поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.12.2008 Җәмгыять

АВЫЗЛАР ТОМАЛАНСА ...

Хәзер алай бик кулланылмаса да, безнең татарда "тел яшерү" дигән гыйбарә бар бит. Элеккерәк заманнарда, яшь кызлар килен булып төшкәч, берничә ел буе каенана, каенатага каршы гел дә дәшмичә, "әйе", "юк"­тан башканы әйтмәгәннәр, ачылып китеп сөйләш­мәгәннәр. Илдә бүгенге сүз иреге, аның торышы хакында гәп куерт­канда гел шушы гыйбарә искә төшә. Гражданлык җәмгыяте төзибез, дип шаулаган җитәкчеләрнең, миңа калса, халыкны күбрәк "тел яшерүче" шул тыйнак һәм басынкы яшь килен ролендә күрәселәре бик килә ахрысы.

Тыелган бәйрәм

 

Телевизор дигән нәрсәгә әллә ни ушым китмәсә дә, алай гына да түгел, аңа мөкиб­бән­нәргә күпчак ачу кабаргаласа да, яратып караган тапшырулар бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Шулай, мәсәлән, ял көннәренең берсендә, диванга гадәттәгечә җайлап кына утырып, "тартма"ны кабыздым. Владимир Поз­нерның "Времена" тапшыруы башланыр вакыт җиткән иде. Акыллы һәм исеме илгә билгеле төрле белгечләрне, төрле өлкә­ләрдә эшләүче гыйлем ияләрен бергә җыеп, илдәге күптин-күп проблемаларны уртага салып сөйләштерүче, сүз арасында ипле генә итеп бар дөреслекне әйтеп куючы ифрат та тыйнак, эрудицияле журналистны, аның кунакларын тыңлау еш кына ял көннәрен бизәү­че бизәк, кечкенә генә бер бәйрәм була торган иде. Тик, күпме генә көтсәм дә, тапшыру башланмады ул көнне – бәйрәмсез калынды. Мин башта аны-моны уйламадым: авторлык программасы автордан башка була алмый бит, чираттагы ялын алгандыр дип үземне тынычландырдым. Әмма соңыннан беленде, хәл гел башкачарак икән бит – тапшыруны бөтенләй япканнар. Интернетта, ул үзе киткән, үз тапшыруыннан үзе үк туйган булган, ди­гән имеш-мимешләр таралса да, ышана алмадым. Чөнки шушы ел башында, парламент һәм президент сайлау­лары узгач, Познерның "Интерфакс" агент­лыгына биргән бер интервьюда әйткән сүзләре истә калган: "Безнең телевидениедә сүз иреге юк! Һәр тапшыруны әзер­лә­гәндә әйтеп, кисәтеп торалар: "Бу турыда сөйләргә ярамый! Моны күрсәтергә ярамый! Бу кешене чакырырга кирәкми һ. б.". Шундый шартларда ничек эш­ләмәк кирәк!"

 

Шул ук август азагы – сентябрь башларында икенче бер талантлы журналист Владимир Соловьевның да экспертлар, интеллектуаллар катнашында бәхәс рәвешендә алып барылучы "Якшәмбе киче"н эфирга чыгармый башладылар. Тапшыру сайлаулар узгач актуальлеген югалтты, әлегә андый тапшыруга ихтыяҗ юк, янәсе.

 

Менә шундый сәер, мантыйк­сыз аңлатмалар.

 

Дошман эзләү

 

Монысы бүгенге көннең иң үтемле мәгълүмат чарасы саналучы телевидение хакында булды. Телевидениедән кала икенче урында радио торадыр инде. Шулай булмаса, Сочида илнең эре мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән булып узган очрашуда "Эхо Москвы" радиосы редакторы Алексей Венедиктовны Кавказдагы теге "биш көнлек сугыш"ны дөрес яктыртмагансыз дип Путин шәхсән үзе эт итеп сүкмәс иде. "Сез сатлык­җан гына түгел, сез – дошман. Сезгә барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк!" Аз да тү­гел, күп тә түгел, Хөкүмәт җи­тәкчесе авызыннан менә шундый сүзләр. Мәрхүм Ельцин, бу сүзләрне ишеткәч, каберендә әйләнеп ятмадымы икән? Башка гөнаһлары хәтсез булса да, ул үзе идарә иткән чорда мәгълү­мат чараларына, журналистларга ялгыш та кырын карамады бит. Илнең ул вакыттагы сәясәтенә, хәл-әхвәленә кагылган тозлы-борычлы тапшыруларга, төрле усал язмаларга гына түгел, шәхсән үзе хакындагы кимсе­түле материалларга, хәтта Шендеровичның "Куклы"ларына да үр­тәлмәде, аның ишедән югары кала белде.

 

Әйе, "Эхо Москвы" күп­медер оппозицион, әйе, аның вакыйгаларга һәрчак үз бәясе, үз карашы бар. Үзен цивилизацияле санаган илләрдә ул шулай булырга тиеш тә. Шунысы аңлашылмый: "бөек" илнең Премьер-министры, ил­нең икенче кешесе, радио редакторына ничек шундый сүзләр белән ябырыла ала? Илдәге мең төрле проблеманы хәл итәсе, шулар өстендә эшлисе урында гади FM радио җитәкчесе белән булышу кирәкме? Мондый очракта урыслар үзлә­ре үк: "Не царское это дело", – диләр бит. Шул ук вакытта "баш либерал-демократ", шовинизм рупорына әй­ләнгән сәяси клоун В. Жириновский, аның яраннары белән рәсми төстә очрашып, аларны анда мактап: "Сез безнең сәя­сәткә һәрчак теләктәш", – дип аларны масайтуны ничегрәк аңларга? Миңа калса, бүгенге премьер Россиянең бөеклеген кайтару белән шулкадәр мавыгып китте ки, ул, үзе үк әйтмешли, "кайда котлетлар, кайда чебеннәр" – күп нәр­сәләрне бутый башлады төсле.

 

Сүзләрдәге саксызлык (сансызлык дияргә дә мөмкин) кына булса әле бер хәл. Әмма анысы да андый югары җитәкчегә һич тә килешми бит. "Бәдрәфтә манчу"дан башлап "ыштанга тутыру", "бармак белән маңка сы­лау"­ларга кадәр барысы да иң югары трибунадан ул ил белән идарә иткән вакытта әйтелгән сүзләр. Тыйнак кына итеп әйткәндә, кирәкмәс иде андый кискен кәттәлек. "Бөеклек" дип һәрдаим амбразурага ташланырга омтылу, вак әйберләрдә дә артык кырт кылану, юкка үр­тәлү, кирәгеннән артыгын эш­ләп ташлау булганлык та, акыллылык та, эзлеклелек тә түгел, миңа калса.

 

Ә гамәлләрдәге саксызлык барысыннан да яманрак. Көнь­як Осетия аркасында ярты дөнья, барлык алга киткән илләр белән араны кискен катлауландыру да, миңа калса, дөрес гамәл булмады. Беренчедән, теләсә кайсы чит ил территориясенә корал тотып бәреп керү, аның эчке эшләренә тыкшыну, үзе үк, йомшак кына итеп әйткәндә, бернинди халыкара нормаларга сыймый торган олы гөнаһ. Икенчедән, үз сепаратистларыбызны, ягъни мәсәлән, Чечняне канга батырып ташлаганнан соң безнең чит ил сепаратистларын якларга бер мораль хакыбыз да юк иде бит. Башкаларны икейөзлелектә гаепләгән хәлдә без, Россия, ике яклы стандартлар иле икәнебезне бар дөньяга күр­сәттек. Нәтиҗәдә, бүген ялкау гына Россияне сүкми. Кайчандыр без әрсезләнеп кергән "Зур сигезлек"тә әнә яңадан "Җиделек"кә әйләнеп куйды.

 

Африка белән узыш

 

