поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
23.12.2008 Шоу-бизнес

ҮЗГӘРЕРГӘ ТУРЫ КИЛӘЧӘК

Узган атнада өч көн дәвамында эстрада җырларына йомгак ясадылар. Инде тугызынчы тапкыр татар җырчыларына алтыннан эшләнгән барс сыннары тапшырдылар. "Татар җыры"н оештыручылар: "Быел фестивальдә сәхнәне бизәү, киемнәр, "тере тавыш" өчен шактый чыгымнар таләп ителәчәк", дип алдан ук әйтеп куйды. Димәк, сыйфаты да күпкә өстенрәк була, дигән сүз иде.

Фестивальнең гомуми бюджеты якынча 12 млн сумга төшкән. Күпләр тел шартлаттымы?! Билет бәяләре чәчләр үрә торырлык шул, меңнәр тирәсендә генә тибрәлә. Хәер, фестивальне оештыручылар әйтүенчә, Татарстанда тиңе юк дип исәпләнгән бәйге өчен бу шулай булырга тиештер дә. ...Хуш, инде татар җырының үзе хакында сүз башлыйк.

 

Яхшыны яхшы дисең...

 

"Барс-Медиа" компаниясенең генераль директоры Марат Гәрәев журналистлар белән очрашуда берникадәр канәгатьсезлек белдергән иде. "Татар җыры"ның матбугат битләрендә һәрвакыт тәнкыйть утына тотылуы ошап җитми икән аңа. Моны аңлап та була. Бакчасына таш атканны кем яратсын ди?!

 

Ә быелгы фестивальнең мактарлык һәм узган елдагы "Татар җыры"ннан өстен яклары да шактый иде. Аларны чыннан да күрми мөмкин түгел иде. Үзгәрешләрне без генә түгел, тулы бер зал тамашачылар да күрде. Фестивальнең икенче көнендә булып узган "җанлы" концерт турында әйтүем.

 

Ниһаять, ничә еллар буе "авыз кыймылдатучы"лардан тәмам туйган тамашачы ул көнне "тере тавыш" тыңлады. Концерт дәвамында сәхнәдә "Барс-Медиа" продюсерлык үзәге каршында оештырылган Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамль музыкантлары һәм Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге "Яңа музыка" оркестры, танылган баянчылар Ринат Вәлиев һәм Рөстәм Вәлиев уйнап торды.

 

Классик концертларда гына була торган җанлы аккомпаниатор, тере тавыш яңгыраячак, дип искә төшереп торды алып баручылар. Татар эстрадасында бик сирәк күренеш шул бу. Җырчылар да сәхнәне аркылыга-буйлыга иңләп биеп йөрмәделәр. Тере тавышка җырлауны искә төшереп булса кирәк, экранда һәрвакыт синтезатор телләрен күрсәтеп тордылар.

 

Алдамый торган концерт-та кемнең кем икәне дә яхшы күренә иде. Җырчыларны әйтүем. Җанлы музыкага җырлау җиңел түгел, әлбәттә. Монда танылганнарның да, танылмаганнарның да башкару осталыгы, диапазоны – барысы да күз уңында. Дөресен әйтергә кирәк, эстрадада зур стаж туплаган, тәҗрибәле җырчылар арасында да тамашачы канәгать калмаган башкаручыларыбыз бар иде. Аның каравы мәңге сүнмәс йолдыз Илһам абый Шакиров – һәммәсенә дә үрнәк булырлык җырчы. Ничә яшьтә булуына карамастан, һаман да хөр тавышын югалтмаган әле ул. Кирәк булса, баянга, кирәк икән, оркестрга да кушылып җырлый. Залдагы тамашачының дәррәү кубып кул чабуы җырчыны тагын да канатландырып җибәрде. Концерт тәмамланып, пәрдә ябылуга карамастан, Илһам абый һаман да "Идел буе каеннары"н суза иде әле. Менә ул халыкның – җырчыга, җырчының халыкка булган мәхәббәте. Тамашачы Илһам абыйны нәкъ менә шуның өчен ярата да.

