|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2013 Җәмгыять
Имәнкискәне Депардьега бирмәдемКышның көннәре кыска, төннәре озын. Күп вакыт өйдә уза. Телевизор карап, газета укып кичләрне үткәрәсең. Бәлки шуңадыр, кыш көне укылган, каралган яңалыклар кызыклырак, җете төслерәк булып тоела. Менә бу кышның иң зур яңалыкларыннан берсе – француз артисты Жерар Депардьеның Россиягә күченеп килүе булгандыр. Әгәр бу француз безнең янга җәй көне күченсә, бу кадәр үк игътибар булмас иде әле. Ә болай аның турында тыңлый-тыңлый колаклар шиңде, укый-укый күзләр арыды. Әллә университетта укыганда чит тел итеп француз телен өйрәнгәнгәме шунда, белмим, бу яңалык мине башкаларга караганда ныграк кызыксындырды бугай. Ярар, оныттык без Жерарны. Тик, ни хикмәт, әле күптән түгел генә шул кеше белән үземә сөйләшергә насыйп булды. Юк ла инде, өндә түгел, ә төштә. Жерар безнең Имәнкискәгә килгән икән. Авыл халкы ду купкан. Карт әбиләргә хәтле капка төпләренә чыгып тезелешкәннәр һәм каш өсләренә кулларын куеп, күзләрен кыса төшеп, озын буйлы французны күзәтәләр. Ә мин аның уң кулы – тәрҗемәчесе булып, башны горур тотып, алдан барам, бар халык французга гына түгел, миңа да соклана. Үземә-үзем аптырыйм. Дүрт ел буе француз телен өйрәнсәм дә, бу телдә болай ук яхшы аралаша аламдыр дип уйламаган идем.
Айсылу ИМАМИЕВА |
Иң күп укылган
|