|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2013 Мәдәният
“Уф, Алла!” арбасы да сагындыра икән (КЛИП)Шимбә көнне “Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесенең “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын карап утырам. Гәбделфәт Сафин “Уф, Алла!” арбасы” җырын башкара. Бигрәк яхшы җыр инде, шуны тыңлаган саен балачак елларыбыз искә төшеп китә... Гали авылында да, якын-тирә авылларда да ул арбаны “темпы” дип атап йөртәләр иде. Безнең өчта ул Сәлихҗан бабай белән Рәзифә әбидә генә бар. Сиртмәле кое да аларда гына. Бөтен халык шунда су алырга йөри, ә күпчелеге бабай өйдә булмаганда килергә тырыша, чөнки бабай бик зәһәр кеше. Чәчләре дә ап-ак, һәрвакыт ап-ак күлмәк тә киеп йөргәнгә, аны Ак бабай дип атый идек. Без, 5 – 6 яшьлек бала-чага, Ак бабайның “Уф, Алла” тартып чыкканын, ала каргалар көтүе кебек, көтеп кенә торабыз. Чыгуы була, арбаны сырып алабыз да, алмашып утырып, бер-беребезне тарта-тарта, бабайны озата барабыз. Кайчакта аны да утыртабыз. Утыруы була, озын көй сузып җибәрә. Бик матур җырлый иде бабай, хәтта бер Сабан туенда чиккән-суккан сөлге дә биргәннәр иде үзенә. Ә ул вакытларда сөлге - иң зур бүләк иде бит!
Клипны карыйбыз:
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|