поиск новостей
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Март
  • Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) - язучы
  • Илья Никулин - хоккейчы
  • Госман Бакиров (1896-1982) - балалар язучысы
  • Фәхрелислам Агиев (1887-1938) - язучы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
02.04.2013 Милләт

Гарәп Әмирлекләрендә рестораннар тотучы Исмә­гыйль Шәнгәрәев өчпочмак ашарга Дубайга чакыра

Соңгы вакытларда татар теле, татар халкының язмышы турында күп сөйлибез. Кемдер төшенкелеккә бирелеп, киләчәктә ни көтә икән безне дип чаң суга. Ә менә мин татар теленең дә, татар халкының да якты киләчәге бар, дип өздереп әйтә алам! Һәрхәлдә, милләте өчен янып-көеп йөрүче Исмә­гыйль Каләметдин улы Шәнгәрәев кебек шәхесләребез бул­ганда.

Исмәгыйль әфәнде инде менә 7 ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Моның белән беркемне дә шаккатырып булмый, билгеле. Бу ил икътисады, куркынычсызлыгы, бизнес өчен уңай шартлары белән күп­ләрне үзенә җәлеп итә. Әмма Исмәгыйль Шән­гәрәев чит илдә дә татар телендә аралашып яши, башка милләт  вәкил­ләрен дә татар халык ашлары белән таныштыра. Ул – рестораннар челтәре хуҗасы. Бүген Шарджа әмирлегендә – ике, ә Аджман әмирлегендә бер рестораны эшли. Киләсе елда Дубайда да татар халык ашларын авыз итеп булачак. Ә әлегә татар ризыгын татып карар өчен башка әмирлекләрдә яшәүчеләр дә Шарджа белән Аджманга килә. Чәк-чәк, өчпочмак, бавырсак кебек милли ашларыбызны җирле халык инде яратып өлгергән. Россия, БДБ илләреннән кунаклар да еш килә бу рестораннарга. Диварларны «Кол Шәриф» мәчете, Сөембикә манарасы, Казаныбызның төрле поч­макларын сурәтләгән картиналар бизәп тора. Исмәгыйль әфәнде туган илен бик сагынса да, тарихи ватанына еш кайта  алмый. Шуңа күрә дә Бер­ләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Казанның бер кисәген булдырган ул.

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – диләр Исмәгыйль әфәнде кебек кешеләр турында. Нинди генә эшкә тотынса да, булдыра! Күчемсез милек, кунакханәләр, рестораннар челтәре, туристлык агентлыгы – бизнесының кайбер юнәлешләре генә. Исмәгыйль Шәнгәрәев 2013 елда Бер­ләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Сабан туе үткәрергә ниятли. Бу бәйрәмгә Җир шарының барлык почмакларыннан татарлар килер дип ышана. Сүз уңаеннан, Исмәгыйль әфәнде чит илләрдә яшәүче татарларда  кунакта еш була.

Милләттәшебез, нинди генә эшкә алынса да, уңышка ирешә торган кеше. Сә­бәбе нидә дисезме? Миңа калса, гаиләсендә бәхетле булган кешенең генә кулыннан бар эш тә килә. Хәләл җефете Мәрьям аңа ун бала: 7 ул, 3 кыз бүләк итә. Һәрберсенә чын татар исемнәрен кушканнар.  Балалары да әтиләреннән үрнәк алып үсә. 18 яшен тутырган улы Җәлил Шарджа Америка университетында «Маркетинг һәм менеджмент» буенча белем ала. Туган телен камилләштерер өчен, Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегенә читтән торып укырга кергән. Бәхетле әти булудан тыш, Исмәгыйль әфәнде әле бәхетле дәү әти дә! Аның биш оныгы бар. Алар да татар мохитендә тәрбияләнеп үсә! «Россиядә әбиләр оныкларына русча сөйләшмә, татарча сөйләш дип әйтсәләр, биредә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, инглизчә сөйләшмәгез, туган телегездә аралашыгыз», – дип балаларга кабатлап торабыз, ди милләттәшебез. Чит илдә яшәүче татарлар, якташлар турында «ТНВ-Планета» каналы тапшыруларын кызыксынып карыйлар алар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Татарстаннан ерак булса да, анда да татарлар күп яши. Һәрхәлдә, милләт­тәшебез Исмәгыйль әфәнде: «Көн саен татарлар белән күрешеп, аралашып яшибез», – ди. Моннан тыш әлеге ил белән танышырга килүчеләр арасында да татарлар күп икән. Уфа, Казан, Оренбургтан күпләп ки­ләләр. Бүген Исмәгыйль Шәнгәрәев барлык татарларны берләштерүче клуб ачып җибәрергә ниятли. «Намаз белән башланган эш хәерле була», – диләр. Шуңа күрә Исмәгыйль Шәнгәрәевнең һәр теләгенең дә тормышка ашуына бер шигем дә юк.


Лилия ШӘЙДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы