (836897) / 14.04.2013 23:24:58

иж матур җырлаучылар-САНДУГАЧЛАР
http://go.mail.ru/search_video?q=%D1%80%D0%B8%D1%88%D0%B0%D1%82%20%D1

№13 (836894) / 14.04.2013 23:18:57

Кайчан туктарсыз икән, туганнар, талантлы яшь җырчыларыбызны бер-берсенә каршы куеп котырынып утырудан. Сәхнәгә өметле яшьләребез килгәнгә сөенәсе урынга...Филүс тә, Ришат та -һәркайсы үз урынына кирәк, тимәгез аларга!!!

№12 (836893) / 14.04.2013 23:15:50

Минем бу эсэрне бик куп жырчылыр башкаруында тынлаганым бар.Мондый шэп жырларны башкалардан да матуррак итеп башкарырлык булсан гына алынырга кирэктер.

№11 (836890) / 14.04.2013 22:56:28

Сезгә акча түлиләрме соң,аларны каршу куйган өчен? Түләсәләр-күпме?
Мин дә сезгә кушылыр идем.

№10 (836887) / 14.04.2013 22:51:37

Яна гына Ринат Валиевнын бенефисыннан кайттык. Ну Филюс бэрде итальянский жырны, татарда андый жырчылар юк! Решат анын кискэн тырнагын да тормый!

№9 (836884) / 14.04.2013 22:36:07

болар эйбэт,э менэ РИШАТ ШЭП!!! ВОТ ТАК ВОТ

№8 (836818) / 14.04.2013 08:48:18

Ришат -попсовик, плюсовщик. Шуна курэ анын сэхнэ гомере бик кыска булачак, э Илхамнар, Филюслэр -чын жырчылар,алар озын гомерле булачак. э ришатлар-море, этэч кикриге сыман,буген кызара,иртэгэ сунэ. Вот так вот!

№7 (836786) / 13.04.2013 22:51:03

Ришат эйбэтрэк.

№6 (836667) / 12.04.2013 23:01:48

Илхам узенчэ Филус узенчэ эйбэт.
Котырып утырмагыз эшсезлектэн!

№5 (836666) / 12.04.2013 22:48:30

Эйе, син хаклы,элбэттэ. Ильгам Валиев чыннан да зур, кочле
тавышка ия. Эмма Фаттахов Аны чакырмас, чонки Ул анын Филусен бэреп егачак.

№4 (836642) / 12.04.2013 21:02:06

Зураб престижны курсэту очен

№3 (836637) / 12.04.2013 20:35:22

Эйе, Ришат бу концертка явно не тянет. Тавышы матур гына,эмма кочсез, жырлаганда кычкырып кычкырып ала, тавыш озелэ. Бу,элбэттэ, непрофессионализм. Исемлектэ Руслан Сэйфетдиновны куреп соендем,кызганыч, Казан аны узендэ саклый алмады. Уфадан тагын Ильгам Валиевны чакырасы иде. Вэт тавыш ичмасам! Э Зураб нэрсэгэ кирэк булды икэн инде?...

№2 (836621) / 12.04.2013 18:01:32

Ну син нәрсә инде?! Ничек инде Ришат Төхватуллин бу концертта катнашсын!? Татарның иң затлы, иң көчле тавышлары, диелгән бит!Ә Ришат обыкновенный попсовик,шуның өстенә фонограмщик...

№1 (836605) / 12.04.2013 16:11:03

Нишлэп бу исемлектэ Ришат Тухватуллин юк икэн? Ул да Вагапов фестивале лауреаты тугелме сон?!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте