29.03.2013 Җәмгыять
Мөфәккирә әбине ничек “бүләргә”?
Ветеран толы буларак фатир алган әбине үрдәкләр ашатып йөргән җиреннән урлап киткәннәр
“Мин инде хәзер кемгә ышанырга да, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмим. Әмма миңа сезнең ярдәм кирәк. 1926 елгы Харисова Мөфәккирә апамны эзлим. Аны көн уртасында үрдәкләр ашатып йөргән җиреннән урлап киттеләр. Без үзебез өйдә булып, бу хәлне күрми калдык. Шулай да йөгереп чыккан кызым әбине алып китүче машинаның номерын күреп калган иде. Шундук полициягә шалтыраттык. Озак та үтмәде, аннан хәбәр килде. Әмма полиция участогына баргач, әби безнең белән сөйләшергә теләмәде. Ә полиция хезмәткәрләре исә: “Кем белән китәргә теләсә, шуның белән китсен”, – диделәр. Югыйсә әбинең паспорты да, башка документлары да миндә. Без бу хәлгә бик аптырадык...”
Мөслим районының Иске Карамалы авылында яшәүче Гөлшат Нәбиевадан шушындый эчтәлекле хатны тикшергәч, бичара Мөфәккирә әби телесериаллар өчен языла торган сценарийларның герое булып күз алдына килде.
Туганы исән икәнлеген әйтегез
“Соңгы ике елда Мөфәккирә апа безнең белән яшәде. Аның әтисе белән минем дәү әтием бертуганнар. Бүләк авылында яшәгәндә без күршеләр идек. Ашау-эчү гел уртак булды. Аның ире Мөдәррис Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шуңа күрә Мөфәккирә апага Мөслимнән, тол буларак, бер бүлмәле фатир бирделәр. Аннан фатир булгач, авылдагы өен сүттерергә карар кылды. Фатир документлары артыннан да, башкасы өчен дә мин йөрдем. Челтәрләр элдем, кухня өчен җиһазлар илттем. Әмма Мөфәккирә апаның анда яшисе килмәде. Шуңа күрә соңгы вакытта аны үзебезгә сыендырдык. Бик тату яшәдек. Аның бер генә начар гадәте бар иде шул – эчә иде, – дип сөйләде Гөлшат ханым. – Аны кем алып китүен азрак чамалыйм инде. Гүзәлия Кәлимуллина дигән хатын ул. Мөфәккирә апаның ире башта бер хатынга өйләнгән булган. Гүзәлия шул хатынның сеңлесенең кызы була инде. Эзләнә торгач без аның Лениногорск шәһәрендә яшәгәнлеген белдек. Әни, энем белән бергә шунда киттек. Әмма Гүзәлия безне өйгә кертмәде. Шуннан ике полиция хезмәткәре өйгә кереп киттеләр. Чыккач: “Анда әби юк”, – диделәр. Әбинең Мөслимдәге йортына барып карадык. Анда ишекләрне бөтенләй алмаштырганнар. Күршеләр, бу фатирны саттылар, анда башка кешеләр яши, диделәр. Югыйсә фатир ачкычлары миндә иде.
Әбинең пенсиясен өйгә китереп бирәләр иде. Хәзер инде китермиләр. Пенсия фонды идарәсенә шалтыратып сорашкач, минем кулда калган пенсия кенәгәсенең гамәлдән чыкканлыгын хәбәр иттеләр. Имеш, әби аларга елый-елый барган да: “Гөлшат мине өйдән куып чыгарды, документларымны бирми”, –дип зарланган. Шуннан, әбине жәлләп, яңа кенәгә биргәннәр. Мөгаен, башка документларын да шул рәвешле юллаганнардыр. Югыйсә документлары миндә була торып, ул фатир ничек сатылды икән? Мине дөрес аңлагыз, миңа әбинең фатиры кирәк түгел. Аның исәнме-юкмы икәнлеген генә беләсем килә. Шуңа күрә сезгә мөрәҗәгать иттем дә. Гүзәлия безнең белән сөйләшергә теләми. Бәлки, сезгә сөйләр.
Шунысын да әйтәсе килә: әбинең үз балалары булмады. Әмма гомере буе бертуган сеңлесенең улын күрәсе килеп яшәде. Ләкин аны үлгән дигәннәр иде. Хәзер ачыкланды: Морзаханов Фирдәвес абый исән. Без аның белән элемтәгә кердек. Соңгы вакытларда әби, аңа барып күрешер идем, дип хыялланып яшәде. Әгәр Мөфәккирә апаны таба алсагыз, аңа бу хәбәрне, зинһар өчен, җиткерегез әле, – дип үтенде Гөлшат ханым. – Инде нәрсә уйларга да белгән юк. Күрәзәчегә барган идек, ул исә бер биш ай элек үк үлгән инде әбиегез, диде...”
Ике ел күрешә алмадык
Мөфәккирә апа исән, ул бүген, чыннан да, Лениногорск якларында яши. Гүзәлия Кәлимуллина әбине утыртып алып китүен дә, башкасын да инкарь итмичә, барысын да сөйләп бирде.
“Минем әни – Вәлиева Хирая гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә, – дип сөйли башлады ул. – Аның иң олы абыйсы Мөдәррис беренче хатыны Әнвәрия белән 54 ел бергә гомер итте. Гомер буе балалары гына булмады. Шуңа күрә мине алар үз кызлары кебек ярата иде. Мин аларга җәйләрен кунакка кайта идем. Гел булышып тордым. Үз әтием миңа 1 ай чагымда ук үлгән. Шуңа күрә Мөдәррис абыем миңа әти ролен дә үтәде. Аларга килгәч өемә кайткан күк була идем. Әмма җиңгәчәйнең гомере кыска булып, үлеп китте шул.
Абый бик аптырады. Ялгызлыктан интекте. Мин аңа: “Шәһәргә алып китәм”, – дидем. Үзебезнең ул чакта ике бүлмәле фатир бар иде. Аны өч бүлмәлегә алыштырдык, абыйга аерым бүлмә булсын, дидек. Тик абыйны алырга авылга кайтсам, ни күрим: өйдә чит хатын йөри. Мөдәррис абый: “Кызым, мин өйләндем”, – ди. Әбинең кем икәнен дә, кайдан килеп чыкканлыгын да белмәдек башта. Әбинең язмышы вакыйгаларга бай булып чыкты. Ул бер-бер артлы гел кияүгә чыгып торган. Ике тапкыр төрмәдә дә утырган. Эчәргә дә ярата. Әмма абый үзе теләгәч, без комачауламадык инде. Язылышып, 7 ел яшәделәр. Гел кайтып тордык, ашау-эчү дисеңме, башкасымы, бөтен кирәк-яракны ташыдык. Бернәрсәгә дә кытлык кичермәделәр. Әмма алып кайткан әйбер тиз арада бетә барды. Баксаң, әби аны эчемлеккә алыштыра торган булган икән.
Кызганычка, абый да үлеп китте. Моны кичен шалтыратып әйттеләр. Эштән сорап кайттык. Абыйны сакладык. Әби исерек иде, берни белештерми. Абыйны күмдек. Әбигә әйттем: “Ашларын үткәргәнче монда яшә, аннары мин сине үзем белән алып китәм”, – дидем. Тик без китүгә Гөлшат исемле хатын килеп керә. Каян килеп чыккандыр, моңарчы аның турында ишеткән дә булмады. Абыйның җиде ахшамын да уздырмаган көе, әбинең әйберләрен төйи башлаганнар. Бу хакта күршеләр шалтыратып әйтте. Анда хәтта сугышып беткәннәр. Авыл халкы җыелып, ник таратасыз өйне, дип каршы чыккан. Ә Гөлшат: “Бу әйберләр апага тиеш”, – дип тарткалаша икән. Бу хакта ишеткәч мин бик хурландым. Эштән соң төнлә авылга кайтып киттек. Йозакларның барысы да ватык. Бөтен җирдә әйберләр ауный, пычрак, өйнең асты өскә килгән. Яңа йозаклар элеп кайтып киттек. Әмма икенче көнне трактор белән килеп, келәттәге ашлыкларны да төяп киткәннәр. Кешенең ашын да уздырмаган көе шулай эшләргә ярыймы, әйтегез әле? Бу хакта үзем мәкалә язып җибәрермен дип тора идем, үзегез килеп чыктыгыз, – ди Гүзәлия ханым. – Икенче кайтуда әбине күрергә дип Гөлшатларга киттек. Әмма ул хатынның бергә яши торган ире безне бусагадан кертмәде. Шулай итеп, әби белән ике ел күрешә алмадык”.
Эчүенә исем китми
“Аннары Гөлшат документлар җыеп йөргән, фатир алганнар, – дип сөйли Гүзәлия ханым. – Улымны алдым да киттек. Минәйтәм, әби боларда үз теләге белән яшиме икән, карап кайтыйк әле. Машина белән бер читкәрәк барып туктадык та күзәтеп торабыз: кем керә, кем чыга. Чөнки ишекләре гел бикле, болай гына йортларына үтеп керә торган түгел. Ул да түгел, Гөлшатның кызы белән оныгы килеп чыкты һәм капкадан кереп китте. Карыйм, әби ишегалдында бәбкә ашатып йөри. Безне күреп алды да: “Алып китегез мине!” – дип ялынырга тотынды. Шуннан, әйдә утыр, дидем дә алып киттем. Болар безнең машина номерын күреп алып, шундук полициягә шалтыратканнар. Ә без прокуратурага үзебез барып, ике ел буе әбине яшереп тотканлыкларын сөйләп бирдек. Болар да килеп җитте. Шунда әби миңа күрсәтеп: “Бу кыз мине 7 ел буе карады”, –диде. Ә Гөлшатка: “Мин сине әйбәт дип уйладым. Син андый түгел. Мин кызым белән китәм”, –диде. Полиция хезмәткәрләре: “Әби кем белән китәргә теләсә, шуның белән китәргә хокуклы”, –диделәр. Әмма Гөлшат документларны бирмәде. Аларны яңадан торгызыр өчен Мөслимгә 18 тапкыр кайттым. Юрист ялладым. Полиция дә, прокуратура да бу хакта бик яхшы белә. Тикшертеп карый аласыз. Әле район халкына рәхмәт тә җиткерәсем килә, бик ярдәм иттеләр.
Чыннан да, Гөлшатлар әбине карарга килде. Инде бу юлы мин аларны өйгә кертмәдем. Алар белән килгән хокук сакчыларына барысын да аңлаттым. Менә шулай итеп, әби безнең белән яши. Мөслимдәге фатирын саттык, моннан – Лениногорскидан сатып алдык. Әмма әбинең берүзе генә яшисе килми. Шуңа фатир буш тора, ул исә безнең белән яши. Безнең агач йортыбыз бар. Ул анда хуҗа шикелле. Җәй буе тавыклар, каз бәбкәләре белән әвәрә килә. Ашарга пешерә белми белүен, әмма урам эшен бик ярата. Чөнки гомере буе кешегә ялланып, вак-төяк эшләрдә булышырга өйрәнеп беткән“.
– Әби сезгә ник кирәк булды соң? Эчкәнен дә беләсез. Әллә, чыннан да, фатир өченме? – дигән сорауларны бирмичә булдыра алмадым.
– Безнең бер, ике һәм өч бүлмәле фатирларыбыз бар. Моңа өстәп үзебез дә төзедек. Без торакка мохтаҗ түгел. Әбинең эчүенә исем китми. Чөнки гомерем буе медицинада наркология юнәлешендә эшләдем. Жәллим мин аны. Минем тәрбиям шундый. Абыйны карадык. Әнинең тагын бер апасын карадым. Әле 80 яшьлек әни үзе дә минем карамакта. Ни генә дисәң дә, Мөфәккирә апаның бүген беркеме дә юк, ул өлкән кеше. Эт типкесендә ятмасын. Ә Гөлшатның туганын таптым дип әйтүе дә әбинең кайда яшәгәнлеген белү өчен генә кирәк, – ди Гүзәлия Кәлимуллина. – Бүген әбинең урыны җылыда. Гөлшат табып алыр да алып китәр, дип курка. Ә мин аны гел тынычландырып торам.
Әбинең зарланып килгәне булмады
Әби безгә бары тик бер генә җөмлә әйтте: “Бушны юкка аударып йөрмәгез, кайда теләсәм – шунда яшим!” – диде.
Әлеге хәлләрдән Мөслим районы Иске Карамалы җирле үзидарә башлыгы Илнур Кәримовның хәбәрдар булу-булмавы белән кызыксындык.
– Чыннан да Мөфәккирә Харисова Гөлшат Нәбиева өендә яшәде. Гел үрдәк-бәбкә ашатып йөргәнен күрә идем. Әмма аның, мине рәнҗетәләр, мине ашатмыйлар, дип беркайчан да зарланып килгәне булмады. Ә инде фатир мәсьәләсенә килгәндә, әбинең аны кемгә теләсә, шуңа бирергә хакы бар, – ди ул.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегендә әлеге хәлгә карата җинаять эше кузгатудан баш тартканнар, чөнки анда җинаять составы табылмаган. Мөфәккирә Харисова участок полиция хезмәткәренә шундый аңлатма биргән: “2010 елдан алып 2012 елның 27 июленә кадәр мин авылдашым Гөлшат Нәбиевада яшәдем. 27 июльдән үз теләгем һәм ихтыярым белән Лениногорскига туганым Кәлимуллина Гүзәлия Тәлгатовнага китәм. Хәзерге вакытта анда яшәргә җыенам. Минем барлык документларым, шул исәптән паспортым һәм шәхси әйберләрем Гөлшат Нәбиевада. Гөлшат Нәбиева миңа аларны бирүдән баш тартты...”
Әбине бер күрәсе килә, әмма Гүзәлия рөхсәт бирми, ди Гөлшат ханым
Гөлшат табып алыр да алып китәр, дип курка әби, мин аны гел тынычландырып торам, ди Гүзәлия ханым