|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2013 Сәясәт
Путинга нинди сорау бирер идегез?Владимир Путин апрель ахырында россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Президентның халык белән туры элемтәсен “Россия” телеканалы алып баручысы Мария Ситтель һәм “Беренче канал” генераль директоры урынбасары Кирилл Клейменов алып барачак. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, хәзер Кремльдә әлеге чарага әзерлек бара, һәр структура үз эшчәнлеге хакында мәгълүмат әзерли. “Сөйләшүдә нинди темалар кузгатылачагы алдан билгеләнмәгән. Әмма җәмгыятьне борчыган иң төп мәсьәләләр – ришвәтчелек, эшсезлек, медицина, мәгариф, торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре турында сораулар күп булыр дип фаразлана”, – дигән Песков. Ә сез Владимир Путинга нинди сорау бирер идегез? Шакир Яһудин, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе: – Минем элекке елларда оештырылган туры элемтәләр барышында республиканың дәүләтчелеге турында сораулар җибәргәнем булды. Әмма алар Президентка бирелмәде. Анда миллионлап сорау килүе аңлашыла инде. Торак-коммуналь хуҗалык, пенсия мәсьәләләренә киңрәк урын бирелә, милләт мәсьәләсе икенче планда кала. Республиканың дәүләтчелеген ныгытырга һәм үстерергә кирәк. Былтыр 2025 елга кадәр милли үсеш стратегиясе кабул ителде. Анда республикалар, аларның дәүләт теле турында бер сүз дә юк. Бу өлкәдә Федераль үзәк ягыннан хәрәкәт сизелми. Конституциядә, республикалар статусы Россия Конституциясе һәм Республика Конституциясе тарафыннан билгеләнә, диелгән. Үзебезнең яктан без Конституциябезне үстерәбез – Татарстанның Дәүләт киңәшчесе вазыйфасы булдырылды, прокурорга Дәүләт Советында закон тәкъдим итү хокукы бирелде. Туры элемтәдә бу турыда сорау-тәкъдимнәр әйтүемне алга таба да дәвам итәчәкмен. Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь, язучы: – Республика статусына каршы чыгучы сәясәтчеләр бар. Бу мәсьәләдә ил җитәкчеләре бер сүз дә әйтми. Моны ризалык билгесе дип аңларгамы? Президент вазыйфасын бетерү турында карар кабул ителгән иде. Янәсе, Россиядә Президент берәү генә була ала, дип. Ә бит зур оешмалар, Фәннәр академияләре, Халыкара дуслык клублары җитәкчеләре дә Президент дип йөртелә. Аларны да бетерергәме? Бу – мәгънәсезлек. Россиядә милли сәясәттә билгеле бер тәртип булырга тиешме-юкмы дигән сорау бирер идем. Вакыйф ХАРИСОВ, Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе: – Мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең эш хакы арттырылды, зарланырлык түгел, әмма өстәмә белем бирү һәм һөнәри белем бирү уку йортлары укытучыларыныкы түбән калды. Аларның хезмәт хакын арттыру өлкәсендә эш барамы икән һәм бу кайчанга планлаштырыла? Бу хакта кайчак мәгълүмат күренеп китә, әмма эш күренми. 1 июльдән дигәннәр иде, ләкин аның документы әле дә чыкмады. Хезмәт хаклары хәзерге дәрәҗәдә калса, бу өлкәдәге белгечләр таралып бетәргә мөмкин. Аларны кире туплау зур кыенлыклар тудырачак. Илфар КӘРИМОВ, “Болгар” радиосының музыкаль мөхәррире, алып баручысы: – Яшьләрне торак белән тәэмин итү турында сорау бирер идем. Россия – шактый бай ил. Әмма торак бәяләре кыйммәт. Алга киткән илләрдә яшьләргә торак 2-3 процент өстәмә түләү белән генә бирелә, ә бездә – 13-14 процент. Бу өлкәдә ташламаларны арттырып булмыймы икән? Газ, бензин бәяләре белән дә шул ук хәл. Россия бу ресурсларга бай, бездә иң күп газ табыла, әмма аңа бәя һаман арта бара. Кадрия ӘХӘТОВА, аспирант: – Мин Президенттан соңгы тапкыр укыган китабы турында сорар идем. Һәм, гомумән, аның нинди әдәби китаплар укуы, кайсы авторга өстенлек бирүе кызыксындыра.
|
Иң күп укылган
|