поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2013 Мәдәният

Нурыйлы нурлы Рауза

Халкыбызның яраткан артисткасы Рауза ханым Хəйретдинова турында күптəн язарга җыенып йөри идем. Рауза ханымны халкыбызның яраткан артисткасы дип əйтүем юкка түгел.

«Зəңгəр шəл» спектаклендə – Мəйсəрə, «Галиябану»да – Галиябану, «Казан сөлгесе»ндə – Мөршидə, саный китсəң алар əле шактый. Аның нинди артистка икəнен бу рольлəр үзлəре үк əйтеп торалар. Рауза апа халкыбыз күңеленə шушы рольлəре белəн җырчы артистка булып кереп калды.

 Рауза Хəйретдинова 1928 елның 31 гыйнварында Балык Бистəсе районы Яңа Ырга авылында укытучылар гаилəсендə туа. Котдус абый белəн Бибисара апа авылның иң күркəм кешелəре була. Əтисе – гармунчы, əнисе бик матур итеп татар, башкорт көйлəрен җырлый. Гомумəн, театрга, җырга гашыйк кешелəр булалар. Шуңа күрə Раузаны биш яшеннəн үк сəхнəгə чыгарып җырлата, биетə башлыйлар. Җиде-сигез яшьлəрдə аңа инде сəхнə җене кагыла. Олы Солтан авылында җиденче сыйныфта укыганда аны район олимпиадасына җибəрəлəр. Монда инде ул үзен чын талантлы кыз бала итеп күрсəтə. Аның җырларын, биюлəрен шулхəтле яратып, кул чабып каршылыйлар, сəхнəдəн чыгармыйлар. Менə шушы уңышы аның күңелендə «ничек кенə булса да артистка булсам иде», дигəн телəк уята. Казанга баргач, академия театрына кергəч, «əй, шушы театрда эшлəсəң иде», дигəн хыял белəн яши башлый.

 Шулай матур гына үсеп килгəндə сугыш башлана. Əтисенең сугышка китүе алар өчен бəхетсезлекнең башы гына əле. Иң авыры – əнилəре Бибисара апаның вакытсыз вафат булуы. Ул, бик каты авырганнан соң, өч баласын ятим калдырып, дөньядан китə. Күз алдына китерегез, Рауза апага – 14, сеңлесе Дилəрəгə – 9, энесе Ринатка 7 яшь. Ундүрт яшьлек Рауза апага тормышның бөтен авырлыгы, кайгы-хəсрəте төшə. Мондый михнəтлəргə ничек чыдагандыр: сыер саварга, мичкə ягарга, абзарны чистартырга, утын печəнне əзерлəү турында əйтеп тə тормыйм, гомумəн, авыл тормышын алып барырга, яшəргə кирəк. Ундүрт яшьлек кыз бала үз яныннан сеңлесе белəн энесен читкə җибəрмəс өчен нилəр генə эшлəми. Ходай Тəгалə мондый авыр хəллəрне бер кешегə дə күрсəтмəсен. Лəкин тормыш никадəр авыр булмасын, яшьлек үзенекен итə. Ындыр табагында эшлəгəндə хатын-кызларның һəрвакыт: «Рауза, гармуныңны алырга нытма», – дип əйткəннəрен яза Рауза апа Хəйретдинова үзенең китабында. Авыр сугыш елларында авылдагы сагышлы хатын-кызларның күңелен күтәрүче, кайгы-хәсрәтен таратучы, бердәнбер юанычлары Рауза апа була. Әтисе сугыштан исән-сау кайткач, гаиләне саклап калганы, сеңлесе белән энесен тәрбияләгәне өчен Раузага иң зур рәхмәтләрен әйтә.

 Көннәрдән беркөнне Казандагы туганы Зөбәрҗәттән хат килеп төшә. «Казанга кил, театр студиясенә укучылар кабул итәләр». Рауза тиз генә җыена да Казанга китә. Ләкин имтиханнар беткән була, соңга кала. Бәхетенә, студия директоры Нәҗип абый Гайнуллин, Асия апа Галиуллина, бик ялынгач, кыз баладан имтихан алырга риза булалар. Бер төн эчендә Г.Тукайның «Теләнче» шигырен ятлап, җырлап, биеп күрсәтә кыз. Авылда ничек театр уйнаганнарын сөйләп бирә. Аны укырга алалар. Студиядә укыганда ук, театрда ярдәмче составта эшләп, Рауза яңа тормыш башлый. Театрдагы язмышы бик бәхетле булды Рауза апаның. Әйткәнемчә, музыкаль спектакльләрдә героиняларны уйнап, ул халык күңеленә онытылмаслык булып кереп калды.

 Мин Рауза апа Хәйретдинованы бе-ренче мәртәбә 1957 елда, Татар академия театры Мәскәүгә декадага килгәч, «Зәңгәр шәл» спектаклендә күрдем. Без – Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесы студентлары. «Зәңгәр шәл» спектаклендә яшь егетләр, яшь кызлар булып күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Бу спектакль күңелебезгә кабатланмас вакыйга булып кереп калды. Ул шундый күтәренке рухта булды ки, тамашачы күңелендә театрда нинди талантлы артистларыбыз бар икән бит дигән горурлану хисләре уятты. Бигрәк тә «Сабантуй», «Качкыннар» күренешләрен тамашачы бер тын алмыйча, йотлыгып карады. Ә инде соңгы көнне «Зәңгәр шәл» спектакленә тамашачы шулкадәр күп килгән иде, ишекләрне, тәрәзәләрне ватып бетерә яздылар. Шуңа күрә театрны милиция урап алды. Әлбәттә, «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә белән Булат рольләрен уйнарлык артистлар булмаса, ул спектакльне уйнап булмый. Рауза апага Мәйсәрә роле шулкадәр туры килә иде, әйтерсең, ул шушы роль өчен яратылган. Буй-сыны, мөлаемлеге, авыл кызына гына хас эчке дөньясы, сәхнәдә үз-үзен тотуы, бигрәк тә җыры күңелгә үтеп керә иде. Чөнки ул үзе кебек ятим, кайгы-хәсрәтне күп күргән кыз баланы уйнады. Рауза апа музыкаль училище да, консерватория дә тәмамламаган, әмма табигать аңа тавышны, ритмны ишетү сәләтен шундый итеп биргән, моңа ничек сөенмисең. Ул бит драма театры артисткасы, ә үзе кем белән җырлый диген. Халкыбызның иң талантлы опера җырчыларының берсе Азат Аббасов белән! Хәер, Рауза апа Булатларны алыштырып кына торды. Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов. Ул бу рольне 15 елга якын уйнады, шушы роле белән татар театры тарихына җырчы артистка булып кереп калды. Ә бит «Зәңгәр шәл» спектаклен куйганда Мәйсәрә роленә Академия театры филармониядән җырчы Оркыя Бәхтиеваны чакыра һәм спектакльнең премьерасын ул уйный. Тик артистлар партбюрода: «Безнең үзебезнең җырчыбыз бар, Мәйсәрә ролен Рауза Хәйретдинова башкарсын, нигә читтән кеше чакырасыз», – дип тавыш куптаралар. Бу сүзләр Оркыя Бәхтиевага да ишетелә, ул, театрга үпкәләп: «Минем тавышым юк, бүген җырлый алмыйм», – дип спектакльгә уйнарга килми. Нишләргә, билетлар сатылып беткән, аншлаг! Мәйсәрә ролендә Раузаны сәхнәгә чыгарырга мәҗбүр булалар. Күз алдына китерегез, бернинди репетициясез сәхнәгә чыгып, оркестр белән җырларга, җырның сүзләрен белергә, биергә кирәк. Мин инде рольнең сүзләрен белү турында әйтеп тә тормыйм, гомумән, бернинди әзерлексез Мәйсәрә ролен сәхнәгә чыгып уйнау мөмкин түгел. Берәү булса: «Юк, мин мондый зур рольне уйнарга әзер түгел, әзер булгач чыгып уйнармын», – дип әйтер иде. Рауза апа Рауза апа инде ул. Әйтерсең лә, нәкъ менә шушы көнне көткән, шатланып Мәйсәрә ролендә сәхнәгә чыга. Чөнки ул күмәк сәхнәләрдә катнашканда рольнең җырларын да, биюләрен дә өйрәнгән була. Рауза Хәйретдинова Мәйсәрә ролен шул хәтле уйнарга теләгән, ул инде эчтән бу рольне күңеленә, җанына сеңдергән, сәхнәгә чыгарга әзер булган. Беренче пәрдәне уйнап бетергәч, артистлар шаккаталар: «Вәт молодец, җиңеп чыктың!» – дип чын күңелдән тәбрик итәләр.

 Нәкъ шундый ук хәл «Галиябану» спектаклендә дә кабатлана. Галиябану ролен уйнарга Опера театрының талантлы җырчысы Гөлшат Сәйфуллинаны чакыралар, һәм спектакльне ул беренче булып уйный. Бер көнне «Галиябану» спектаклен иртән һәм кич уйнарга тиеш булалар. Кирәк бит шул көнне Опера театрында П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсы бара. Гөлшат ханым Татьяна партиясен башкарырга тиеш була. Шуңа күрә, мин кич җырлый алмыйм дип, спектакльне уйнаудан баш тарта. Нишләсеннәр, Галиябану роленә шул көнне кич белән Рауза апа Хәйретдинованы кертергә мәҗбүр булалар. Рауза апа театрга килгәнче үк Галиябану роле белән хыялланган була, чөнки авыл клубларында уйнаганда бу роль аның күңеленә, җанына кереп калган. Шуңа күрә ул Галиябануның сүзләрен дә, җырларын да һәрвакыт күңелендә саклый. Һәм бернинди репетициясез сәхнәгә чыгып уйнарга әзер була. Әйткәнемчә, әгәр артистка үзе әзер булмаса, ул гомерендә дә андый рольләрне уйный алмас иде. Бу спектакльләр махсус аның өчен түгел, бүтән артисткалар өчен куелганнар һәм алар айлар буе репетиция ясап сәхнәгә чыкканнар. Режиссёрлар Рауза апаны ул рольләрдә уйнарлык артистка итеп күрмәгәннәр. Рауза апаның театрны чын күңелдән яратуы, аны бөтен әйбердән өстен күрүе, режиссёрларга булган үпкәсен, ачуын җиңеп, үзенең нинди артистка икәнен исбат итәргә теләве, аңа көч, дәрт биргән. Бу безгә, артистларга, зур сабак. Рауза апа Галиябану ролен искиткеч итеп уйнап чыга. Пәрдә ябыла. Тамашачы шулкадәр сихерлəнгəн була, əйтерсең лə, ул спектакль түгел, ə чын тормыштагы күренештəн хəйран калган, беркем урыныннан кузгалмый, кинəт бөтен залны тетрəтеп кул чабулар башлана. Рауза апаның Галиябану роле турында шулкадəр тирəн эчтəлекле мəкалəлəр язылган. Тамашачылардан бик күп рəхмəт хатлары, телəклəр, тəкъдимнəр килгəн, мин аларны кабатламыйм, бары тик Галиябану роле Рауза апаның иҗатында Мəйсəрə кебек үк иң бəхетле рольлəрнең берсе булуын əйтəм. Рауза апа Галиябану ролендə ун елдан артык уйный.