Бәйсез экспертлар мәгълү­матларына караганда, Россия, кайбер Африка илләреннән дә артта калып, сүз иреге буенча дөньяда 170 нче урында тора. Цивилизация тарафына яңа борын төртеп маташкан илне, халыкны томаланган авыз белән тоту нигә, нәрсәгә кирәк соң? Бөеклеккә ирешү, Көнбатыш белән тарткалашу, Америка белән янашу, якалашу, яртылаш зомбилаштырылган ура-патриотлар тәрбияләү өченме? Халыктан, мәгълүмат чараларыннан тел яшертеп, халыктан "акыллырак" булып ил бер яшәп карады бит инде. Нәрсә белән тәмамланганын беләбез. Нигә бер баскан тырмага кабат басарга? Тырма сабы "шык" итеп тагын маңгаебызга сугачак бит. Гвинея Бисау да, безне узып китеп, борыныбызга чиртәчәк. Ил өстенә кара күләгә булып яткан, системага әй­ләнгән караклык, коррупция, хәерчелеккә сугыш игълан итәсе урында, нигә һаман җил тегермәннәре белән көрә­шә­без? Ник хә­зер­ге җитәкчеләргә гражданнарның сәяси, иҗтимагый активлыгы түгел, ә киресенчә, пассивлыгы, барысының да бер юнәлештә уйлавы кирәк? Болай барса, яңадан диссидентлык хәрәкәте башланып, әле яңа гына урысның милли намусы саналган Солженицын да йә сатлыкҗанга, йә дошманга әйләнеп куярга мөмкин бит. Әйе, мескеннәр, телсезләр белән идарә итү җиңелрәк. Тик аксиомага тиң закончалык бар бит – һәртөрле алгарыш, үсеш, прогресс бары ирек, хөрлек булганда гына туа, яши ала. Гражданнар, бигрәк тә интеллигенция, "безнең ил" дип сөйләшәсе урында "бу ил"' ди икән, комментарийлар кирәкми дә инде.

 

Әйе, һәрбер революция үзеннән соң реакция елларын алып килә. Бер кирәксез шаукым икенчесен алыштыра. Аянычы шунда: аларның икесендә дә  га­ди халык интегә, ул кыен ашый, ул иза чигә. Сәясәтчеләр белән байлар ихтыяҗларын, амбицияләрен канәгатьләндерүчеләр, тәҗрибә үткә­рүчеләр булса, калган халык һәрвакыт тәҗрибә куяннары ролендә кала. Сүз иреге дигән алтын багана да менә шуның өчен, тәҗрибә куяны булудан туктау өчен кирәк ләбаса.

 

"Барысы да ал да гөл..."

 

Урамда бүген әнә финанс кризисы котырына. Аның да юан башы гади эшче­ләргә, хезмәт­кәрләргә төшә­чәк. Безне моңарчы тынычландырып, бу давыл Россиягә кагылмаячак, безнең тотрыклылык фонды бар, без барысына да әзер, дип килделәр. Дөрес, объектив мәгълүмат әле бүген дә юк. Кризис кесәләребездән соңгы тиеннәрне суырып алганда да безне тынычландырырга тырышачаклар. Мәгъ­лүм җырдагыча: "Бар да яхшы, гүзәл маркиза, бар да әйбәт, бар да бер дигән!" Әмма ләкин күрәбез, инде бүген үк кайбер эре предприятиеләр дүрт көнлек эш атнасына күчеп маташалар, һәм бу әле башы гына. Чит ил банкларыннан 4 процентка йөзләгән миллиардлы кредитлар алып, аны үзебезнең гражданнарга 15-20 процент­ка бурычка биреп, һавадан акча эшләп баючылар, ил финанслары белән уйнаучылар булмаса, бәлки икътисад ул зәхмәткә бирешмәс тә иде, тик үзләре дә мөшкел хәлдә калган Америка банкирларына акча кайтарырга кирәк. Ул акчалар янә безнең кесәләрдән чыгачак. Бәйсез белгечләр, танылган финансист Сорос, гомумән, бөтен­дөнья финанс системасы җан тәслим кылачак дип фаразлый. Хәл, әл­бәттә, ахырзаманга барып җит­мәя­чәк, тик барыбызга да шактый авырга туры киләчәк. Җитештерү кимеп, яңадан акча түлә­мәүләр, күпләп эштән кыскартулар – барысы да булачак. Тик бу очракта да без фә­кыйрьләрне алдан кисәтергә, әзер торырга кушарга теләүчеләр кү­ренми һәм ихтимал булмас та. Те­ләгәннәрнең авызларын тиз яптырачаклар. Кризисмы, кризис түгелме, сүз иреген кыйбла итәргә омтылган мәгълүмат чараларына астыртын, ә кайчакларда ачыктан-ачык һөҗүм илдә дәвам итә. Сәяси темага күр­сәтүче, язучы журналистлар бүген барысы да белә: рәсми линиядән читкәрәк тайпылып, кыюланып вакыйгаларга үз мөнә­сәбәтеңне белдердеңме, син шун­да ук "персона нон грата"га әйләнәсең, аудиториядән куыласын. Аллага шөкер, әле­гә башларга күсәк белән сукмыйлар, зинданнарга утырт­мыйлар. Әлегә. Әмма авызлары томаланганнарга богау кигертү шундый җиңел бит...

 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 255 | 19.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»