поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
01.04.2013 Җәмгыять

Иртәләгән әҗәл, яки Ирләр нигә кыска гомерле?

Авыллар буйлап йөргәндә, тәрәзәләре кадакланган, ишекләренә йозак салынган буш йортларга игътибар итәм. Һәр районда диярлек әлеге күңел өшеткеч күренешкә тап буласың. Кайчандыр балалар шавына күмелгән, җанлы тормыш барган йортларда бүген үле тынлык.

 Сораштыра башлагач, иң әүвәл гаилә башлыклары – ирләр китеп баруын әйтәләр. Пенсия яшенә җитүчеләр дә, җитә алмаучылар да бар. 65-70 яшьтә үлүне дә, картаеп, озак яшәп үлүгә саныйсы килми. Ир затларының күбесе балалар үстерү, тормышны алып бару өчен ахыр чиккәчә этләнгәннәр, мал табарга җан тырмашканнар – бусы бәхәс­сез. Алар җилкәсендә күпме җаваплылык. Хатын-кызның ялгызына гына дөнья көтү бик кыен. Адәм баласы эшлә­вен эшли, нужа куа инде ул, тик тиешенчә ял итә, үзе өчен яши алмыйча кала. Нишлисең, гомеркәйләр бигрәк кыска, иртә киткәннәрнең авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын. 

 
Безнең белешмә 
 
Россиядә ирләр, гомумән, аз яши. Бөтендөнья Сәламәт­лек саклау оешмасы экспертлары тикшеренүләрдән соң шуны җиткерә: Россия ир-атлары – 53 ил арасында иң кыска гомерлесе. Бездә көчле зат дип аталучылар уртача алганда 62,5 ел яши. Ә Европада вәзгыять икенче төрле: аларда бу күрсәткеч – 76 яшь. Беренче югарылыкта – уртача 80,1 яшь белән Израиль атлый, испанлылар аз гына калыша – 78,8 ел, өчлекне Бөек­британия түгәрәкли – аларда ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 78,4 яшь. Ә хатын-кыз­ларга килгәндә, озак яшәүче­ләр исемлеге испаннардан башлана – уртача 85 яшь. Франция гүзәл затлары – 84,8 ел яшәсә, Кыргызстанда 73кә дә җитә алмыйлар. 
 
Үлем сәбәпчеләре
 
Менә дистә елдан бирле инде кешене вакытыннан алда кабергә кертүче төп сә­бәпләр дип йөрәк-кан тамыр­лары системасы чирләрен саныйлар. Аннан имгәнү, агулану һәм башка төрле көтел­мәгән бәла-казалар китә. Яман шеш, ашкайнату әгъ­залары һәм сулыш юллары чирләре мисалга китерелә. Тәмәке тарту, исерткеч эчем­лекләр эчү дә гомер өстәми. Шуның аркасында яшьли юкка чыгучылар күпме? “Мич­кә”се белән эчел­гән хәмер яшь-җилкенчәкне үзе үк чир­гә сабыштыра. Бу алкоголь психозы яки алкоголизм гына да түгел. Айдар асылынып үлгән, Хәмит исерек килеш руль артында кеше таптаткан, Ранилне кәеф-сафа корып утырганда иптә­ше пычак бе­лән кадаган, Самат эчеп агуланган, Вәли урамда туңып үлгән, ахыр көннәрендә сукбайлыкка чык­­кан булган... Күргәнебез­чә, үлемнәр төрле, ләкин барысын да бер нәрсә берләш­терә – хәмер. Аның яхшыга алып бармавына соңга калып кына төшенәбез шул. 
 
Егетләрнең исемнәрен шарт­лы рәвештә генә куйдым. Чынлыкта, бу аерым бер гаи­ләнең кайгысы гына түгел, мондый фаҗигаләр­не көн дә диярлек ишетеп торабыз. Җир җимертеп эшләр­лек, әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын, туганнарын сөендереп яшәрлек сөлек кебек татар егетләре әрәм була. Әйе, Айдарларыбыз, Хәмитлә­ребез 40ка да җитмичә, әле яшәүнең тәмен белмичә, дөньяны аң­лый алмыйча китеп баралар. Әҗәл дигән нәр­сә яшькә карап тормый, аракы сөременнән буыннары сыегайганнарны арбасына ега да сала. Үлем һәр­вакыт үке­нечле була, диләр, монысы икеләтә, өчләтә үке­нечле. Киткәннәргә догадан башка бер­ни кирәк түгел, калганнарга – гомерлек яра, олы хәсрәт. Картлык көнемдә те­рәгем, таянычым булыр дип үстергән баласын үз куллары белән җирләгәннән соң, болын кебек зур йортта япа-ялгыз яшәп калган әниләр кызганыч. Хатыннарның яшьли толга әйләнүе, ятимнәр саны арту– болар   һәркайсы зур фаҗига. 
 
Нишли алабыз? 
 
Боларны булдырмый кала алабызмы соң? Әйтик, без – хатын-кызлар нишли алабыз? Дөньяны тулаем үзгәртү код­рәтебездән килмәс. Ә шулай да уйланып алыйк әле. Бала тәрбияләү һәрвакыт хатын-кыз җилкәсендә булган. Бүген дә моны беркем  кире какмый. Эшкә күмелеп, гаилә­безгә игътибар кимемәгәнме, аны икенче планга куймыйбызмы? Иребез ни хәлдә, ялгызлыктан кулына сыра алмаганмы? Балалар нишләп йө­ри, нәрсә ашыйлар – үзебез пешергәннеме, әллә кибеттән сатып алган коры-сарынымы? Дөрес туклануга әһәмият биреп җиткерәбезме? Күбебез, сәламәтлек какшагач, бер-ике операция ясаткач, чир азгач кына боларга әһәмият бирә башлый. Эш вакытлыча гына, ахыр чиктә бәхет­нең гаиләдә, яшәү мәгънәсе­нең тәрбияле, сау-сәламәт бала үстерүдә икәнен аңлыйбыз бит. Соңыннан үкенмәсәк иде. 
 