 Драма театры артисткасы буларак та кайбер рольлəрен искə төшерəсем килə. Татар театры Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны нилəр күрми» əсəре буенча спектакль куя, режиссёры – Празат абый Исəнбəт. Бу спектакльдə төп рольне, Гөлбануны, халкыбызның кадерле, талантлы артисткасы Галия апа Булатовага бирə, чөнки Празат абый Галия апаны артистка буларак шулкадəр ярата, хөрмəт итə. Ул вакытта Галия апа 50 яшьлəрдəн узган була, сəхнəдə 17 яшьлек кыз баланың мəхəббəтен уйнарга кирəк. Никадəр талантлы булма, тамашачыларны ышандыру бик авыр. Бу турыда «Чаян» журналында əбилəр бəби булып уйныйлар дип, бик каты сарказм белəн язып та чыктылар. Шуннан соң Рауза апага бəхет елмая. Чыннан да, Гөлбану ролен уйнау – артистка өчен бик зур бəхет. Син сəхнəдə бөтен бер язмышны ачып саласың. А.Островскийның «Гроза»сында Катерина роле артистлар өчен ничек кадерле булса, Гөлбану да нəкъ шулай ук. Чөнки язмышларында уртаклык бар, икесе дə авыр тормышка түзə алмыйча суга батып үлəргə мəҗбүр булалар. Шушы роле белəн Рауза апа фаҗигале язмышларны уйнарга сəлəте бар икəнен исбат итте. Бу спектакльдə театрыбызның иң талантлы артисткалары җыйналган иде, Рауза апа драма артисткасы буларак алар арасында югалып калмады, үз урынын тотты. Мин шуны əйтергə телим: «Зəңгəр шəл» спектаклендə – Мəйсəрə, «Галиябану» спектаклендə – Галиябану, «Татар хатыны нилəр күрми» спектаклендə – Гөлбану, бу рольлəрне Рауза апа үзе эшлəгəн дияргə була, монда режиссёрларның катнашы бик аз. Татар академия театры Уфага гастрольгə баргач, «Татар хатыны нилəр күрми» спектакле уналты мəртəбə аншлаг ала, кая бармасыннар тамашачы бу спектакльгə ургылып йөри. Əлбəттə, спектакльнең шундый зур уңышында Рауза апа Хəйретдинованың да өлеше бар. Гөлбануның язмышы тамашачыны тетрəндерде. Ул бу роле белəн җырчы артистка гына түгел, драма əсəрендə дə уйный торган талантлы артисткага əйлəнде. Алтмыш елга якын театрда эшлəгəндə ул уйнаган йөзлəгəн рольлəрне санап бетерə алмассың. Чөнки аларның һəрберсе турында аерым-аерым язарга кирəк. Алар үзлəренең эшлəнеше ягыннан шундый мəгънəгə ия. Мин бары тик театрда нинди талантлы, тырыш, үз хезмəте өчен җанын бирергə əзер торучы артистканың эшлəвен генə аңлатырга телəдем. Аның өчен театрда зур, кечкенə рольлəр юк иде. Бары тик эшлəргə эш кенə булсын дип яшəде. Мондый артистлар сирəк була – Рауза апа шуларның берсе. Рауза апа бəхетле артистка дип юкка гына əйтмим, алтмыш елга якын сəхнəдə эшлəгəндə мин аның рольлəрсез, эшсез утырганын хəтерлəмим. Шуңа күрə ул нык сагынып, хөрмəт белəн театрыбызның режиссёрлары – Ширияздан Сарымсаков, Празат Исəнбəт, Марсель Сəлимҗановны искə ала. Аны əби дип күз алдына китерү мөмкин түгел, күңеле, җаны һəрвакыт яшь. Əйдə бүген сəхнəгə чыгыйк дисəң, түзмəс, чыгар иде. Тормышта берсеннəн-берсе катлаулы операциялəр кичерде, хəтта иң əшəке авыруны җиңгəн кеше, шулхəтле рухы көчле, берничə кешегə җитəрлек. Əлбəттə аның бəхетенə эшлəргə, яшəргə көч, дəрт биргəн, театр сəнгатен, артист күңелен аңлый торган кеше Нурый абый Ганиевның очравы – тормышындагы иң зур бəхете. Əгəр андый ир булмаса, бүген без Рауза апа Хəйретдинова белəн шул хəтле горурлана алмас идек. Моның өчен Нурый абыйга рəхмəт əйтми мөмкин түгел. Татар театры тарихында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рауза апа Хəйретдинованың үз урыны бар!
 


Әзһәр ШАКИРОВ
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»