поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
01.04.2013 Интернет

Интернет-пәрәвезе (Мөгаллим Фәрит Вафин язмалары)

Мин бу язманы бер интернет-дусның соравы буенча яздым. Ул миннән киңәш сорады. Бөтен вакытымны интернетта утырып үткәрәм, ашау-эчүдән калдым, телевизор карамыйм, өс-башыма игътибар итмим, дуслар белән телефоннан сөйләшергә дә вакытым юк диде.

Иртән торуга беренче эш итеп ноутбугымны кабызам, почтаны тикшерәм, таныш сайтларга кереп чыгам, социаль челтәрләрдәге битләремне карыйм. Шуннан соң гына тиз-тиз капкалап эшкә чыгып чабам. Ә эштә тагын компьютер, тагын интернет. Эшемне дә юньләп эшли алмыйм. Җитәкчем кырын карый башлады. Ә анда хәйран акчалы, әйбәт урын иде. Нишләргә дә белмим: ничек котылырга? Бер-ике сәгать интернетка керми торсам, бөтен нәрсәгә ачуым чыга, нервылана башлыйм диде.

 
Менә шундый моңзар, шундый чир. Бердәнбер очрак булса, колак яныннан үткәреп кенә җибәрер идең. Юк шул, мондый бәйлелек турында хәзер күп язалар, күп сөйлиләр. Мөгаен, тиздән безнең илдә дә андыйларны психик авырулы кешеләр рәтенә кертерләр. Европа илләрендә күптән инде интернетка бәйле кешеләрне дәвалаучы махсус үзәкләр бар һәм алар авыруларны интернет коллыгыннан коткару белән шөгыльләнәләр. Әлегә бездә моның белән кызыксынучы, ярдәм итәргә теләүче оешмалар да, махсус психологлар да юк. Ләкин интернет-бәйлелекнең олыларга да, балаларга да зыяны күз алдында. Мониторның иң зур һөҗүме күзләргә төшә. Аннан умыртка кәкрәя, буыннарга тоз утыра. Хәтер начарлана, күңел болгана, йокысызлык башлана. Кеше реаль дөньядан читләшә, битарафка әйләнә. Аны пәрәвез челтәрендәге дуслары гына кызыксындыра. Бигрәк тә хатын-кызлар интернет-бәйлелеккә тиз эләгәләр. Ник дигәндә, челтәрнең теге башындагы үзе белән язышкан, хәбәрләшкән ирдә алар хыялларында йөрткән ир-егетләрен күрәләр, аңа гашыйк булалар. Чит ирдән сәлам хаты, виртуаль открытка алу аны бәхетле итә, көнен шатлык-бәхеткә күмә. Менә шулай бер-берсеннән йөзәр мең чакрым ераклыкта яшәгән кешеләр аерылмас дусларга әйләнәләр, чөнки мондый тормышта бернинди проблема юк: матур фото, чибәр йөзләр, иркә сүзләр генә бар.
 
