поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
21.12.2008 Авто

МАШИНА АЛСАҢ, АКЧА БИРӘЛӘР

Җомга көнне "КамАЗ" заводында узган җыелышка Россия Премьер-министры Владимир Путин, ике эшчене ияртеп кер­гәч, кайберәүләр гаҗәпсенеп калды. "Бу кешеләр заводка 30 елдан артык гомерен багышлаган. Безнең ниләр турында сөй­ләшүебез аларны да кызыксындыра. Чөнки хез­мәткәрләр язмышы завод язмышына бәй­ләнгән", – дип аңлатты әлеге гамәлен Хөкүмәт Рәисе.

Эшчеләргә Владимир Путин белән янәшә ике урын да әзерләп куелган булып чыкты. Тик Премьер үзлә­ренә сүз биргәч, станок янын­да гына эшләп күнеккән абыйлар әллә каушап калды, әллә Мәскәү җитәкчесе алдында зарланасылары кил­мәде – "яхшыга өметләнәбез" диюдән артык сүз әйт­мә­де. Аның каравы, утырышка җыелган автомобиль сәнәгате оешмалары җитәкчеләре Владимир Путинга бөтен аһ-зарларын җиткереп, дәү­ләттән ярдәм сорап калырга тырышты.

 

Автомобиль сәнәгате үсеше турында болай зурдан кубып сөйләшү беренче мәртәбә генә түгел инде. Май аенда Россия Премьер-министры җитәкчелегендәге шундый җыелышларның тәүгесе шулай ук безнең республикада – Алабуга шәһә­рендә узган иде. Ул чакта түрәләр 2012 елга Россия юллары буйлап йөрүче машиналарның 70 проценты үзебездә җитештерелгән булачак, дип хыялланды. Мо­ның өчен елына ким дигәндә дүрт миллион данә автомобиль эшләп чыгарырга ки­рәк иде. Тик әлегә бу саннар һаман да шул хыялда гына калырга охшаган. Бө­тен­дөнья кризисы нәтиҗәсе буларак, быелның ноябрь аенда җиңел машиналар җитештерү, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 7 процентка, ә йөк автомобильләре чыгару ике тапкырга кимегән. Әнә шуңа күрә дә "КамАЗ" эшчеләре атнасына дүрт кенә көн эшләргә мәҗбүр. 23 декабрьдән исә алар бер айлык ялга китәчәк. 19 гыйнварга кадәр төп конвейерны туктатып торачаклар.

 

"Тик бу һич кенә дә завод эше туктала дигән сүз түгел. Төзекләндерү һәм профилактика белән шө­гыльләнәчәкбез. Складлардагы әзер товарны сатачакбыз", – ди завод җитәкчелеге. Илкүләм җыелышта катнашучыларны тыңлаганнан соң бу сүзләрнең күңел юату өчен генә әйтелмәгән­леген аңларга була. Автомобиль сәнәгате тармагын саклап калуга Россия күлә­мендә зур акчалар тотарга җыеналар. Алай гына да түгел, белгечләр әлеге тармакны үстерү турында да сүз алып бара. "КамАЗ" исә беренче чиратта ярдәм кулы сузылачак оешмалар исемлегенә кергән. Шуңа да заводның киләсе елда 47 мең автомобиль җитештерергә планлаштыруы гаҗәп түгел.

 

Ярдәм кулы димәктән, Владимир Путин автомобиль сәнәгате тармагын үс­терергә тиешле чараларның һәркайсын берәмтекләп санады. "Беренчедән, дәүләт өчен кирәкле машиналар сатып алуны арттырырга кирәк", – диде Хөкүмәт җитәкчесе. Монысы Оборона, Эчке эшләр министрлыкларында яңа автомобильләр булачак дигән сүз. Россия күләмендә якынча 22 миллиард сум әлеге планны тормышка ашыру өчен тотылачак. Тагын 30 миллиард сум муниципаль транспорт паркын яңартуга бүлеп биреләчәк. Шулай итеп, юл йөрүчеләр яңа автобусларга күчеп утырачак, ә авырып китүчеләрнең өйләренә заманча җиһазландырылган "Ашыгыч ярдәм" машиналары килә­чәк.

 

Болай эшләп түрәләр ике куян койрыгын берь­юлы эләктермәкче. Сер тү­гел, яңа җәмәгать транспорты турында күптәннән хыялланабыз. Башкалада бу мәсьәлә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителсә дә, районнарда "картаеп" беткән автобусларда йөрүчеләр байтак. Россиянең башка төбәкләре турында әйткән дә юк. Күпне күргән ул машиналарның ничек таралып китмәвенә гаҗәпләнәсең. Икенче "куян" исә шул: юлларда йөри башларга тиешле яңа транспорт Россиядә җитештерелгән булырга тиеш. Гомумән, үзебезнең җитештерүчеләрне ничек тә якларга тырышалар. Гыйнвар башыннан, мәсәлән, чит илдән кертелүче машиналарга пошлина түләве артачак. Халык үзебездә җыелган автомобильләргә өстенлек бирергә тиеш, дип саный җитәкчеләр. Андыйларга дәүләт өстәмә ярдәм дә күрсәтмәкче. Киләсе елда кредитка җиңел машина алырга теләүчеләр, автомобиль бәясе 350 мең сумнан артмаган очракта, субсидиягә өметләнә ала. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко моны тиз арада хәл итеп бетерергә сүз бирде. Владимир Путин исә: "Автомобиль сәнәгатен үстерү өчен бүгенге җыелышта кабул ителгән карарлар белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Кирәксә, өстәмә чаралар да уйлап табарбыз", – дип янында утыручы ике эшчегә иртәгәсе көн турында борчылырга урын калдырмады.

 

P.S. Җыелыштан соң Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән аерым сөйләште. Республика җитәкчесе Мәскәү кунагын төбәктәге хәлләр белән таныштырды. Хөкүмәт җитәкчесе исә халыкның ничек яшәве белән кызыксынды, Татарстанның үз халкына ярдәм итәрдәй мөмкинлекләре булуын ассызыклады. Моңа җавап итеп Минтимер Шәймиев кулдан килгәннең барысын да эшләргә сүз бирде.

 


Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 255 | 19.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы