|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2013 Мәдәният
"Туй" “Тантана”да ике премиягә лаек булды (ФОТО)27 март Халыкара театр көнендә Камал театры сәхнәсендә “Тантана” театраль премияләрен тапшыру булды. Әлеге бәйгедә соңгы 1 елда республика театрларында куелган спектакльләр ярышты. “Дебют” номинациясендә Б.Брехтның “Туй” спектаклендәге Кияү образы өчен Илсур Хәертдинов бүләкләнде. Илсур Азнакай районы Чуар Абдул авылыннан, ул Алабуга мәдәният училищесында укыган. Театрда икенче сезонын эшли, Кияү образы Илсурның беренче зур эше. “Туй” спектакле “Иң яхшы ансамбль” номинациясендә дә җиңү яулады. Cпектакльнең режиссеры Петербургта яшәүче милләттәшебез Искәндәр Сакаев. Ул элек куйган “Гашыйк Кәриб” спектакле дә бик уңышлы булган иде. Театр “Гашыйк Кәриб” белән “Тантана”ның “Ел вакыйгасы”нда җиңүче, Россиякүләм театр фестивальләрендә бүләкләнде. Театрның иҗади тормышында бик әһәмиятле “Туй” спектакленең жюри тарафыннан шулай югары бәяләнүе бик сөенечле. Әлмәт театрында бүген чынлап торып зур бәйрәм. 1
2
3
4
5
6
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|