поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
05.04.2013 Җәмгыять

Сукбайлар һәм хәер сорашучылар җаваплылыкка тартыла башларга мөмкин

Тиздән республиканың җәмәгать урыннарында хәер сорашып йөрүче сукбайлар, "киләчәгеңне әйтеп бирәм" дип арттан ияреп йөрүче затлар штрафка тартыла башларга мөмкин. 28 март көнне Дәүләт Советы депутатлары әнә шул турыдагы закон проектын карады.

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Сессия тарихта беренче мәртәбә республика гимны музыкасын сүзләре белән бергә башкарудан башланып китте. Утырышта катнашучылар арасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар иде.

Хәер сорашучылар белән көрәш тиешенчә башкарылмый

Депутатлар игътибарына тәкъдим ителгән закон проектларының берсе хокук саклау органнарының теләнчелек белән көрәш нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Аның эчтәлеге белән Казан Шәһәр Думасы сәркатибе Людмила Андреева таныштырды.

Казан шәһәре прокуратурасы җәмәгать урыннарында сукбайлыкны, хәер сорашуны һәм исерек хәлдәге затларны булдырмауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен өйрәнгән. Нәтиҗәдә, бу юнәлештәге эшчәнлекнең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы ачыкланган, ә сукбайлык һәм хәер сорашу белән шөгыльләнүче затларны җаваплылыкка тарту исә бөтенләй дә каралмаган. Бу исә теләнчелекне кисәтү эшендә шактый гына кыенлыклар тудыра.

Универсиада алдыннан сукбайлар кая "китәр"?

Алда әйтелгәнне истә тотып, Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында карарга килгәннәр. Әгәр дә әлеге закон проекты кабул ителсә, урамда халыкка бәйләнеп, багу белән шөгыльләнеп һәм хәер сорашып йөрүче затларның һәрберсенә махсус штрафлар салына башлаячак. Бу исә, үз чиратында, әлеге затлар тарафыннан кылына торган хокук бозуларны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге проблема Җәйге Универсиада уеннары алдыннан бигрәк тә актуаль. Урамда хәер сорашып утыручылар башкала кунакларында нинди фикер калдырачагы көн кебек ачык. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хәер сорашу белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе БДБ һәм Урта Азия илләреннән килүчеләр икән. Мәсьәләнең бу ягын да тиешле дәрәҗәдә уйлап бетерү кирәктер, дип әйтелде утырышта.

Депутатлар Универсиаданың милли төсмере турында фикер алышырмы?

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Дәүләт Советы депутатларының киләсе утырышында Универсиаданың милли төсмере турындагы мәсьәләне дә күтәрергә мөмкиннәр. Әлеге тәкъдим белән депутатлар Роберт Миңнуллин һәм Разил Вәлиев чыкты.

"Универсиада барыбыз өчен дә бик әһәмиятле чара. Тик ул спорт чарасы гына түгел, ә халкыбызны башка илләр игътибарына тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Без Универсиада вакытында әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру өчен нәрсәләр эшләнәчәге турында белергә, ишетергә тиеш. Универсиада җитәкчелеге шушында килеп, спорт уеннарының ачылу һәм ябылу тантаналары ничек узачагы белән безне дә таныштырсын", - дип тәкъдим итте Разил Вәлиев.

Аның сүзләренә караганда, Универсиаданы оештыручылар, әлбәттә, "бу әлегә зур сер, сюрприз" дип каршы килергә мөмкин. Тик сюрпризларның да төрлесе була. Универсиада вакытында оештырылган тантаналы чаралар республика халкын танытуга юнәлдерелгән булырга тиеш, дип саный Татарстан парламенты депутатлары.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы