поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2013 Бәйрәм

Самарада милләтара Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте (ФОТО)

Үткән шимбәдә Самарада икенче тапкыр милләтара Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Моннан 23 ел элек өлкәбезнең “Туган тел” татар җәмгыяте гамәлгә керткән Нәүрүз бәйрәме узган елда яңа төс алып, “МТЛ “Арена” бинасында беренче тапкыр милләтара бәйрәм буларак үткәрелгән иде. Шул бәйрәм турында без үзебезнең газета битләрендә күләмле мәкалә дә бастырып, аның үзенчәлекләре турында язып чыктык. Ә быел гасырлардан килгән борынгы бәйрәм тагын да киңрәк колач җәеп, урамнарга ташып чыкты.

Егерменче гасыр урталарыннан бирле Безымянкадагы “Родина” скверының бу хәтле халыкны кабул иткәне булмагандыр, дип әйтергә теләгән идем, ялгышканмын. Үткән елның Бөек Җиңү бәйрәмендә дә биредә бик зур һәм тантаналы чара уздырылып, парк кояшта ялтырап торган орденнар, чәчәкләр, котлаулар, бик матур милләтара концерт белән беренче чирканчыгын алган иде инде. Менә тагын күләмле чара - милләтара Нәүрүз бәйрәме белән Самарага танылды ул.

Дөрес, бәйрәмне паркка чыгару алдыннан Самарадагы төрки һәм фарсы телле милләт халыклары үзәкләренең җитәкчеләре Халыклар дуслыгы йорты директоры Дмитрий Мюльбах белән кат-кат очрашып, һава торышы ничек булыр, төрле милләт вәкилләре бер урынга җыелгач, милләтара низаглар килеп чыкмасмы, милли бию костюмнарына киенгән һәвәскәр артистлар өшеп, салкын тидермәсләрме, дип борчылдылар һәм бу хәлләрне булдырмау өчен өлкә хөкүмәте Халыклар дуслыгы йорты белән бергәләп барысын да эшләделәр бугай. Бәйрәм алдыннан сквер кардан чистартылды, биотуалетлар куелды, сәхнә корылды, милли үзәкләр үзләренең милли ризыкларын, киемнәрен, бәйрәм төсмерләрен күргәзмә итеп куйсыннар өчен зур-зур палаткалар күтәрелде һәм анда җылыткычлар үткәрелде, милли көрәш келәме җәелде...

Нәкъ бәйрәм алдыннан Мәскәүдән карлы буран килә, дигән хәбәр ишетелгәч, халык тагын да борчылды. Булмас инде, нигә генә бәйрәмебезне берәр бинада гына үткәрмәдек икән, дип оештыручылар да хафаланды. Ә табигать язны каршылаучыларга шәфкатен күрсәтте. Шимбә иртәсе кояшлы булмаса да, артык салкын да түгел иде.

“Родина” скверы Безымянканың үзәк Победа урамында урнашканлыктан, үткән-барган кешеләр үзбәкләрнең карнаен ишетеп, тәмле шашлык һәм пылау исләре сизеп һәм төрле-төрле төстәге милли киемнәргә киенгән кешеләрнең ыгы-зыгы килеп бәйрәмгә әзерләнеп йөрүләрен күреп, ирексездән адымнарын әкренәйттеләр, һәм кая баруларын да онытып, бирегә юнәлделәр. Шулай итеп, сквер төрки һәм фарсы телле халыклар өчен генә түгел, шәһәрдә яшәүче барлык милләт халыклары өчен дә уртак бәйрәм мәйданына әверелде. Шуны да искәртеп үтәсем килә: бинада үткәрелгән булса, кайберәүләр Нәүрүзне күрә алмыйча калган булырлар иде.

Өлкә хөкүмәте вәкилләренең бәйрәмгә күпләп килүе, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов һәм шәһәр мэры Дмитрий Азаров җитәкчелегендә бөтен палаткалар янында да туктап, күргәзмәләрне карап, ризыкларны авыз итеп, милли мәсьәләләр турында фикер алышып йөрүләре хөкүмәт даирәләрендә бу темага карата игътибар артуын күрсәтте.
Ә палаткалар, чыннан да, бик матур бизәлгән иде. Шәрык илләрендә яз бәйрәменең беренче билгесе - ал тасма белән уратып куелган самани (бодай үсентеләре) бит. Былтыргы уңыштан пешерелгән төрле тәм-томнарны бизәүче бу символ - булачак уңыш билгесе. Кызганычка, татарларда аны үстереп өстәлгә кую гадәте юк. Безнең палатка өчпочмаклар, чәкчәкләр, “Бердәмлек” газеталары, “Самара татарлары” журналлары, милли киемнәребез белән бизәлгән иде. Ә башка палаткаларда кулдан ясалган келәмнәр, борынгы комганнар, хәтта зур уенчык дөяләр - болар барысы да үткән-барган халыкны шәрык илләренең бай мәдәнияты белән таныштыру өчен күргәзмәгә куелган.