Ә нилектән һәм нишләргә дигән сорауларга олпат ирлә­ребезнең җавабын ишетәсе килде. Нәтиҗә чыгарып, иң элек шуны искәртим: аларның һәркайсы бу проблеманы аңлавын, моңа борчылуын һәм әлеге мәсьәләне бөтен җәм­гыять белән калку итеп күтә­рергә кирәклеген әйтте. Психотерапевт Рамил Гарифуллин ирләрнең аз яшәвен медици­наның көчсез булуыннан да күрә. “Бездә кайчак чит илләрдә дәвага бирешкән чирләрне дә дәвалый алмыйлар”, – ди ул.
 
Белгеч фике­ренчә, ир­ләр­нең психологиясе дә үзенчә­лекле: алар үзлә­рен кайгырта, саклый белми. Ә кыз балалар күрем күрә башлау чорында ук сәламәт­лекләренә җавап­лырак карарга өйрәнәләр. Рес­публика профилактик медицина үзәге баш табиб урынбасары Ренат Таҗиев исә кеше сәламәтлеге күп дигәндә 15 процент кына табибларга бәй­ле дигән фи­кердә. “Хез­мәткә яраклы яшь­тә үлүче­ләрнең 70 проценты – аракы белән дус булучылар яки кайчандыр хәмер сазлыгында кайнаган кеше­ләр, – ди табиб. – Тыела алмыйча эчү­челәр булган кебек, өенә кайткач, чит-ят күзенә күрен­мичә генә яшертен эчеп ятучылар да бар. Болар икесе дә бердәй куркыныч. Моның азагы юл хәвефенә тару, үз-үзенә кул салу, агулану белән тәмам­ла­нырга мөмкин. Ир­ләрнең гомерен кыскартучы икенче фактор – стресс, килә­чәккә ышаныч юк, патриотизм, горурлану хисе югалды. Бүген инде адәм баласын муллага да, начальникка да ышандыруы кыен. Кеше бары бер нәрсәгә – акчага табына. Акчам булса, бөтенесен эшли алам дип уйлый, тик алай гына түгел шул...” 
 
“Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Зиннуровны яшь егетләрнең саусызлыгы аеруча хафага сала. “Яшьли эчү, тарту, теләсә кем белән җенси тормыш алып бару нәтиҗәсе бу. Мондый­ларның 30 яшьтә инде ирлеге бетә. Ул чагында аның хатын-кызга да кирәге калмый, – ди Рөстәм хәзрәт. – Динсезлек, хә­рәм белән хәләлне аера белмәү, нәфесне тыя алмау шуңа китерә. Малай үстергән әти-әни баласына кече яшь­тән шулар хакында сөйләргә бурычлы. Бу хакта сүз баш­лауның бер генә дә ояты юк”. 
 
– Ни кызганыч, Россиядә ирләр проблемасы белән нык­лап торып бер генә структура да шөгыльләнми, – ди Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Илдус Галиев. – Хезмәткә яраклы яшь­тәгеләрнең үз-үзләренә кул салуына яки кемнедер үте­рүенә аракы гына сәбәпче була алмый. Мәсьәлә тирән­дә­рәк ята. Бу җәмгыятьтәге вакыйгаларга, икътисадка (эшсезлек, акчасызлык һәм башкалар), гаиләдәге тәрбия­гә дә, тышкы факторларга да бәйле. Бүген җәмгыять ике катлауга аерылган – байларга һәм ярлыларга. Икесенә дә яшәү авыр, икесенең дә төн йокысы качкан. Байлар акчаны кайсы төшемлерәк җиргә урнаштырырга дип баш ватса, ярлы мескен каян акча табыйм дип кайгыра. Ә чит ил кешеләренә җиңелрәк: аларда нормаль яшәеш алып барган һәр кешенең киңәшергә үз психологы, гаилә табибы һәм адвокаты бар. Шулар кинәт килеп туган өстәмә мә­шәкатьләрдән, психологик ки­е­ренкелектән коткара. Алар­ны тотар өчен акча кирәк шул. Бездә кеше проб­лемасы белән бергә-бер кала. Кайвакыт аны ерып чыкканда сәламәтлек тә югала. Ниш­ләргә дигән сорауга җа­вабым шул: авырлык килгән­дә гел шул хакта гына уйлап янмагыз. Онытып тору, тынычлану өчен урамга чыгып йөреп кайтырга, күңелгә якын фи­кер­­­дәш дус белән сөйләшеп алырга, театрга барып, спектакль карарга була. Йоклый алмыйсың икән, дару эч. Вакыт үзе дәвалый, диләр бит. Яныңда сине аңлаучы ирең яки хатының булса, теләсә нинди кайгы җиңелрәк уза. 
 
...Әлеге дә баягы, сүз һаман да гаиләгә, тәрбиягә барып тоташа. Шундый гыйбарә дә бар бит: тормышта иң мөһиме – гаилә. Карьера сине өйдә көтми, акча  күз яшеңне сөртми, ә дан-шөһрәт төнлә җылытмый. Ир-егет­ләребезне саклыйк! Дө­рес­рәге, алар үзләрен-үзләре бераз гына булса да кайгыртырга өйрәнсеннәр иде. Чөнки алар безгә бик кирәк, исән килеш кирәк. 

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 52 | 30.03.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы