поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.03.2013 Җәмгыять

Мөселман кафесы – кызлар базары

Студент башы ни генә күрми. Ачлык, акчасызлык болай да укый-укый бөкрәйгән арканы бөгә. Һәр студентка билгеле: бу йөктән котылуның бердәнбер юлы – эш табу. Мин дә, шул ният белән, иптәш кызымны ияртеп, Казанның бер почмагында урнашкан мөселман кафесы бусагасын атладым...

Кафеда бездән башка тагын 5-6 официант кыз тир түгә. Әлеге мөслимәләрнең һәрберсен конкурс аша сайлап алганнар диярсең – берсеннән-берсе чибәр, мөлаем, ачык күңелле. Шуңа да кызлар белән уртак телне тиз таптык, кафеның көнкүрешенә үтеп кердек.

Һәр эшнең үз нечкәлекләре булган кебек, монда да алар хәйран булып чыкты. «Күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр монда», – дип үзләренчә тынычландыргандай да иттеләр коллегаларым. Бу сүзләр хезмәтнең авыр булуыннан әйтелмәгән икән. Мин моны бары соңрак аңладым...

Элегрәк мөселман кафеларына мөселманнар гына йөри дип уйлый идем. Ялгышканмын. Төрле милләт һәм төрле дин кешеләре дә бездә тамакларын туйдыра. Шунысы кызык, кайберәүләр үзләренең кая кергәнен дә абайламый кала, ахрысы. Бервакыт берәүнең: «Есть что-нибудь со свининой?» – дигән соравына җавап бирә алмыйча, челт-мелт күзне йомып торганым хәтердә. Уңай җавап ишетмәгәч: «Ладно, тогда дайте сигареты», – дип, гел дә аптырашта калдырды. Әллә минем зур итеп ачылган күзләремнән укып, әллә киенешемә игътибар итеп аңлады булса кирәк: «А-а-а-а...» – дип сузды да чыгып китте абзыең.
Еш керүче клиентларга үзара шаярып кына яңа «исем»нәр дә кушып куйдык. Бездә «пирожки», «лампочка», «матур малай», «солтан» һ.б. көн дә тамак ялгый. Дөресен генә әйткәндә, бу «исем»нәрнең нинди принцип буенча тагылуын әле үзем дә аңлап җиткерә алмыйм. Башка чара юк – исемнәрен белмибез бит. Ә «пирожки» диюең була, аның кайда утыруы һәм нәрсә ашавы шундук искә төшә. Әле ул гына да түгел, миннән озаграк эшләүче кызлар бу «пирожки»ның ничә хатын аерганын, ничә баласы барлыгын һәм киләчәктә ничә хатынга өйләнергә җыенуы турындагы мәгълүматка да ия. Ә чын исемнәрен барыбер белүче юк...

Эшкә урнашуымның беренче көнендә үк кызлар: «Әнә тегендә утыручы бабайны күрәсеңме? Шуның янында авызыңны ерып йөрисе булма», – дип кисәтеп куйганнар иде. Баксаң, чәчләренә чал төшкән, өс-киеме тузанга батып керләнгән 55 яшьләр тирәсендәге әлеге абзый монда эшләүче ике официант кызга кәнфит-шоколад тоттырып, яучысын җибәргән булган икән! Икесеннән дә кире кагу алгач, өченчесен эзләргә дип, ахрысы, иртәдән кичкә кадәр вакытын кафе өстәле артында уздыра хәзер. Үз кызына ярардай үткән-сүткән официантканы астан-өскә кадәр карап, комсыз күзләре белән «ашап» утыручы бу абзый чынлап та нәрсәгә дә булса өметләнәме икәнни? Яшь хатын кирәк булса, нигә аны башка җирдән эзләмәскә? Кафеда бит азык белән сату итәләр, кызлар белән түгел! Эчемнән генә шуны уйлый-уйлый савытлар җыеп йөргәндә, күрше өстәлдә утыручы бер ханым 20 яшьләр чамасындагы улына: «Менә, улым, өйләнер вакытың җиткәч, сиңа хатынны шушыннан гына алырбыз инде», – дип әйтеп салмасынмы! Үземне базарда сатуга чыгарылган товар итеп хис иттем. Маңгаема ябыштырылган бәя күрсәткече генә җитми. Хәзер аңладым инде кафедагы официанткаларның нигә гел алмашынып торуын. «Сайлап» алучылар күп ләбаса. «Син дә озак тормассың, берәрсе ак атына атланып килер дә алып китәр әле үзеңне», – дип көлешәләр кызлар. «Булмас димә, дөнья бу! Кем белә, менә аш ташыган җирдән алып чыгып китәрләр, бөтенегезнең дә борынына чиртермен», – дип котыртам тегеләрне. Әле беркөнне генә күңелгә ятышлы берсе сүз катып маташа. «Ә сез чын мөслимәме соң?» – дигән соравы гына бөтен ятышлылыгын күңелдән себереп ташлады. «Аларның чын булмаганнары да бармыни?» – дигәч, кызарып чыкты тагын үзе.

Иптәш кызым тиз туйды бу эштән. Аякларга төшә инде төшүен, тик әллә бертөрлелекне яратмаганга, миңа ошый кафеда. Чынлап та, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр монда – һәр көнне яңа йөзләр, яңа маҗара. Студент өчен хезмәт хакы да комачау итми. Иң мөһиме – нервы ныклыгы һәм уяулык. «Сайлап» алучыларның күзләре эшләрен дәвам итә бит... 


Зәйнәп САФИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»