Ә кызыксынучылар, чынлап та, күп булды. Оныкларын иярткән әбиләр, ял итәргә чыккан бабайлар, бәйрәмгә махсус килгән кунаклар, хәтта ашарга берәр нәрсә эләктереп булмасмы дип кергән сукбайлар да - барысы да палаткалар янында туктап хәйран калып карап тордылар, аннары кунакчыл хуҗалар белән аралаша башладылар, аннары бөтенләй дуслашып китеп, бергәләп фоторәсемгә төштеләр, аннары һәр милләт үзенчәлекләре турында сүз куерттылар...

Миңа да үзенчәлекле берничә кеше белән танышырга насыйп булды. Зур ак бүрек кигән Алламорат ДЖУМАЕВны (фотода) Тольяттида яшәүче төрекмәннәр “старейшина” дип атыйлар. Чөнки ул безнең якларда инде 31 ел буе яши һәм Тольяттиның машина төзү заводларының берсендә двигательләр сынаучы булып эшли. Ә шулай да ул туган илен, туган җирен сагына.

Без (“Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәсимә Алюшева белән мин) аның янына килеп туктаганда Алламурат әңгәмәдәшләренә Төркмәнстанда сарык көтүләрен саклаучы бүре буа торган этләр (волкодав) турында сөйләп тора иде. Ни гаҗәп, бу хайваннарның аякларында бармаклары алтау, һәм ул бүренең муенына ябышса, аны үтермичә ычкындырмый икән. Ә хуҗасы этне аудан күрдүк мае белән көтеп торырга тиеш. Чөнки кайткач та шул ризыкны ашамаса, бүре бүлеп чыгарган агудан тешләре коелып үлә икән. Мин Алламурат аганы бу кызыклы темадан кайтарып, бүгенге бәйрәм турындагы тәэсирләре белән уртаклашуын үтендем.

- Үткән елда да, быел да Самарада бик матур Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Тик шунысы кызганыч: безнең Тольяттида милли үзәкләр дә, биредәге Халыклар дуслыгы кебек йортлар да юк. Әмма без, өлкәдәге иң яшь оешма булуыбызга карамастан, бик актив үсештә һәм Тольттида да үзебезнең үзәкне булдырып, шушындый бәйрәмнәр уздырырга, үзара аралашып яшәргә хыялланабыз. Россиядә без - иң аз санлы халык, барлыгы 40 мең генә. Төркмәнстанның элеккеге президенты Сапармурат Ниязов бик акыллы кеше булып, халыкны уңай тормыш шартлары белән тәэмин иткән һәм чикләрне ябып куйган иде. Шул гына безне әфганлылар тарафыннан басып алынудан саклап калды. Без, төрекмәннәр, гомергә Россия белән яшәдек һәм киләчәктә дә бергә булырга ниятлибез.

Икенче кызыклы очрашу сигез тел белүче Камил СӘЙДУЛЛАЕВ (фотода) белән булды. Аның әтисе - татар, әнисе таҗик милләтеннән. Ул үзен таҗик дип белсә дә, татар һәм рус телләрендә иркен сөйләшә. Шулай ук әрмән, азәрбайҗан һәм тагын берничә телне белә. Егет Таҗикстанда университет тәмамлаган, ә Самарада кечкенә генә бизнесы бар. Россиядә 18 ел яши.

- Самара - бик матур һәм кунакчыл шәһәр. Читтән килүчеләргә җирле халыкның мөнәсәбәте начар түгел. Хәзер инде менә милли үзәкләр һәм хөкүмәт тырышлыгы белән безнең гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, нинди күләмле бәйрәмнәр уздырыла.
Нәүрүз - борынгыдан килгән төрки һәм фарсы телле халыкларның төп бәйрәме. Таҗикстан якларында бу вакытта агачлар чәчәк ата, аланнар хәтфә үлән белән каплана, яшьләрнең күңелендә мәхәббәт уяна. Шундый вакытта җилдәй җитез атта сөйгәнеңне куып җитеп, бөтен халык алдында булачак хатының итеп игълан итүдән дә зуррак бәхет бармы икән?..