Интернет-бәйлелеккә кеше ничек килеп эләгә? Бик гади. Күптән түгел үзем белән булган очракны гыйбрәт өчен сөйләп китим әле. Интернет “компьютер серләренә өйрәтәм”, “интернет-бизнеска өйрәтәм” дигән белдерүләр белән шыплап тулган. Көннәрнең берендә мин дә шундый белдерүләрнең берсен ачтым һәм кармакка каптым. Бу интернет-мәктәп түләүсез булуы белән җәлеп итте. Исемен язып тормыйм. Мәктәпкә теркәлүгә уку башланды. Көн саен бер бирем ачыла. Монысын яманлап әйтә алмыйм – компьютерны вируслардан чистартырга, югалган материалларны табарга, дискны дефрагментацияләргә һ.б. өйрәттеләр. Аннан презентация, видеороликлар ясау дәресләре китте. Ютубта, фейсбукта үз битләребезне булдырдык, блог, сайтларыбызны эшләдек. Моның нәрсәсе начар диярсез. Мин дә начар димим. Моңарчы белмәгән күп нәрсәгә өйрәндем. Ләкин минем язма бу мәктәпне мактауга багышланмаган, ә интернет-бәйлелеккә эләгү юлларын күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бер айга якын барган шушы укуда мин компьютердан аерыла алмадым. Уку шулкадәр тиз бара, көн саен бер биремне эшләп тапшырырга кирәк. Аралашу, сөйләшү скайпта. Моңарчы буш торган скайпта утыз-кырык дус барлыкка килде. Бер-беребезнең сайтларына, блогларына керәбез, роликларыбызны карыйбыз, белмәгәннәрне сорашабыз, макташабыз. Гомумән, мәктәп үзен-үзе үтереп мактауга, күккә чөюгә корылган. Эшләгән бөтен әйберләрнең эчтәлеге бары мәктәпне мактап, башка кешеләрне шушында укырга чакыруга юнәлдерелгән. Уку азагында күп итеп грамоталар тапшыралар һәм... зур акчалар белән кызыктырып, мәктәптә куратор булып калырга кыстый башлыйлар. Бер ай буе интернеттан башы чыкмаган кешенең дусларын, танышларын югалтасы килми һәм ул 10 евросын түләп (!), куратор булып кала. Хәзер үзе башкаларны алдап-йолдап мәктәпкә чакыра башлый. Искиткеч акыллы уйлап эшләнелгән, мәкерле, хәйләкәр алым. Әмма эчтәлеге – гап-гади е-майл маркетинг. Ай саен 7-8 кеше куратор булып кала һәм шушы мәктәпне оештыручы шомагурларга 80 евро кереп бара дигән сүз. Ел башыннан түләү үзгәрде. Хәзер ай саен түләүне бетереп, куратор булып калган кешедән 38 доллар түләтә башладылар. Сәбәбе бик гади. Кеше икенче айда түләмичә мәктәптән китеп барырга мөмкин. Ә болай акчасын суырып калалар. Эш түләүгә килеп җиткәч, минем уку өзелде. Акча жәлләүдән түгел, күрә торып ялган белән шөгыльләнәсе килмәүдән. Бушлай уку белән кызыктырып, гап-гади пирамида төзүләрен әле ярый вакытында сизеп алганмын. Инде өч ай үтте, әмма шул вакытта укыган иптәшләрнең нишләп ятулары белән кызыксынып, әледән-әле скайпка, фейсбукка, блогларына кереп карыйсы, хәбәрләшәсе, нәрсәләрдер язып калдырасы килә. Менә бу чып-чын интернет-бәйлелек инде. Әгәр үзеңне кулга алмыйча, Каф тау артындагы бер тапкыр күрмәгән кеше белән кадерле вакытыңны әрәм итеп, хәбәрләшеп, язышып ятасың икән, димәк, син, чыннан да, сәламәт түгел дигән сүз.
 
Интернет сөреме – тәмәке, аракы, наркотик кебек, куркыныч нәрсә. Чикаго университеты уздырган махсус тикшеренү шаккатырлык нәтиҗәләргә китергән: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән. Ләкин бүген интернетсыз яшәп булмый. Әле менә шушы мәкаләне язганда гына да мин, соравыма җавап эзләп, дистәләгән сайтка кереп чыктым. Ләкин интернеттан үзеңә файдалы, кирәкле әйбер эзләп утыру белән интернет-бәйлелеккә эләгү икесе ике нәрсә. Бүген укытучылар да, укучылар да интернетсыз ике кулсыз, аннан башка мөмкин түгел. Ялкаулар гына электрон журналдан зарлана, наданлыкларын яшерү өчен интернетка керми. Чын укытучының үз сайты, үз блогы булырга тиеш. Әмма “Одноклассники”, “В Контакте”, “В кругу друзей” кебек сайтларда утыру укытучының интернеттан файдалануын түгел, кадерле вакытын бушка үткәрүен күрсәтә, чөнки боларда ни һөнәри осталыгыңны, ни аң-белемеңне арттыра алмыйсың.
 
Шушы урынга килеп җиткәч, теманы дәвам итеп, интернет бәйлелекнең күренеп торган төп билгеләрен ачыклап китик инде.
 
1. Кеше вакыт төшенчәсен югалта. Компьютерымны ачып кына карыйм дип интернетка керә һәм, сайттан сайтка күчеп йөри торгач, 5-6 сәгать үтеп киткәнен сизми дә кала.
 
2. Физиологик хаҗәтләр (ашау-эчү, бәдрәфкә бару, йокы) онытыла. Ә моның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин: гастрит, простатит, геморрой...
 
3. Гаилә, эш, дуслар икенче планга күчә. Бигрәк тә үз-үзенә бикләнгән, йомшак холыклы, үзенең төс-кыяфәтен сөймәгән ханымнар, аз аралашучан кызлар һәм малайлар виртуаль дөньяга чума. Чөнки “пәрәвез”дә алар искиткеч кыю кешегә әверелә: ни теләсә шуны яза, виртуаль дуслары белән оялмыйча аралаша. Нәтиҗәдә, бу кеше реаль тормышта аралашудан бөтенләй читләшә, ялган дөнья колына әверелүен сизми дә кала.
 
4. Кеше форумнарда, чатларда сәгатьләр буе аралашып утыра. Бу очракта үзенең уйлап чыгарылган исеме артына качкан шәхес кыюлана, үзенең эчке дөньясын яшерми ача, чөнки аның чынлыкта кем икәнен белмиләр бит. Табигате белән куркак, әмма эчен бушатасы килгән адәмиләр өчен менә дигән форсат.
 
5. Онлайн уеннарга хирыслык. Уеннарда җиңү шатлыгы шәхесне үзенә бөтереп алып кереп китә һәм юкка исраф ителгән вакыт кызганыч булудан туктый.
 
6. Порнографик, эротик сайтлардан чыга алмау – чирнең тагын бер төре. Бу, чынлап та, кеше сәламәтлегендә патологик үзгәрешләр китереп чыгара яисә инде андый үзгәрешләрнең барлыгы турында сөйли.
 
7. Интернет “колы” сайтларның эчтәлегенә игътибар итми, сайттан сайтка күчеп йөрү аңа рәхәтлек бирә.
 
Укытучы буларак, мин балаларның интернетка бәйлелеге белән дә кызыксындым. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар 8-9 яшьтән үк мөстәкыйль рәвештә интернетка керә башлыйлар. 14 яшькә кадәр булган кулланучыларның яртысыннан артыгы начар эчтәлектәге сайтларга керәләр. Балаларның 39 проценты порнографик сайтлар карый, 19 проценты көчләү күренешләрен күзәтә, 16 проценты комарлы уеннар белән мавыга. Интернетта наркотик матдәләр һәм алкоголь турында балаларның 14 проценты кызыксына, экстремистик ресурслар 14 процент үсмерләрне җәлеп итә. Саннар куандырырлык түгел.
 
Онлайн-уеннар бүгенге балаларның һәм үсмерләрнең тормышында мөһим урын алып торалар. Уен белән мавыккан балалар начар укыйлар, социаль яктан файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнмиләр, ата-аналары, дуслары белән аралашмыйлар. Аларда интернетка бәйлелек барлыкка килә. Аралашу һәм ялның виртуаль формаларына күчәләр. Психологлар моны авыруга тиңлиләр.
 
Интернеттан файдалану балага зыян салмасын өчен ата-аналар баланың компьютер каршында утыру вакытын чикләргә тиешләр. Балаларга интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Интернетның беренче чиратта мәгълүмат эзләүдә, укуда ярдәмче булуын төшендерегез. Әгәр бала интернетта танышкан дусты белән реаль тормышта очрашырга теләсә, һичшиксез, ата-анасы белән киңәшергә тиеш, чөнки үзен 12 яшьлек кыз дип таныштырган кешенең 40 яшьлек ир-ат булуы да бик мөмкин. Балаларга челтәрдәге мошенниклык фактлары, лотереялар турында да аңлатыгыз. Өлкәннәрдән башка смс, телефон номерын җибәрергә ярамаганлыгын да төшендерегез. Кайчагында шушы гади генә кагыйдәләрне үтәү дә бала гомерен саклап калырга мөмкин.
 
Ә шушы язма башындагы интернет-бәйлелеккә эләккән дуска ничек ярдәм итәргә соң? Эчкечене, тәмәкечене, наркоманны дәвалап буламы? Булса, 100нең берсен буладыр. Әгәр бу дус шул 100нең берсе дип уйласак, аңа менә мондыйрак киңәшләр бирергә мөмкин. Аның әле интернет коллыгыннан котылу ихтималы бар, чөнки ул үзенең авыру икәнлеген аңлаган һәм дәвалану юлларын эзли. Монысы иң мөһиме. Компьютерыннан аерыла алмаган кешегә будильник булдырырга кирәк. Сәгать саен шалтырауга куеп, баштарак 15-20 минут, тора-бара яртышар сәгать тәнәфес ясап алыгыз. Таныш-белешләрегезгә виртуаль открыткалар җибәреп утырганчы телефоннан сөйләшеп алуны гадәткә кертегез. Кеше белән җанлы сөйләшү сезне бу дөньяга кайтарып, уңай эмоцияләр тудырыр. Яңалыкларны газеталардан укып белергә тырышыгыз. Дөрес, газетадагы яңалыклар сезнең өчен инде искергән булыр. Әмма һәр газетада укып уйландырырлык һич югы берәр язма булмый калмый. Шул язмага үз фикерегезне туплап, җавап языгыз, иптәшләрегезгә сөйләгез. Кем белә, бәлки сезнең язу сәләтегез ачылыр. Уйлап карагыз әле, бала чакта нинди хыялларыгыз бар иде? Тормышка ашмаган фантазияләрегезне, эшләнмичә калган эшләрне, укырга вакыт җитмәгән китапларны укыр өчен менә дигән чор килеп җиткән ләбаса. Булмаган дөньяда утырып, вакытыгызны “үтергәнче” кирәкле эш белән шөгыльләнсәгез, сәламәтлегегезгә дә, гаиләгезгә дә файдалырак булыр. Интернеттагы күп акча эшләүгә чакырган белдерүләрне бөтенләй ачмагыз. Барысы да ялган, сафсата. Кайсы җүләре бүгенге көндә сезгә тиктомалдан акча тоттырсын?!
 
Тамбов дәүләт университетының бер төркем студентлары эксперимент рәвешендә гаджетлар кулланудан ваз кичәргә җыеналар икән. Быелның 10 маеннан 31 майга кадәр аларга компьютер, кесә телефоны, планшет куллану чикләнәчәк. Бердәнбер элемтә чарасы булып өй телефоны калачак. Бүтән элемтә чараларын кичектергесез очракта гына кулланырга мөмкин булачак. Һәр укучы көненә ике тапкыр үзенең көндәлегенә хис-тойгыларын язып барырга тиеш икән. Әлеге тәҗрибәдә катнашырга теләүчеләрнең саны планлаштырылганнан өч тапкырга артып киткән инде. Бәлки шушындый тәҗрибәләрне безгә дә һич югы үзебез өчен эшләп караргадыр?
 
Уйлап карагыз әле, тормышыбызга компьютер, интернет кергәнче кешеләр ничек яшәде икән? Аллага шөкер, тормыш барган, кешеләр үзара аралашкан, аң-белем туплаганнар, балалар туган, үскән. Димәк, сез дә үзегезгә компьютерсыз да яшәп була дигән нәтиҗә ясагыз. Үзегезнең юк дөньяда яшәвегезне таныгыз. Шушы виртуаль пәрәвез челтәреннән котылып, дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып яшәргә омтылыгыз. Көне-төне мониторга багынып утырганчы хатыныгыз, балаларыгыз, туганнарыгыз белән аралашыгыз. Тормышыгыз күпкә кызыграк һәм мәгънәлерәк булыр. 

Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы