поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.03.2013 Җәмгыять

Байбулат Батулла: “Безнең әти бик миһербанлы”

Атаклы язучы, артист, режиссер, драматург, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Халык язучысы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, гомере буе балаларга телевизион әкиятләр сөйләүче Рабит Мөхлис углы Батуллага 75 яшь тулды.

Укучыларыбыз һәм редакция хезмәткәрләре исеменнән Батулланы олуг бәйрәме белән котлыйбыз! Һәм Рабит Батулланың ике углы Нурбәк һәм Байбулат белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

-- Нурбәк, син балет мәктәбен тәмамладың. Хореография мәктәбенә керү шактый кыен гамәл. Аны кызыл дипломга тәмамлап, Казанда, Муса Җәлил исемендәге театрда эштә калдың. Казанда калу да теләсә кайсы биючегә тәтеми бит...

Нурбәк. Атасы аркасында дип әйтүчеләр булгалый анысы. Ләкин әти дә, әни дә минем балет белән шөгыльләнергә җыенуымны белгәч, каршы төштеләр. “Улым, -- диде әти, -- син театрда иртән кеше хатынын күтәреп репетиция ясарсың, кичен спектакльдә кеше хатынын күтәреп биерсең. Арып өеңә кайткач, үз хатыныңны күтәреп йөрергә көчең калмас. Балет бик авыр хезмәт”. Ләкин мин үземнекен иттем һәм балетка киттем. Хәзер үзем дә үкенмим, әти белән әни дә кантәгать.

-- Атаклы шәхеснең балалары булу сезгә ярдәм итәме, әллә комачаулыймы?

Байбулат. Миңа комачаулый. Әтием шөһрәтле булганга бик куанам, ләкин әтием аркасында гына каядыр урнашырга теләмим. Бу тормышта юлны үзем ярып барырга тиешмен дип саныйм.

-- Нурбәк, моннан биш-ун еллар элек син радиодан “безнең әти бик саран ул” дип сөйләгән идең.

Нурбәк. Сабый чакта әйтелгән сүз ул. “Безнең әти бәрәкәтле” дип әйтәсе урынга, тел очына килгән “саран” сүзе кулланылган. Әтием бик юмарт, ләкин алып кайтылган ризыкның әрәм-шәрәм ителүенә нык каршы.Бик күпләр ппи артып калса, искереп, күгәреп беткәч, чыгарып ташлыйлар. Безнең өйгә кергән ипи кире чыкмый. Әти-әни аннан сохари ясап куя, аннары сөт белән яки шулпалы ашка салып ашыйбыз.

-- Әтиегез кырысмы?

Байбулат. Әти кырыс була белә, ләкин шаяру хәттин ашмаса, шуклык өчен ачуланмый. Бервакыт әти үз бүлмәсендә эшләп утыра, ә без абыем белән котырабыз -- мендәр белән сугышабыз. Котыра торгач, ду килеп әти бүлмәсенә килеп кергәнбез. Мин абыйга тидерәм дип ыргыткан мендәр әтинең каләм тоткан кулына ук барып төште. Тик әти мендәрне ипләп кенә бер кырыйга алып куйды да, язуып дәвам итте. Ул безне күрмәде дә хәтта. Иҗат итеп утырганда әти ишетми, күрми. Әле күптән түгел генә әтинең өр-яңа машинасын бәрдердем. И, курыктым, әти нишләтер инде дип кайгырдым. Ул ачуланмады. “Әти, син нигә мине орышмадың?”, -- дип сорагач: “Мин үзем дә үсмер чагымда әтинең матаен җимергән идем. Ярый әле үзең исән калгансың. Тимерне төзәтеп була ул” -- диде. Бабам Мөхлисуллага әтиемне үзе шикелле миһербанлы итеп тәрбияләгәне өчен рәхмәтләр укыйм. Урыны җәннәттә булсын! Мин дә үз улыма бабакаем, әтием кебек миһербанлы булырмын, Алла боерса!

-- Ата-анагызның үзара мөнәсәбәте ничегрәк...

Нурбәк. Минем бервакытта да  әти белән әнинең тавышланып, телгә килгәнен күргәнем юк.

Байбулат. Ә минем күргәнем бар... Әти кызу канлы кеше. Ни өчен ачуланышканнарын хәтерләмим, әмма әти дуласа, шактый шүрләтә торган кеше икәнлеген шул вакытта күрдем.

Нурбәк. Спектакльләр караганнан соң әти еш кына: “хатынына кычкырырга тавышы юк, актер булып сәхнәгә менгән!” -- ди. Әтинең сәхнәдән кычкырырга да, башкаларга кычкырырга да тавышы көр.

Байбулат. Шөкер!

Нурбәк. Әти белән әни табын янында сөйләшеп утыралар, без дә шунда чәй эчәбез. Әти әйтә: ир-егет егерме биш яшенә чаклы тәмәке тартырга, аракы эчәргә тиеш түгел. Егерме бишкә чаклы кешенең тәне ныгырга тиеш икән. Миңа быел 6 мартта 25 тулды. Әтигә: “Әти, миңа инде тәмәке тартырга ярыймы?” -- дип шаяртып чылтыраттым. Әти кырыс кына: “Егерме биштән соң аракы эчәргә, тәмәке тартырга ярый дигән сүз түгел әле ул!” -- диде.

Байбулат. Ә мин биш-алты яшемдә үзем кебек малайлар белән качып тарта башладым. Чарлакка менеп, подвалга төшеп тарта идек. Өйгә кайтам да, тәмәке исен сизмәсеннәр өчен ашамый-эчми йокларга ятам. Әни сизде инде, әти дә белде. Ачуланмадылар... Әти бер кап тәмәке белән бер кап шырпы алып кайтып кулыма тоттырды. “Мә, улым, әллә кайларда, куркыныч җирләрдә тартма, өйдә тарт,” -- диде. Кабызып җиффәрдем шулай... Әти елмаеп карап тора. Тик тартып бетерә алмадым. Шуннан тәмәке тартмас булдым, тыймыйлар бит -- кызыгы калмады. Әти үзе дә тәмәке тартмаган. Аны әбисе Мәгъсүмә карчык шулай өйрәткән -- Исхак абыйсыннан урлаган папиросларын тарттырып бетергән дә, шуннан соң әти авызына тәмәке алмаган.

-- Машина йөртәсезме?

Нурбәк. Әти тезенә утыртып 4-5 яшьтән үк безгә руль тоттырган кеше.

Байбулат. Шуңа күрә, машина йөртү буенча икебез дә имтиханны беренче сынауда ук бишлегә тапшырдык.

-- Әтиегез ничә бала атасы?

Байбулат. Дүрт.

-- Алар кайда?

Нурбәк. Абыебыз Илдар Ерак Көнчыгышта үз гаиләсе белән яши. Апабыз Ирина Казанда, кызы белән әнисе янында.

-- Сезнең аралар ничек?

Нурбәк. Без еш аралашабыз. Абый белән интернетта да, Казанга кайткан саен да күрешәбез.

Байбулат. Ира апа да безгә еш килә.

Нурбәк. Без дуслар!

-- Машалла! Күркәм сыйфат!.. Байбулат, синең киләчәккә план-хыялларың нинди?

Байбулат. Кино! Яхшы фильмнар төшерәсем килә.

-- Син инде кинода шактый күрендең. Ничә фильмда төштең әле?

Байбулат. Дүрт фильмда.

-- “Бичаракай”ны карамаган кеше юктыр. Халыкка синең уеның бик ошады.

Байбулат. Алай гына тукталып калмаска иде!

-- Аның өчен нишләргә кирәк?

Байбулат. Аның өчен укырга кирәк, әзерләнәм.

-- Сиңа уңышлар, алайса. Кабан алтыны турындагы фильм кайчан чыгачак?

Байбулат. Май аенда, Алла боерса!

-- Нурбәк, син инде җиденче елыңны сәнгатькә хезмәт итәсең, алга таба ниләр кылырсың икән?

Нурбәк. Алла боерса, алга таба балет режиссурасы белән шөгыльләнәчәкмен. Татар халкының бай авыз иҗаты балет өчен нигез булыр дип өметләнәм.
 
-- Мәсәлән?

Нурбәк. Мәсәлән, Батулланың халык риваятьләренә нигезләп язылган әсәрләре.

-- Димәк, атаңның әсәрләре белән таныш син?

Нурбәк. Әлбәттә, аның әсәрләре миңа бик ошый. Әтиемнеке булганы өчен генә түгел. Әл әсәрләр (“Алып батыр маҗаралары”, “Акбүре”, “Бию җене кагылган егет”ләр) мине әсәрләндерә.

-- Уңышлар телим сиңа!

Нурбәк. Рәхмәт!

-- Байбулат, син дә үз иҗатыңда әтиеңнең әсәрләрен файдаланачаксыңмы?

Байбулат. Алдагысын Алла белә! Алдан кычкырган күкенең башы авырта!

-- Бертуган Батуллалар, икегезгә дә уңышлар телим!

-- Рәхмәт!


Камилә ЗАКИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 39 | 26.03.2013
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»