Биредәге һава торышы туган илебездәге кебек Нәүрүзләр уздырырга мөмкинлек бирми, әлбәттә. Шулай да, без шушындый тамашаларга җыелышып, үзебезнең җырларны, музыка коралларын ишеткәч, милләттәшләр белән аралашкач, туган илебезне сагыну тойгысы бераз басыла кебек. Нәүрүз бәйрәмен оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт! - дип сөйләде ул.

Менә шундый фикерләр ишеткәч, сәхнәгә менгән милли оешмаларның җитәкчеләре һәрберсе үз телендә халыкны бәйрәм белән котлаганда да, губернатор Николай Меркушкинның котлавын тыңлаганда да, өлкә хөкүмәте вәкилләре, депутатлар һәм Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин чыгыш ясаганда да шушы скверга җыелган 1 - 2 мең төрки телле милләт халыклары өчен бу бәйрәмнең әһәмиятен тоемладым. Чөнки тамашачылар сүз саен көчләрен жәлләмичә кул чаптылар, кычкырып хуплап тордылар. Ә инде концерт, көрәш баргандагы эмоцияләрне күрсәгез икән!

Татар көрәше осталары Руслан Йосыпов һәм Рәшит Үтәшев хөкемдарлыгында барган бәйгегә, башка милләт көрәшчеләре сүзенә колак салып, үзгәрешләр кертергә туры килде. Урта Азия якларында билбау көрәше популяр түгел икән һәм шуңа күпләр билбау белән көрәшергә риза булмадылар. Безнең судьялар да аларның сүзләренә каршы тормадылар, егетләрне ничек телиләр, шулай көрәштерделәр. Хәер, татарлар барыбер сынатмады, беренче урын - 75 килограммга кадәр авырлыкта - Җәмил Шәмшетдиновка, 85 килограммга кадәр - Марат Әхмәтшинга, өченче урын шул ук авырлыктагы Марат Зуйковка һәм 95 килограмм авырлыктагы Илдус Горинга бирелде, ә 95 килограмм авырлыкта беренче урын таҗик үзәге өчен чыгыш ясаган Игорь Кубановка бирелде. Егетләргә приз итеп Дмитрий Мюльбах киң экранлы телевизорлар да, кечкенәрәкләрен дә, хуҗалыкта гел кирәк булып торган көнкүреш техникасы да тапшырды. Гомумән, җанатарлар да, көрәшчеләр дә канәгать калдылар. Көрәш келәмендә парларын чыгарган егетләргә үзара мөнәсәбәтләрен башка җирдә ачыкларга да кирәкмәде - барысы да кул кысышып, елмаешып таралыштылар.

Белмим, кемгә ничектер, ә мин милләтара концертларны бигрәк тә яратам. Беренчедән, һәркайсында үзенчәлекле киемнәр, музыка, җыр, бию хәрәкәтләре, ниһаять, темперамент. Юкка гына милләтара бәйрәмнәрне төрле чәчәкләрдән торган букет белән чагыштырмыйлардыр. Бу чын мәгънәсендә Шәрык дөньясы мәдәнияты парады булды. Ә иң мөһиме - һәр үзәк үз илләрендә Нәүрүз бәйрәменең үткәрелү үзенчәлекәрен күрсәтте: чәчәкләр тоткан балаларга хуҗабикәләр самани үсентеләре һәм тәмле ашамлыклар тапшырдылар, тамашачыларның да, артистларның да өстеннән төтен белән йөртеп, начарлыктан саклау сүзләре әйттеләр, егетләр кызлар кулындагы тар муенлы чүлмәкләргә акча салып, тынычлык һәм сәламәтлек теләделәр. Шундый гади һәм һәркемгә аңлаешлы теләкләрдә, гореф-гадәтләрдә чагыла да инде Нәүрүз бәйрәменең асылы. Кайгы - өйдән, ә өйгә - шатлык бәхет, мул уңыш, сәламәтләк! Һәркемгә дә аңлаешлы сүзләр. Моңардан да мөһимрәк тагын нәрсә бар соң? Нәүрүз Самара җирендә яшәүче барлык халыкларга да тынычлык, хезмәт шатлыгы, сәламәтлек алып килсен! Бәхетле булыйк!

Югарыдагы фотода Алламорат ДЖУМАЕВ



Губерна Думасы рәисе Виктор САЗОНОВ (сулдан уңга), өлкә хөкүмәте администрациясенең эксперт хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә тоту департаментының баш консультанты На­дежда ОСИПОВА һәм өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.



Камил СӘЙДУЛЛАЕВ

Үзбәк биюе



Ялкынлы яшьлек" ансамбле кызлары бии



Җиңүче Җәмил ШӘМШЕТДИНОВ (сулда) һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Дмитрий МЮЛЬБАХ.
 


Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 14 | 30.03.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»