|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2013 Мәдәният
6 апрельдә - Равил Шәрәфинең юбилей кичәсе6 апрель көнне 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россия һәм Татарстанның Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең юбилей кичәсе узачак. Равил Шиһап улы Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Юбилей кичәсендә артистны дуслары һәм хезмәттәшләре тәбрик итәчәк, спектакльләрдән өзекләр куелачак, танылган эстрада башкаручылары чыгыш ясаячак. Камал театры артистлары юбилярга көтелмәгән бүләкләр дә ясарга ниятли!
|
Иң күп укылган
|