|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2013 Интернет
Казанда мөселманнар өчен түләүсез игъланнар сайты ачылдыКазанда яшәүче мөселманнар төркеме эшләтеп җибәргән IGLAN.RU проекты – эшмәкәр мөселманнар арасындагы элемтәне җайландыру нияте белән махсус оештырылган түләүсез игъланнар сайты. Проектның авторлары фарызлавынча, аларның мәйданчыгында мөселман эшмәкәрләре кызыксынган аудиториягә үзләренең продукцияләре турында җентекләп сөйләп бирә алачак, һәм шулай ук, тиз арада акцияләр һәм ташламалар турындагы мәгълүматны да җиткерү мөмкинчелеге туа. Сайтның төп бүлеге «Мөселманнар өчен эш» («Работа для мусульман») дип исемләнгән. Бүгенге көндә, IGLAN.RUның төзүчеләре фикере буенча, ихластан дин тотучылар өчен рөхсәт ителгән табыш, керем алып тору мөмкинчелеген бәян итә торган эш урынын табу – җиңел түгел. Порталның максаты – кызыксынган эш тәкъдим итүче һәм эш эзләүче мөселманнарга бер-берсен табарга ярдәм итү.
--- |
Иң күп укылган
|