 

Яшь тавышлар арасында иң истә калганнары Раяз Фасыйхов һәм Илшат Вәлиев булгандыр, мөгаен. Аларның "Идел буе каеннары"н Илһам Шакировка кушылып җырлаулары да юкка гына түгелдер. Гомумән, концерт дәвамында өч тапкыр тамашачы хозурына чыгарга туры килде аларга. Залдагы алкышлардан ук егетләрне тамашачы ничек яратып калуын абайларга мөмкин иде. Ә "Пирамида" залындагы халык мәхәббәтен яулау җиңел эш түгел. Биредә бигрәк тә үзгә тамашачы утыра. Димәк, Раязның да, Илшатның да Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә солист булып эшләүләренә, берничә ел түл җыеп, шомарулары бушка китмәгән. Бу, һичшиксез, профессиональ сәхнәдә туплаган тәҗрибә нәтиҗәсе. Раяз Фасыйховның бигрәк тә "Ак калфак", "Бер алманы бишкә бүләек" җырларын искиткеч осталык белән башкаруы хәтердә уелып калган. Бу талантлы егетләргә үзләренең тавышларын еллар дәвамында саклап калу өчен җанлы концертлар ешрак булсын иде дә бит! Югыйсә, эстраданың көч сарыф итмичә генә "авыз кыймылдатучылар" арбасына утырып китсәң, кире кайтулары ай-һай авыр булачак.

 

Ул көнне "Татар җыры"нда классик концертларда гына күрергә күнеккән Зилә Сөнгатуллина, кабатланмас тавышлы Идрис Газиев, танылган җырчыбыз Венера Ганиева, фестивальнең даими җырчысы Салават Фәтхетдинов, моңлы сандугачыбыз Зәйнәп Фәрхетдинованың, Зөфәр Билалов, Хәния Фәрхи, Рәсим Низамов һәм тагын бик күп яшь җырчыларның чыгышлары белән хозурландык. Бу чыннан да тугыз еллык "Татар җыры"ның ачышы иде. Бәлки киләсе елдан фестиваль тулаем тере тавышка гына күчәр. Әнә тамашачы да бит: "Мондый концертка акча да жәл түгел",  –  дип таралышты. Димәк, халыкны алдау-йолдау этабыннан үттек дигән сүз. Башкача "мөгез чыгарырга" кирәк.

 

Җиңүчеләрне ничек сайлыйлар?

 

"Фабрикантлар" ярышы беренче көнне иде. Быел аны узган елдагы талантлар белән чагыштырып булмый. Чөнки көчле тавышлы егетләр һәм кызлар бармак белән санарга да җитми. Газинур Фарукшин белән җырлаган Оксана Дмитриева һәм Салават Фәтхетдинов белән чыгыш ясаган Ләбибәдән башка җырчылар никтер истә калмаган. Ә егетләр арасында кайберәүләр үзләрен көчле шәхес итеп санарга яратса да, башкарган җырлары да, тавышлары да әллә ни ис китәрлек дип әйтмәс идем. Ә шигырь сүзләреннән – чәчләр үрә торырлык.

 

Елмай әле, ышан бәхетемә,

Назлар гына булсын күңелдә.

Шул чак ямьсез түгел икәнне

Син аңларсың әле үзең дә.

 

Моңы да, тавышы да булмаган Роберт исемле егетнең сәхнәгә нигә чыкканын һич кенә дә аңлый алмадык. Андыйлар ул гына түгел иде. Кемдер тавышын күрсәтер өчен бөтен көченә кычкырып карады.

 

Кайчак талантлы егетләребез, бу бәйгеләрдә катнашырга теләмичә, аларга күптән кул селтәгәндер дип тә уйлыйсың. Чөнки узган ел "фабрикант"лар арасында моңлы талантларыбыз да эзсез югалган. Әйтик, фестивальнең "Ел ачышы" дигән номинациясендә Марат Фәйрушинны күрәсе килгән иде. Никтер "Барс-Медиа" исемлегендә андыйларга урын бирелми. Аның каравы, "Елның музыкаль ташкыны" – Алинә Шәрифҗанова, ә "Ел ачышы" булып Диләрә Иләлетдинова сайланган.

 

Быелгы фабрикантларның өчесенә йолдыз булып китү өчен мөмкинлекләр тагын да күбрәк икән. Чөнки "Татар җыры" яшьләргә үзенең бүләген булдырган. Эльвира Титовага бер музыкаль клип төшерү һәм шуны "Яңа гасыр" телевидениесеннән 100 тапкыр күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Ә Оксана Дмитриеваның җырларын "Татар радиосы" аша 500 тапкыр яңгырату, Роберт Ямгуровка исә "Барс-Медиа" белән контракт төзү хокукы бирелде. Димәк, тавышың булмаса да, бер ел эчендә йолдызга әверелеп китәргә мөмкин.

 

"Татар җыры"ның соңгы көнендә 21 җырчыга "Алтын барс" сыны тапшырдылар. Быелгы фестивальдә "Барс-Медиа" компаниясенең 10 еллык иҗат эшчәнлеге дә эзсез югалмаган. Лауретлар арасында Вәсилә Фәттахова "Туган як" җыры белән "10 еллыкның сүнмәс хиты" номинациясендә җиңү яулады. Иң мәртәбәле баскыч – "Ел җырчысы" номинациясендә Салават Фәтхетдинов белән Зәйнәп Фәрхетдинова иде. "Татар җыры легендасы"нда исә көндәшләр юк. Чөнки ул номинациядә узган ел Илһам Шакиров булса, быелгысында берсүзсез Әлфия Авзалова булырга тиеш иде. Һәм шулай булды да.

 

"Алтын барс" сынын тапшырырга сәхнәгә менгән "Яңа гасыр" телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов фестивальнең беренче сәхифәләрен искә төшерде.

 

– Беренче елларда сәхнәне катыргылар белән бизиләр, җырчылар исә олимпийкадан киләләр иде, – ди ул. – Бүген исә фестиваль зур үзгәрешләр кичерде.

 

Илшат Әминов әйтүенчә, "Татар җыры"ның атасы – "Барс-Медиа", "Яңа гасыр" телевидениесе булса, әнисе  Мәдәният министрлыгы икән.

 

Бәйрәм тантанасына килгән Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да үз фикерен җиткерде һәм Айдар Галимовка бүләген тапшырды. "Татар җыры"ның әнисе буларак, мин дә 9 яшь тулган замана баласына битараф кала алмыйм, – диде ул. – Без аны яратып тәрбияләсәк, ул, һичшиксез, татлы җимешләр бирәчәк. Бу фестиваль - өлкән, урта, яшь буын җырчыларын очраштыручы бәйрәм".

 

Ни генә әйтсәң дә, "Татар җыры"ның эстрадада үз урыны бар. Бирегә тамашачы үз җырчысын, үз алып баручысын күрергә килә. Инде ничә ел буе фестивальнең төп алып баручыларына әйләнгән танылган актер Искәндәр Хәйруллин һәм "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова тавышын юксынучылар да шактый. Дөрес, быел Искәндәргә "Татар җыры"ның соңгы көнендә генә катнашырга туры килде. Гөлназ исә бәйрәмнең ике көнен Айдар Галимов һәм Эдуард Үтәгәнов белән алып барды.

 

Киләсе елга үзенең ун еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыенучы "Татар җыры" бүгеннән үк әзерлек эшләрен башлап җибәрергә уйлый. Быел ук инде түгәрәк бәйрәмен сиздереп куйды. Бәлки, өч көн "тере" концерт куеп шаккатырыр. Тамашачыны хәзер шаккатырып кына яулап алып була. Аның өчен инде һәммә җырчыларның да көчле тавышка ия булуы зарур. Димәк, кайбер эстрада кануннарына үзгәреш кичергә туры килмәгәе әле.

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 255 | 23.12.2008
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (825803) / 17.01.2013 18:31:46

юнле нәрсә юк монда

№8 (10916) / 26.12.2008 13:49:32

Җәмәгать!
Сезнең белән фикерләшергә алдан вакыт булмады. Соң булса да бер-ике сүз әйтим инде. Бәлки кабаттан сез дә кушылырсыз.
Беренчедән, "Татар җыры"н алып баручылар туфта. Икенчедән, мин шәхсән өченче көнне карадым, сценариясе бик ошады. Анысы шәп, кызыклы, ялыктырмый. Ниһаять, бу уңыш дип саныйм. Өченчедән, номинацияләрдә җиңүчеләр барысы да гадел билгеләнгән дип булмый. Бөтенләй лаек булмаучылар да шактый. Хәер, монысын әйтеп тору артыктыр да. Чөнки блат, сват һәм акча беренчел роль уйнаганлыгы һәркемгә мәгълүм. Сүз дә юк, арада шәп җырчылыар бар, яшьләрне күздә тотам. Ара-тирә бөтенләй җырлый белмәүчеләр дә очрый шул. Әле шуларга "Алтын барс"ны тапшырдылар. Кемнедер кимсетеп конкрет фамилия-исемнәргә тукталасым килми.
Тулаем алганда, быелгы "Татар җыры" концерты, миңа калса, күпкә сыфатлырак иде.
Ахырыдан "Барс-Медиа" компаниясе турында ике сүз. Әлбәттә, ул зур эш башкара. Ләкин акча эшлим дип кабаланып күрәсең, бракларны күп җибәрә. Ул радиолрны тыңлый башласаң, колакны ерта торган җырлар да еш яңгырый бит. Шунлыктан мин машинада йөргәндә озак тыңлый алмыйм татар каналларын. Ул "талант"ларны да "Барс-Медиа" үстерә бит. Нәрсәсенә карап бәялидер. Шулай дәвам итсә, әлеге компания татар җыр, эстрада сәнгатен үстерүче түгел, ә бәлки тамырдан корытучы, тупикка илтүче булып калмагае.

№7 (10820) / 24.12.2008 13:00:19

Гафу .. Эхмэтов

№6 (10809) / 24.12.2008 10:35:19

Илдар Хэкимов бар иде мени анда?? хмм... сез бар янында куп торгансыз ахры

№5 (10803) / 23.12.2008 22:59:22

"Район таннары" гэжитеннэн: "Кичэ район мэдэният сарае бинасында хэвэскэр жырчылар гала-концерты булды. Гран-прины жирле узидарэ муниципаль берэмлеге Котуче Ярдэмчесе Фэлэн Фэсмэтэнов алды.

№4 (10802) / 23.12.2008 22:54:46

"Район таннары" гэжитеннэн: "Кичэ район мэдэният сарае бинасында хэвэскэр жырчылар гала-концерты булды. Концертка районыбызнын Администрация Башлыгы Ярдэмчесенен Оченче Урынбасары Фэлэн Фэсмэтэнов та килгэн иде."

№3 (10785) / 23.12.2008 16:02:16

Татар жырынын беренче коне эллэ ни ис китэрлек булмады. Бу фикер белен килешергэ була. Бэлки фабрикантлар быел "слабый" булгандыр? Мина шулай тоелды. Кызлар ярыйсы кебек, э менэ егетлэр...Жанлы концерт конечно супер иде. Шэп идея бу. Тамаша кылганда Раяз, Алинэ Шэрипжанова, Идрис Газиев, Илшат Вэлиев хэм Илдар Хэкимов жырлаганда жан рэхете. Яхшы тамаша. Тик менэ Венерэ Шэмиева нерсэгэ кирек булгандыр анламадым. Гала-концерт гэдати булды. Жанлыдан сон эмоциялэр башкачарак иде. Э болай былгы Татар жырына ныклы бишле куярга була. Бу тамашачы фикере, шэхси куз аллау.

№2 (10782) / 23.12.2008 15:53:15

Алсу очен бу язма ярый инде. Эле болай яза алгач... Кызык тугел, отчет рэвешендэ... ни башы ни ахыры тегеннэн- моннан алынып язылган... Да... татар журналистикасы аксый... кызганыч..

№1 (10781) / 23.12.2008 15:17:49

Алсу, э син ничек итеп, концертнын икенче конен генэ карап, "Татар жыры"на яхшы билге куясын? Кая объективлык. Нэрсэ, бу журналистларнын барысы да икенче конгэ генэ билет алганмы эллэ?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar