08.04.2013 Җәмгыять
Катлаулы син, тормыш... яки Бер ябык иңдә күпме хәсрәт, күпме авырлык – 2
Даими укучыларыбыз әле хәтерлидер: моннан ике еллап элек Балтач районының бер авылында булган фаҗига – 41 яшьлек җиде бала анасын үтерүләре, әтиләре күптән вафат булган балаларның (дүртесе мәктәп яшендә) дөм ятим калулары турында язган идек.
Ул чакта өлкәннәре Артем армиядә булганлыктан, бөтен авырлык 20 яшьлек Елена өстенә “ишелеп” төшә. Әнисе ягыннан бабасы, әтисе ягыннан әбисе, ике яктан да берәр туганнары исән булса да, аларның кайсы өлкән, кайсы авыру... Янәшәсендә генә иңен куярлык, ярдәм итәрлек якыннары да булмаган бу бала ул чакта ничек сынмагандыр да бу кадәр йөкне ничек тартып китә алгандыр? Эшкә чыгып киткән җирдән әнисен югалту ачысына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре дә, дүрт баланың язмышын хәл итү, армиядәге абыйсын, Түбән Камада укучы сеңлесен кайтарту, табут, чардуганы, башкасы артыннан йөрү, сеңелкәшләренә опекунлыкны рәсмиләштерү өчен кирәкле документларны туплау, әле тагын әллә никадәр документларны үзгәртеп теркәтү чарасына керешү, искә алуларны оештыру, тормыш алып бару... – Еленага менә шуларның һәммәсен салкын акыл белән үтәп чыгарга, күз яшьләрен дә, эчке халәтендәге ”дөнья бетте, яшәүнең яме калмады” дигән хәсрәтен дә, нишләргә дигән чарасызлыгын да, гомумән, югалып калуын да туганнарына сиздермәскә, күрсәтмәскә кирәк була. Аның көчле икәненә, үзләрен сакларга да, якларга да әзер икәненә ышаныч уятырга тиеш була ул.
“Сеңелкәшләремне беркемгә дә бирмим, беркая җибәрмим, үзем карыйм”, – дип үз сүзен кистереп әйткән, дөм кайгыга уралган чагында ук чарасына да керешергә көч тапкан бу кыз бала ул чакта бездә чын соклану уяткан иде.
Ике елга якын вакыт үтсә дә, Еленаның язмышы күңелне гел тырмап торды, чөнки ятимлек-хәсрәт өстенә бу балалар таушалган өй, тузган мебельләр, череп, таралып беткән абзар-кура, капка-коймалар, тузган мунча белән “утырып” калган иде. Әле бер яклы йортта яшәгәндә үк тузган торак буенча чиратта торсалар да, әлеге чират әниләре исән чакта урыныннан да селкенми – Сидоровларга чират җитми. Бездә бит чын мохтаҗлар һәрчак гадел чират аша үтә! Дөрес, 2009 елда район Хәйрия фонды һәм мәрхүмә эшләгән “Сорнай” хуҗалыгы ярдәме белән йортка янкорма эшләнә, ул өлештә кухня, котельный, киенү-чишенү бүлмәсе ясыйлар, аз булса да, районнан тагын әле беркадәр акчалата ярдәмнәр күрсәтелә. Әниләре үлгәч, шул ачыклана: бу өй әтиләре ягыннан әбиләре исемендә, аның әле кемгә васыять итүе билгесез... Димәк, бер яктан, иске булса да, яшәр урыннары бар, ә икенче яктан, аларны өйсез дип әйтсәң дә була. Соңгысы дөресрәк тә. Өстәвенә, әниләре үлгәч, аларны тузган торак чиратыннан сызалар, туендыручыларын югалтканнар исемлегенә күчерәләр. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, нәкъ шул чакта беренче исемлектә хәрәкәт башлана, әлегә ятимнәр исемлегендә тынлык. Тагын да гаҗәбе: Елена соңгы исемлектә юк, янәсе, әнисе үлгәндә балигълык яшендә булган! Рәсәй иле шул бу! Биредә үз ятимнәрен, үз мохтаҗларын түгел, илен саткан, череп баеган чит ил гражданнарын кайгырталар. Аларга шәһәр саен фатир да, гражданлык да, “почетлы” исемнәр дә “ә” дигәнче эшләнә. Канун да, чуртым да кирәкми. Ә чын мохтаҗларга, ятимнәргә килгәндә генә бөтен пункт та төп-төгәл үтәлергә, бер генә канун, аның бер генә сүзе дә бозылмаска тиеш. Чын “хокукый” дәүләт бу!
– Район җитәкчелеге аларның проблемасын белә, уңай хәл итү юлларын эзли, озакка сузмастан, хәл ителергә тиеш, – дип сөйли бу гаиләнең хәле белән даими танышып торучы район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. Сүз уңаеннан аңа, әйдә, тагын бергәләп Еленаларга барып кайтыйк әле дигән идем. Форсаты да чыгып тора. Баксаң, шул көннәрдә генә Алсу ханымга Елена яшәгән авылдан җитди сигнал килеп ирешә: беркайда да эшләмәүче абыйлары Артем даими эчә, өйләренә исерекләр җыеп кайта, бабайлары да даими “салдым” белән шөгыльләнә, пенсиясе кибеткә әҗәткә китеп бетә һ.б. Алсу Фаризовна инде районның барлык җаваплы оешмаларын аякка бастырып өлгергән булып чыкты, аларга мин дә кушылдым.
Без барганда, Сидоровларның капка төбенә ”ашыгыч ярдәм” машинасы килеп туктаган, участок табибәсе бабайны (ул – балаларның әниләренең әтисе, өе тузган, баштарак кунакка килеп-китеп йөргән булса, әниләре вафатыннан соң бирегә килеп төпләнгән. Тәртипсез тормыш алып бара, ятимнәргә ярдәме юк, газабы күбрәк. Бик аз пенсия ала, анысы кибеттән яздырып алган аракысын түләргә дә җитми) хастаханәгә алып китәргә җыена иде. Аңа ашыгыч операция кирәк диде табибә. Шул уңайдан Алсу ханым өлкән яшьтәге бу кешегә инвалидлык мәсьәләсен дә хәл итеп булмасмы, һич югы пенсиясе артыр иде дип, фикерен белдереп карады.
Мин исә ике ел эчендә хуҗалыкта үзгәрешләр булганмы икән дип күзәтәм. Кызганычка, каралты-курада, йорт-җирдә тышкы якта үзгәреш күрмәдем, ә өй эчен ялт иттергән Елена! Яңа “стенка”, башка мебельләр, паласлар, тәрәзә пәрдәләре алган, бар җирдә чисталык, тәртип – тырышлыгы, тормыш итәргә сәләтле булуы күренеп тора.
Сеңелкәшләренең дә инде тагын берсе, үткән ел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Казанга педколледжга укырга кергән, быел тагын берсе унберенче сыйныфны тәмамлый... Гимназиянең уку алдынгысы булган бу сеңелкәшен дә укырга урнаштыру мәшәкатен хәл итәсе була, димәк. Болары әле сөенечле мәшәкатьләр булыр иде дә... Тик Елена тормышында көенечле нәрсәләр дә байтак икән шул.
Баштарак үз туганы турында начар итеп сөйләргә теләмәгән кыз, фактлар алдында калгач, яшерә алмады. Кызганычка, ике күзен дүрт итеп, ярдәмче-яклаучы кайта дип, армиядән көннәрне санап көткән абыйсы – гаиләдәге бердәнбер ир бала! – Еленаның ышанычын акламый. Язмыш-галиҗәнапнең бу кыз балага әзерләгән тагын бер олы сынавына әйләнә ул. Бераз “Сорнай” хуҗалыгында эшләп йөргән егетне эчәргә яратканы һәм “тавышлы” булганы өчен эштән куалар. Берара шабашкада эшләп алган егет соңгарак бөтенләй юлдан яза.
– Өйдә тавыш чыгармый ул, – дип сөйли Елена. – Эчүе хак, бабайны эчертүе дә, авылдагы исерекләр белән бергәләп, өйдә компания оештырулары да дөрес. Кибетченең яздырып бирүе дә, бабайның пенсия акчасын шунда гына илтеп түләвебез дә...
Шунысы күңелдә өмет уята: бу көнне оператив җыелган җаваплы иптәшләр шунда ук үзара “эш” бүлештеләр. Җирле үзидарә җитәкчесе Дмитрий Медведевка да, район башкарма комитетының опека секторы баш белгече Миңнәзия Габделхаковага да, яңарак кына бу участокны үз карамагына алган полиция инспекторы Фәнис Насыйбуллинга да конкрет бурычлар билгеләнде. Артемны даими эшкә урнаштыру, мәҗбүри дәвалау, авыл кибете сатучысы, Артемның шешәдәшләре белән сөйләшү, кисәтүләр, даими контроль – беренче карашка гади генә булып тоелган бу чараларның дәвамы да билгеләнде. Аларның беренче өлеше генә хәл ителгәндә дә, Еленага җитди ярдәм булыр иде.
Ә ул бу ярдәмгә бик мохтаҗ. Тагын әле үз куышларын булдыруда, уңайлыклары булган өйле итүдә Кешечә ярдәмгә бик мохтаҗ ул! Үз кулыннан килгәнне башкалардан көтәргә, мескенләнергә өйрәнмәгән булса да, бер кыз баланың гына көченнән килә торган нәрсәләр түгел болар... Түзә бит әле, дип читтән генә битараф күзәтеп, бу ябык иңнәргә дә сынарга ирек бирмәскә иде инде...