поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
26.03.2013 Шоу-бизнес

Сез соры поши бәрдергәнсез! (“Киңәш казаны” рубрикасы)

Көн дə бəйрəм, көн дə туй! «Татар Production» төркеме яшьлəренең яшəү рəвешен əнə шул сүзлəр ача да бирə. Рамил Агдеев, Руслан Харисов һəм Айназ Абдуллин бəйрəм җиткəнен көтеп утыручылардан түгел, алар бəйрəмне үзлəре оештыра. КВН мəктəбен үткəн тапкыр егетлəр мəзəк сөйлəү осталыкларын эстрадада сынап өлгерде инде. Сынадылар һəм сынатмадылар!

Бик тиздəн килеп җитəчəк Көлке көнен «Татар Production»нарның һөнəри бəйрəмнəре дисəк тə ялгыш булмас. Егетлəр «Сəхнə» укучыларына 1 апрель уңаеннан нинди кызыклар тəкъдим итəр икəн?..

Рамил Агдеев:  «Мин елмаеп уянам, көлеп яшим, көн дə диярлек шаярам. Бəлки шуңа да КВНда уйнаганмындыр, ə хəзер «Татар Production» иҗат берлəшмəсен җитəклим. Эштə көн дə диярлек мəзəклəр язабыз, бер-беребездəн көлеп алабыз. 1 апрельгə килгəндə исə, үзем күп тапкырлар сынап караган шаяруны тəкъдим итəр идем. Өйдə рəхəтлəнеп диванга җəелеп ятасың да телефоннан берəр дустыңа шалтыратасың: «Син кайда? Подъезд ишеге төбенə төш əле. Мин сине монда көтеп торам», – дисең. Ул төшкəч үзе сиңа шалтыратыр. Ə син: «1 апреля никому не верю!» дисең. Гади мəзəк, əмма күпме дустым аңа тотылды».

«Яхшы кəеф озак саклансын дисəгез, оптимистик караш белəн яшəгез! Башыгызны югары күтəреп йөрегез, якты килəчəккə ышаныгыз, аны шундый итəргə тырышыгыз да!»

«Спортзалга йөрегез! Гомумəн, хəрəкəт, күнегүлəр физик форманы да саклый, күңелне дə күтəрə!»

«Дусларыгыз белəн ешрак очрашыгыз. Саф һавада йөрегез. Табигатькə чыгулар һəрчак позитив энергия белəн баета».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: тарихи əсəрлəр.

Карарга: К.Тарантино фильмнарын. Режиссёрның үзенчəлекле карашы киноларны үтə дə кызыклы, афористик, сарказмга бай итə.

Күрергə: Баку шəһəрен, андагы су буйларын.

Руслан Харисов: «Мин бик юаш кеше. Бəлки шуңадыр да гел елмаеп йөрим, матур итеп сөйлəшəм, əбилəрне юл аша чыгарам.☺ Шаярырга бик тə яратам. Дусларым да мине алдаштыргалыйлар. Аеруча 1 апрель көнне. Үзем исə шундыйрак шаяру тəкъдим итəр идем. Берəр дустыңнан полиция хезмəткəре «ясыйсың». Ул икенче бер дустыңның (бу ике дустыгыз, əлбəттə, үзара таныш булырга тиеш түгел) машинасын туктатып болай ди: «Фəлəн-фəлəн көнне Сез юл аша чыгучы соры пошины бəрдергəнсез. Видеофиксатор моны күрсəтə ала». Протокол чыгарган була. Нидер язгалый. Аннан үзенең машинасы янына чакыра. «Юл кагыйдəсен бозучы» машина турысына килүгə, машинадан үзегез чыгып «Тотылдыңмы?!» дип кычкырасыз. Сынап караган булды бу шаяруны. Көчле».

«Кəеф яхшы булсын дисəгез, яраткан китапларыгызны укыгыз, кино һəм тапшырулар карагыз. Шоколад та менə дигəн итеп ярап куя».

«Яраткан кешегез белəн очрашыгыз. Мəхəббəт – зур көч ул. Барлык хəсрəтлəрне тарата ала».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: А. Конан Дойльнең «Шерлок Холмс» романын.

Карарга: «Облачный атлас» фильмын.

Күрергə: Доминикан ярларын һəм китларның «кавышу биюлəре»н.

Айназ Абдуллин: «Мин – романтик. Мəхəббəт хисе минем йөрəгемне билəп алды да, мине мəңгелек лəззəт һəм рəхəтлек «дөньясына» алып салды. Мин – кош! Мин очам!!!☺ Аз гына икенче якка «очып киттем» ахрысы. Шаярулар дисез инде... Көлеп яшəгəн кеше – бəхетле була. Шуңа да мин көн дə диярлек шаярам, елмаям, күтəренке кəефтə йөрим. Алдау көне, əлбəттə, искəрмə түгел. Күбрəк үзем шаяртам, мине алдаучылар сирəк. Укучыларга шундыйрак мəзəк тəкъдим итəр идем. Интернет, социаль челтəрлəр белəн күп кеше мавыга бит. Ясыйсың фейк бит, анда матур кыз рəсемен урнаштырасың да, берəр белгəн дустыңа шул биттəн язасың: «Сəлам! Əйдə танышыйк» һ.б. Чакырасың аны очрашуга. Кызның сурəтен принтер аша чыгартып, битлек итеп ясыйсың да, «принц»ның каршысына «мəхəббəтем!» дип чабып килəсең».

«Һəрчак күтəренке кəеф саклансын өчен вакытында ашагыз да, тиешенчə йоклагыз! Сынап каралган киңəш!»

«Җырлагыз, биегез! Музыка – кəеф күтəрү өчен көчле корал».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: «Көмеш кыңгырау» гəҗитен.☺

Карарга: Джеки Чан катнашкан фильмнарны.

Күрергə: Сочи һəм Минск шəһəрлəрен.


Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы